Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда хәтер көнен оештыручы гаепләнә


13 октябрьдә үткән пикет буенча шәһәр прокуроры Сергей Беляков административ хокук бозу турында карар чыгара. Карарда, пикетта күтәрелгән шигарьләрнең эчтәлеге пикетның максатларына туры килмәве, шуның белән экстремистик рухта үткәрелүе әйтелә. Пикетны оештыручы Фаик Таҗиев эшендә урам йөрешләрен, пикет уздыру буенча канун бозу булуы да күрсәтелә.

Ә менә Фаик Таҗиев үткәрелгән пикет халыкара документларга һәм кануннарга нигезләнеп үтте, дип саный. Башта ул булып узган пикетның алшартлары хакында бәян итә.

9 октябрь көнне үк шәһәр хәкимиятенә, эчке эшләр идарәсенә пикет булачагы хакында искәртү документы тапшырылды.

19нчы октябрьдә шәһәр прокуратурасына чакырып сорау алдылар. Янәсе, без Казанны яклап һәлак булганнарны искә алу урынына башка шигарьләр тотып торганбыз. Минемчә, күтәрелгән шигарьләр үз дәүләтле булмаган татарларның хокукларын яклауны күздә тота. Мәсәлән “Нет христианизации школ.”, “Милли дәүләтне торгызу – олуг максатыбыз!”,”Нет русскому нацизму!”

Без үзебезне БМО документларына, халыкара кануннарга таянып, мәхкәмәдә яклаячакбыз.

Чаллы прокурорының карары буенча, административ хокук бозу турындагы эш мировой мәхкәмәгә җибәрелгән. Эшнең кайчан караласы әлегә билгесез.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG