Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курьянович президент булырга тели


Русиядә теләсә кем президент урынына дәгъвә итә алган кебек, Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәге үзенең трибунасын теләсә кемгә җурналистлар белән очрашыр өчен бирә ала. 15 ноябрьдә шундый очрашу дип, үзен президент урынына тәгъдим итүче дәүләт думасы депутаты Николай Курьянович белән очрашуны атарга була. ЛДПР партиясеннән булган депутат, киләсе чакырылышта үзен депутат итеп сайламаячакларын белгәнгә күрә, президент булырга омтылыш ясарга ниятләгән. Ярты сәгатькә соңарып калып килгән депутат, керә керешкә үзенең программасын игълан итәргә тотынды. Беренчедән, Русия бер милләтле һәм бер динле ил буларак, диде Курьянович, рус халкы файдасына конституцияне үзгәртәчәкмен. Шулай ук Русия байрагы да башкача, империя байрагы булырга тиеш, диде ул.Әгәр дә Курьянович президент булса Дәүләт Думасын да, Җинаять Кодексындагы милләтара нәфрәт хакындагы 282 матдәне гамәлдән чыгарачак. Чөнки ул матдә рус патриотларына каршы чыгарылган матдә, диде Курьянович. Курянович программасына тулысы белән тукталып тормыйча, «Азатлык» радиосы журналисты биргән сорауларга җавапны сезнең ихтибарга тәкъдим итәм. Беренче сорау итеп без аңар, ни өчен сез Русияне бер милләтле, бер динле ил дип атыйсыз, әгәр дә инде президент була калсагыз, беренче фәрмәнегез нәрсә турында булачак, дигән сорауны бирдек.

Бу сорауга Курьянович шундый халыкара канун бар, әгәр дә илнең 53% бер халыкны тәшкил итә икән, ул ил бер милләтле ил дип саналырга хаклы, диде ул. Хәзерге вакытта Башкортстан, Татарстан республикасы җитәкчеләре милли картаны уйнаталар. Бернинди дә милли республикалар булырга тиеш түгел, бары тик Казан,Уфа губерналары гына булырга тиеш, дип саный, үзен президент итеп күрергә теләгән Курянович. Һәм аның беренче фәрмәне дә шушы мәсьәләгә багышланачак.

Ә инде нигә рус милләтеннән булмаган кешеләрне үтерүләр ешайды, такыр башларга сез ничек карыйсыз?- дигән сорауга Курянович. Мин моны хупламыйм, урыслар да башка милләт кешеләре урысларны да үтерә. ә инде такыр башлар акыллы, укымышлы егетләр, алар шулай итеп, бүгенге хакимият белән үзләренчә көрәшә, алар арасында аңлату эшләре алып барачакбыз, диде Николай Курьянович.

Әлбәттә, руслардан башка милләтләрне юк дип санаган Курьяновичның аңлату эшләрен күз алдына китерергә була.

Шулай итеп, Русия президенты булырга теләүчеләр исемлегенә милли республикаларны юк итәргә, Русиядә бер милләтле, бер праваслав дине нигезендә дәүләт корырга теләүче Николай Курянович та керергә омтыла.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG