Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канун кабул ителгән, расланырмы?


Сишәмбе көнне 13 ноябрьдә Дәүләт думасы икенче һәм өченче укылышта мәгәриф канунының «төбәк мәктәп компонеты» дигән өлешенә үзгәрешләр кертүне кабул итте. Ул канун нигезендә, 2009 елның 1 сентябрьеннән, кайбер өлкәләрдә төбәк компоненты буларак кертелгән «Православ мәдәнияте нигезләре» дигән дәрес мәктәп программаларыннан юкка чыгачак. Шул ук вакытта, шул ук канун нигезендә кайбер республикаларда милли тел һәм милли әдәбиятны укыту да туктатылачак. Бу канунга каршы булган православ дин әһелләре бу темага сөйләшүләр әле Кремльдә дә дәвам итәчәк дип саный. Һәм православ дин дәресләренең мәктәп программаларыннан чыгарылуына каршылык белдерә. Әгәр дә шушы канун нигезендә мәктәпләрдә татар телен укытуны да чиклиләр икән, бу хакта укытучылар ни уйлый. Без шундый сорау белән, канун вазгиятен аңлатып, Мәскәүдәге 1186 мәктәп директоры Лемма Гирфановага мөрәҗәгать иттек. Ләкин Лемма Гирфанова бу канун турында хәбәрсез булуын белдереп, үзе генә түгел, башка милли компонетлы мәктәпләрдә дә ул хакта берни ишетмәгәнлекләрен әйтте. Һәм андый хәл булырга мөмкин түгел диде. Шушы көннәрдә Мәскәүдә ана теле укытучылары форумы уза. Алар кичә генә Дәүләт Думасы депутатлары, мәгәриф министрлыгы вәкилләре белән очрашканнар. Ләкин аларга бу канун хакында беркем дә берни әйтмәгән. Шуның өстенә алар, туган тел дәресләрен арттыру турында Путинга мөрәҗәгать тә кабул иткәннәр, диде Лемма Гирфанова. Әле генә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган Төмәндә татар теле укытучылары белән очрашудан кайткан Лемма Гирфанова, Русиядәге татар мәктәпләре директорларын гыйнвар аенда Мәскәүдә җыячакларын да белдерде. Әгәр дә , чынлап та бу канун көченә кереп, татар телен укытуны тыйсалар, эшне ничек оештырырга уйлыйсыз? дигәнгә Лемма Гирфанова: « Безнең мәктәп тулы көн мәктәбе. Балалар иртәдән алып кичкә кадәр мәктәптә. Без туган телне түгәрәкләр буларак та укыта алабыз. Аны беркемнең дә тыярга хакы юк», диде, ул.

Мәктәпләрдә милли телләрне укытуны туктату турында Дәүләт Думасы тарафыннан канун кабул ителсә дә, мәктәпләрдә моңар ышанмыйлар. Шул ук вакытта бу хәлне сайлаулар алдыннан була торган бер чара дип тә карыйлар. Әле бит ул канунның президент кулыннан да узасы бар... Гомүмән, алда торган президент сайлаулары өчен әзерләп куелган, уйлап табылган бер проблема түгелме соң бу?

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG