Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче бюллетеньнәр


Сайлау кампаниясе кыза бара. Республиканың үзәк сайлау комиссиясенә сайлау бюллетеньнәре кайта башлады. Бу беренче бюллетеньнәр тәү башта төпкел районнарга җибәреләчәк. Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Рим Гәрәев сүзләренә караганда, бюллетеньнәр җибәрелә башлаган, аларны “Махсус элемтә” дигән оешма башкара. Башка сайлаулардан аермалы, сайлау бюлленьнәре махсус кәгазьгә басылмаган, гади кәгазьгә эшләнгән. Тик аларга саклык маркалары ябыштырылачак. Маркалар урыннарда ябыштырылачак. Барлыгы 3 миллион бюллетень бастырылачак. Алар урыс, башкорт һәм татар телләрендә. Шулай, татар теле Башкортстанда дәүләт теле булмаса да, сайлаулар җиткән саен татарлар да искә төшә.



XS
SM
MD
LG