Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шамил Ихсанов: Азатлык миңа татар дөньясы, мәдәнияте белән кушылып яшәргә мөмкинлек бирә


Шамил Ихсанов: «Азатлык» миңа татар дөньясы, мәдәнияте белән кушылып яшәргә мөмкинлек бирә.
Шамил Ихсанов: «Азатлык» миңа татар дөньясы, мәдәнияте белән кушылып яшәргә мөмкинлек бирә.

Яңа ел кичендә яңгыраган тапшыруыбызны ишеткән булсагыз, хәтерлисездер, без анда кунакка берничә мөхтәрәм тыңлаучыбызны чакырган идек. Шуларның берсе Украинадагы даими тыңлаучыбыз (һәм дә укучыбыз) Шамил Ихсанов бүген безнең Azatliq.org сәхифәсендә кунакта.


Шамил абый Ихсанов белән интернет аша таныштык. 3-4 ел чамасы элек булгандыр, интернет аша бер хат килеп төште. Латин хәрефләре белән язылган, бер хатасыз, саф татар телендә, ахырында ихтирам белән Шамил Ихсанов, Миколаев шәһәре, Украина, диелгән иде.

Шамил әфәнде математика галиме булып чыкты, озак еллар хәрби сәнәгать тармагында эшләгән. Хәзер университет мөгаллиме, Миколаев дәүләт аграр университетында информатика кафедрасы мөдире. Гомеренең зур өлешен Татарстаннан читтә уздырган, җитмәсә, төгәл фәннәр белгече булган бер кешенең телгә, бигрәк тә, ана теленә шундый мөнәсәбәте, дөресен әйткәндә, шаккаттырды.

Өстәвенә, Шамил әфәнде Азатлыкның даими тыңлаучысы булып чыкты. Даими генә түгел, игътибарлы тыңлаучысы, дияр идем. Аны беренче чиратта милләтнең, ана теленең язмышы борчый. Казандагы татар түрәләренең урысча сөйләшүе, Мәскәүнең арта барган басымы, латин имласының кире кагылуы турында ул бигрәк тә ачынып язды.

Чит төбәкләрдә, шул ук Украинада татар матбугатына язылу, дөресрәге, язылып булмау мәсьәләсе -- Азатлык дулкыннарында нәкъ менә Шамил әфәнде башлангычы белән күтәрелде.

Шамил әфәнде безне Миколаевтагы милләттәшләребез тормышы белән дә таныштырып килде. Һәм киресенчә, аларны Азатлык белән таныштырды. Ничек дисезме? Азатлыкның интернет сәхифәсеннән 1 сәгатьлек тапшыруларны иңдереп алып, ул аларны Миколаев татарлары җыелышына алып барып тыңлата.

Менә шундый кешенең Азатлык турында фикерләре кыйммәтле булыр, дип уйладык. Шамил әфәндегә без өч сорау белән мөрәҗәгать иттек.


Сез Азатлыкны ни өчен тыңлыйсыз (укыйсыз)?

Бу соравыгызга, мөмкин булса, җавабымны ерактанрак башлар идем. Мин үзем чеп-чи Казан татарларыннан. Әтием Сарман якларыннан, Әнием Арча ягыннан тумышлары белән. Үзем мин Әлмәттә тудым. Беренче өч сыйныфны татарча укыдым, аның өчен мәрхүм Әти-Әниемә рәхмәтем зур. Урыс сыйныфына күчерелүемнең сәбәбен Әтием бик гади аңлатты: «Улым, татар телендә югары белем алу мөмкинлекләре бик аз, бигрәк тә техник фәннәрдән, аның өчен рус телен яхшы белергә кирәк», диде. Әйтеп китергә кирәк, 10 яшемдә мин урыс телен шактый начар сукалый идем.

Милли югары белем системасын төзергә мөмкинлеге булмаган халыкка телен саклап калу үтә авыр мәсьәлә. Әлмәттә ун сыйныфны бетергәч, укырга Мәскәү дәүләт университетына кердем, механика һәм математика факультетына. Аны тәмамлаганда бер чама интернациональ тәрбия алгандырмын инде, ләкин беркайчан да татарлыгымны яшермәдем, факультетта татар егетләре белән аралаштым (тулай торакта бергә өч ел яшәгән дустым Бакиров Наил, физика-математика фәннәре докторы, Уфада яши). Әтием белән күп еллар хатларны гарәп имласы белән языштык. Ул вакытта югары белем алганнарга дәүләт үзе эш урыны тәкъдим итә иде. Татарстаннан урыннар тәгъдим ителмәде, гәрчә Татарстанда фәннәр шактый югары дәрәҗәдә булса да. Бу инде Совет милли сәясәтенең бер чагылышы, дип уйларга нигез бирә.

Шулай итеп, Мәскәүдә укуны тамамлагач, язмышым Украинада, Миколаев шәһәрендә яшәү булды. Совет дәүләте таркала башлау белән милли күтәрелеш җилләрен мин дә сиздем, чөнки ул вакытта Татарстан вакытлы матбугатын монда да укырга мөмкинлек бар иде. «Шәһри Казан», «Татар Иле», «Милләт», «Казан утлары», хәтта латин имласы белән чыккан халыкара татар гәзите «Дөнья» килеп тордылар. Аннан соң икътисадый яктан шактый авыр чорларда бу элемтә кими барды һәм гел туктады дияргә була.

Ниһаять, үткән гасыр ахырында, бер кичен кыска дулкыннарны караштырганда, саф татар телендә Бикә Тимерованың мөлаем тавышы ишетелде. Шул татар авазлары йөрәккә тирән үтеп сызлану һәм куаныч хисләрен уятты. Ничек әле мин шулай газиз милләтемнән гел аерылдым соң, дигән сорау килеп басты. Менә бит ул чын элемтә «Азатлык радиосы», хәбәрләр бөтен татар дөньясыннан кичектерелмичә җиткерелә мин сусаган ана телемдә! Шул вакыттан соң «Азатлыкның» даими тыңлаучысы булдым, электрон хат алышу мөмкинлеге белән дә кулландым. Бигрәк тә Али Гилми белән мөнәсәбәтне төзү җиңел булды, чөнки ул нәкъ мин алган югары белемне Казан университетында үзләштергән булып чыкты. Элегрәк кайбер тапшыруларны тыңлый алмаган вакытлар да булгалый иде, инде югары тизлекле интернет безгә дә килеп җиткәч, ул мәсьәлә дә чишелде – бер сәгатьлек тапшыруны «Азатлык» сәхифәсеннән суыртып алу өчөн 4-5 минут җитә. Кыска гына әйткәндә, «Азатлык» радиосы миңа татар дөньясы, мәдәнияте белән кушылып яшәргә мөмкинлек бирә.

Азатлык башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

Бу сорауга миңа җавап бирүе кыен, чөнки кызганычка каршы, башка татар радиоларын тыңлаганым юк диярлек, шулай да, «Азатлыкка» хас сыйфатларның иң мөһимнәре – гомум демократик принципларга тугрылыкны саклау, сәяси бәйсезлек һәм милли җанлы булуда. Аннан соң ул бит бердән бер гомум татар радиосы.

2008 елда Азатлык нинди булырга тиеш?

Үткән бер-ике елда тапшыруларыгыз форматында булган үзгәрешләр белән мин канәгать, алар яңа бер динамизм өстәде. Яңа рубрикалар ачылуы да шатландыра. Күренекле язучыларыбызга, галимнәребезгә багышланган аерым тапшырулар, минемчә, шактый киңкүләм тыңлаучыларны кызыктырыр иде. Анда аларның тормыш һәм иҗат юлларын гына түгел, ә әсәрләреннән өзекләр дә укырга булыр иде. Көннән-көнгә күчеп яктыртылган бер тема, минемчә, тыңлаучыларның игътибарын үзенә тартып торачак. Мин, мәсьәлән, бик кызыксынып тыңладым Надир Дәүләтнең “Төркиядә Татар батальоны тарихын”.

Фән-техника яңалыклары да ешрак эфирга чыкса әйбәт булыр иде, әйтик, «Азатлык»ның урысча чыга торган тапшыруларында сыманрак.

Киләсе елда минем өчен тагын бер бик мөһим мәсьәләне күтәрсәгез иде – Татарстан вакытлы матбугатын Украинада укырга мөмкинлек булдыруны. Элекке тапшырулардан аңлаганымча, журнал-гәзит Мәскәүдә теркәлү үтергә тиеш. «Чаян» берничә ел элек булдырганны «Казан Утлары» һәм башкалар нигә булдыра алмыйлар? Бәлки аларга Татарстан дәүләт органнары ярдәм күрсәтергә тиешләрдер?
XS
SM
MD
LG