Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыш бабай кайда туган?


Урысныкы Устюгта туган. Ә татарның Кыш бабае Әгерҗе урманнарындамы, Балтач ягындамы – бергәләп хәл итәсе иде.


“Азатлык” радиосының Казан бюросында үткәрелә торган “түгәрәк өстәл” сөйләшүе менә инде 2008 елга кергәч икенче тапкыр җыелды. Бу юлы Кыш бабай турында сөйләшәбез. Чыршылар әле сүтелмәгән, Кыш бабайлар киемнәре һәм ак мамыклы сакаллары тартмага салып куелмаган. Ә кем соң ул Кыш бабай? Каян чыккан ул? Ни өчен Яңа ел алдыннан чыршылар кисеп өйләргә, урамнарга куялар? Бер кечкенә генә малай миннән сорады: “Кыш бабай кайда туган ул?” Мин әйтәм, Великий Устюгта дип әйтәләр, Вологда өлкәсенә. Үзем шикләнеп тә калдым. Үзәк телевидение Устюгта, Вологда өлкәсендә үткән бәйрәмне күрсәтте, зур җитәкчеләр шунда барды. Ничек барып чыккан ул Устюгка? Лапландия дигәнен дә ишеткәнем бар, Кыш бабайны Европада да, Скандинавияда беләләр, алманнар дә беләләр, ишетәбез. Шул турыда сөйләшеп алыйк әле.

Бу әңгәмәдә катнашалар: “Азатлык” радиосының партнеры “Яңа гасыр” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов һәм шушы Кыш бабайга мөнәсәбәте булган Амил Нур. Бу сөйләшүдә чын Кыш бабай булып бу Яңа елда җырлап, биеп йөргән Зөлфәт Зиннуров та килеп җитеп, үз фикерен әйтергә тели. Әңгәмәне Римзил Вәли алып бара.


Түгәрәк өстәл” кытлык нәрсә: милли кыш бабай турында сөйләшә
Римзил Вәли Егетләр, минемчә, һәр кайсыгызның Кыш бабай булганы бардыр. Мәсәлән, мин Кирпичнозаводской урамындагы балалар бакчасында Кыш бабай булып йөрдем һәм үземне шактый ахмак итеп хис итттем. Мин бит әртист түгел, балалар киләләр, аларга бүләкне бирәсең, сикереп-сикереп биисең, ләкин Кыш бабай булмаган ата, абый да юктыр. Хәзер меңнәрчә Кыш бабайларны Кызыл Мәйданда парадка чыкканын күрдек. Кыш бабайсыз открытка юк, Кыш бабай – ул тере сувенир һәм акча эшләү чыганагы, Кыш бабай – ул ниндидер идеал. Ә кем соң ул үзе? Нинди милләттән? Каян чыккан аның биографиясе һәм туган җире?


Амил Нур.
Яңа ел җитәр алдыннан бер вакыйга булды. Миңа шалтыраталар: Амил абый, узган елны Кыш бабай булып килгән идең, быел да кил әле. Мин быел йөрмим дидем. Узган елны без Резеда Сәфиуллина белән эксперимент ясадык. Кыш бабайга дүрт меңгә якын реклама бирдек, “Вечерняя Казань”, татар гәҗитләренә, татар Кыш бабай килә дип татарча яздык, ә сораучы дүрт-биш гаилә генә булды. Рус телендә Кыш бабайларны сораучылар бик күп булды. Шуннан соң, дүрт мең сум акчаны ничек булса да кайтарырга кирәк, Дед Мороз белән Снегурочка булып кайттык. Татарча Кыш бабай һәм Кар Кызы бизнесын аклап булмый дип саныйм. Мине менә нәрсә гаҗәпләндерде: Кыш бабайны халык бик ярата, шуңа карамастан, татар балалары бакчаларына, мәктәпләргә Кыш бабайлар, Кар Кызлары кирәк тә түгел.


Римзил Вәли. Илнур, без “Азатлык”та шулай фараз корабыз бит: Кыш бабай безнеке түгел, татар аны яратмый, аның биографиясе бик шикле, урыс һәм православие кавеменнән күчә башлаган һәм безнең халык тарафыннан яратыла башлаган, башка милләт образы түгелме бу? 16 нчы ноябрьдә Кыш бабайның туган көне дип, “Яңа гасыр” тыңлаучыларына нәрсә бүләк итәсең дигән сорау биреп, иллеләп җавап алганыңны тыңладым.

Илнур Фәйзрахманов. Татарга Кыш бабай һәм Кар Кызы кирәкми дигән фикер белән килешмәс идем. Татарга да алар кирәк, әмма бу безнең фаҗига, чөнки без әкеренләп урыслаша барабыз. Татар телендә эшләүче балалар бакчасында Дед Мороз белән Снегурочка килеп, русча җырлатып китәләр. Өйләрендә әти-әни өйрәткән бер-ике бала татарча шигыйрь сөйли, җыр җырлый, ә калганы русча бара. Бу Кыш бабай һәм Кар Кызның кирәкмәү түгел, ә безнең урыслаша баруыбыз. Авыл җирлегендә, әлбәттә, Кыш бабай һәм Кар Кызы йөри, ә шәһәрләрдә аларга урын азая. Аннары, без ноябрь аенда сораштыру үткәргән идек: Кыш бабайга туган көненә Сез нәрсә бүләк итәр идегез? Кыш бабайга бүләк итәм дип, балалар атлыгып тора иделәр.

Римзил Вәли. Димәк, Кыш бабай теләсә кемгә файда китерми. Ә Кыш бабай килеп керсә, бүләк таратса, аңа ишек ачалар бит. Ничек инде, бүләк тә бирсен, үзенә акча да түлә. Бушлай булырга тиеш дигән таләп юкмы безнең халыкта?

Амил Нур. Бушка килеп торган Кыш бабайлар хәзер бик сирәк инде. Эшли торган колхозлардан, совхозлардан, фермалардан, профсоюзлар түләп, Кыш бабайларны җибәрәләр.

Римзил Вәли. Безнең Су анасы дигән мифологик каһарманыбыз бар, Шүрәле бар, Алып батыр да бар. Берсен дә киендереп урамга чыгармыйбыз, спонсорларны эзләмибез.

Амил Нур. Әмма халыкны нишләтәсең, Кыш бабайны ярата бит. Хәзер көрәшеннәрнең Нардуган бәйрәме бара. Нардуган бабай бар. Кыш бабайга альрнатив бәлки Нардуган бабай булыр. Анысы да православ татарларында сакланган, мөселман татарлары Яңа елга битарафлык кына түгел, каршылык бар.

Римзил Вәли. Чит илләрдәге мөселманнар әгәр дә берәрсенең өендә чыршы күрсәләр, бик көләләр, син чыршы куйдың дип. Нардуган ул бит көрәшеннәрнең генә түгел, төркиләрнең дип аңлыйм. Нишләп ул Нардуганны исәпкә алу булмады?

Амил Нур. Милли традицияләрне торгызырга теләүче берничә яшьләр коллективы Нардуган бәйрәмен үткәреп карады, бары тик милли хис булып кына калды. Чит илдә совет заманында кебек штамплап тәрбияләнмәгәннәр бит, җитмеш ел буе Кыш бабайны яратырга өйрәттеләр, без яратабыз. Ә чит илләрдә Кыш бабайны яратмыйлардыр христиан символы буларак. Бер тапкыр яхүт кызын Яңа ел белән котлаган идем, бик нык үпкәләде. Нигә син мине Яңа ел белән котлыйсың, диде. Үпкәләде, рәңҗеде.

Римзил Вәли. “Яңа гасыр”ның баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов без урыслашабыз, диде. Әйе, андый галәмәт бар. Бу бит Самарада, Архангельскида, Устюгта түгел, Казанда. Монда “Яңа гасыр” радиосы бар, “Азатлык”ның ретрансляциясе бар, балалар журналлары бар, балалар бакчалары бар, югары мәктәпләрдә укучы милли рухлы студентларыбыз бар, академикларыбыз, артистларыбыз бар.

Илнур Фәйзрахманов. Безгә танырга кирәк, бүген милли хәрәкәтнең эшчәнлеге җитешми. Менә безнең Су анасы, Шүрәле, авыл батырлары бар. Алар безнең милли геройлары. Әмма татар халкы шул геройларны күтәреп чыкмый. Менә руслар Устюгта Кыш бабайның туган елын эшләделәр. Ә ник безгә Арчада Шүрәле туган урынын проект рәвешендә ясамаска? Яисә Су анасы, ул туган күлне Татарстанда табырга мөмкин, анда да туристлар килер иде, аңа да игътибар булыр иде. Бәлки безнең җитәкчеләребез анда барып, ял итеп килер.

Римзил Вәли. Бәлки эш гомуми аңгыраудадыр. Бөтен кеше аракы эчә икән, колбаса кабып, без дә эчәбез. Иманны, күңелне селкетеп җибәрергә кешебез табылмый. Милли хәрәкәт кенә түгел, әллә кем нинди дәрәҗәләргә иреште милләтебез дип мактанып йөргәнче, күрәсең, халыкның үзененең дә күзен ачырга башларга вакыт җиткәндер.

Илнур Фәйзрахманов. Халыкның көнкүреш дәрәҗәсе милли әкият геройлары турында уйланырлык, Кыш бабай белән Кар Кызы уйланырлык дәрәҗәсендә түгелдер, чөнки тормыш мәшәкате булмаса, кеше романтик рухта фикер йөртер иде, хыялланыр иде.

Римзил Вәли. Төп мәсьәләгә кайтыйк әле. Елка һәм Кыш бабай каян? Кем уйлап чыгарган аларны?

Амил Нур. Шул кадәр яхшы тема бу. Бердән, Кыш бабайны бөтен халык ярата. Икенчедән, бу көннәрдә халык ункөнле бәйрәмнәрдән айнып килә. Беренче тапкыр автобуска утыра, бәяләр арткан, унбиш тәнкә түләргә. Бәйрәмнәр дә күп булды. Башта Корбан бәйрәме, аннары татар протестантлары Раштуа ясады, Нардуган башланды, аннары Советларның Яңа елы булды, көрәшеннәрнең Яңа елы булды. Әмма мөселманнар бу темага битараф, аларга Яңа ел кирәкми. Рамазан аен Яңа елга тиңләргә була. Рамазан аена бөтен бурычларны түләп куялар, садакаларын.

Римзил Вәли. Ә “Яңа гасырның” тыңлаучылары бу мәсьәләгә ничек карый?

Илнур Фәйзрахманов. Безнең тыңлаучыларның 75 проценты Яңа елны чыршы, Кыш бабай белән каршы алу ягында. Алар безнең тормышты, безнең күңелдә бер урын алганнар, нишләтәсең иңде?

Римзил Вәли. Мөфти Госман Исхаки гыйнварь башында Яңа ел белән бөтен халыкны тәбрикләде, Бу инде мөселманнарга түгел, башка дин вәкилләренә толерант мөнәсәбәтне аңлата. Мин тарихи белешмә бирим әле. Яшьләр хәтерлидер, иң беренче чыршы кисеп бәйрәм итүне унбишенче гасырда Мартин Лютер дигән алман галиме китереп чыгарган. Ул вакытта протестантлар күтәрелеп киткәннәр. Алар чыршыны куеп, Яңа елны каршылый башлаганнар. Алар тарафыннан изелгән католиклар да чыршыны ярата башлаганнар. Аннары Петр беренче Яңа елны каршы алырга фәрман чыгарган. Ә бит Яңа ел беренче сентябрьдә башланган. Шуннан Кыш бабай килеп чыккан. Шунысы кызык, Көнбатышта Санта Клаус дигәне бар. Анысы безнең Кыш бабайга бик охшаган, ләкин күзлекле, Снегурочкасы юк. Мине тетрәндергәне, “Новая газета”да язылган мәгълүмәт. 1918 елда дини бәйрәмнәр тыелган. Егерме тугызынчы елда чыршы кую тыелган, комиссарлар тикшереп йөргәннәр, берсе чыршы куймаган микән. Ә 1935 елда 25 декабрьгә кадәр тыелу булган, шунда фәрман килгән, әйдәгез, Яңа елны үткәрик. Бер көн эчендә чыршылар таратылган, Дед Морозлар шәбәя башлаган. Сорау чыга: каян чыккан ул Дед Мороз? Сез беләсезме?

Амил Нур. Мин уйлыйм, Кыш бабай революцияга кадәр булган, совет чорында уйлап чыгарылмаган, барлык милләтләрдә популярлаштырылган бер символ.

Римзил Вәли. Ә хәзер безгә быел Кыш бабай булып эшләгән диджей Зөлфәт Зиннуров кушыла. Ул әле безнең әңгәмәнең башын тыңламады. Ни уйлыйсын Кыш бабай турында?

Зөлфәт Зиннуров. Мин күп гаиләләргә Кыш бабай булып йөрдем. Балаларның күзләренә карыйсың, аларның чын күңелдән ышанулары, аларның көтеп алганнарын күрәсең дә, монда бер нинди шик калмый, Кыш бабай кирәкме, юкмы дигән сорауга, кирәк дим. Дөрес бу эшне төшемле дип әйтмим.

Римзил Вәли. Кирәк, капчык тулы бүләкләр, урамнан килеп керә әкият. Мине борчый, ни өчен Кыш бабай мамык сакаллы һәм кызыл пәлтәле? Каян чыккан Снегурочка? Ни өчен ул урысча сөйләшә? Ә син нинди телдә сөйләштең?

Зөлфәт Зиннуров. Татарча, әлбәттә, татарча. Татар гаиләләре чакырды мине.

Римзил Вәли. Бу түләп чакырыламы, бер корпорация җибәрдеме?

Зөлфәт Зиннуров. Юк, бу минем инициатива. Без моны “Кәеф ничек” газетасы белән оештырдык, гәҗиткә реклама бирдек, кызык кына башланды. Шалтыратулар булды.

Римзил Вәли. Ә менә, Кыш бабай татарча сөйләшеп, яшел халат кигән булса, башындагы бүрегендә Татарстан йолдызы – ай булса, төрки, татар мифлар элементларын да кулланса, зыян булыр идеме? Мөмкинме Кыш бабайны үзләштерү?

Зөлфәт Зиннуров. Сезнең фикерне тыңласаң, бөтенесен татарлаштырырга. Алайса, 31 декабрьдә бара икән Яңа ел, безнеңчә булгач, ул бит Нәүрүз бәйрәменә килә. Аерым бүленеш башаланачак. Аннан, Кыш бабайның бер киеме, Дед Морозның бер киеме, Санта Клаус, балалар буталып бетә.

Илнур Фәйзрахманов. Миңа Устюгтагы Кыш бабай сайтына керергә туры килде. Анда беренче биттә Кыш бабай күрсәтелгән Аның сакаллары, киемнәре, мин ул Кыш бабайны күргәннән соң куркам. Сакалы аның билдән түбәнрәк төшкән, куркыныч. Ә Татарстан газеталарында, сайтларында күренгән Кыш бабайларның киемнәре башка.

Римзил Вәли. Балалар Устюгка хатлар яза. Ә нигә безнең балаларга анда язырга? Нигә аннан бүләк көтәргә? Нигә анда балаларны җибәрергә?

Балалар Устюгка бара. Бу чып-чын коммерция проекты
Илнур Фәйзрахманов. Минем шундый мәгълүмәтем бар. Анда өч көн тору бәясе бер гаиләгә 13800 сум. Унике яшькә кадәр булган балага 500 сум скидка ясыйлар. Бу чып-чын коммерция проекты. Тагы “Кострома – родина Снегурочки”, “Архангельск – родина Снеговика”, “Корельский морозец Покайна” дигән проектлар бар. Мин моны начар дип тә әйтмим, шундый ук нәрсәне Татарстанда да эшләргә булыр иде. Римзил Вәли. Ә бит син әйткән адресларында татарча да җырламыйлар, шигыйрь дә сөйләмиләр. Ә хәзер мин серен әйтәм. Моңа кадәр Россияда Кыш бабайның туган җире Мончегорски дип саналды, Лапландияда бит Санта Клаусның һәм Кыш бабайның туган җире. 98 елда Вологдада бик көчле су ташу балган һәм зыян килгән. Мәскәү мэры Юрий Лужков ярдәм итергә баргач, матур гына табигать кочагына баргач, искитәрлек матур урын дигән, Кыш бабай шунда туган булсын дигән дә, шушы проектны башлыйк дигән. Юрий Лужков 1998 елда рәсми рәвештә Кыш бабайны Вологданың Великий Устюгына илткән. Кем селкенә, шуның җыры яңгырый дигән сүз.

Илнур Фәйзрахманов. Быел Россиянең җитәкчелеге Яңа елны, Раштуаны анда каршылады. Бер карага, күңелле. Әмма, бу барысы да урыс төбәкләре, монда чиркәүләр бар. Россия – күп динле дәүләт, ә аның башлыгы чәркәүгә барып бәйрәмне каршы алды.

Зөлфәт Зиннуров. Минем нәрсә әйтәсе килә, Дед Морозның туган ягы бар, ә Кыш бабайның юк. Моңа зур басым ясарга кирәкми, булмасын аның туган ягы, Яңа ел – гаилә бәйрәме бит. Булсын ул шундый миф, серле бабай. Аның торган җире - әкият.

Римзил Вәли. Татарлар үз әкиятләрен, үз мифларын саклый аламы? Мәсьәлә шунда. Дед Мороз (Салкын бабай) Устюгта туса, гомум россия бабаена тәгъва юк. Ә татарнын Кыш бабае Әгерҗе урманнарындамы, Балтач ягындамы – моны үзебез бергәләп хәл итәргә тиештер.

XS
SM
MD
LG