Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсе Колосовка район үзәгендә мәчет ачылды


Колосовка районында 15 000-гә якын кеше яши. Аларның 1000-е татарлар. Колосовкада мөселманнарның бер генә гыйбәдәт кылу урыннары да юк иде.

2003 елда районда татар мәдәният үзәге оешып эшли башлады. Үзәк үзенең эшчәнлеген беренче чиратта халыкның дини ихтияҗларын кәнагатләндерүгә юнәлтте. Үзәк каршында моселман оешмасы төзелде. Аның җитәкчесе итеп дөньяви кеше – район шифаханәсе табибе Вакил әфәнде Аллямов билгеләп куелды. Татар үзәге һәм дини оешма активистлары тырышлыгы белән 3 ел элек район үзәгеннән ерак булмаган урында моселман зираты өчен җир бүлеп бирелүгә ирешелде. Аннан соң активистлар мәчет булдыру эшенә керештеләр. Аларның күп тапкырлар район һәм авыл хакимиятләре җитәкчеләренә юллаган мөрәҗәгатьләре җавапсыз калмады. Арзан гына бәягә мөселманнарга элек колхоз идарәсе булган, хәзер ярымҗимерек хәлгә килгән 2 катлы бина бирелде.

2007 елның язында күмәк көч белән әлеге бина төзекләндерелә башланды. Бу эштә мөселманнарга ярдәмгә “Енисей” корпорациясе президенты Тамир Алимбаев килде. Төзекләндерү эшенә тотылган чыгымнарны ул тулысынча үз өстенә алды.

Яңа елның гыйнварында бинаны эчке яктан төзекләндерү тәмамланды, тышкы эшләр генә калды. Дөрес, мәчет әзер дип саналса да, аның әле манарасы юк, тышкы эшләр дә тәмамланмаган. Шул сәбәпле, читтән караганда мәчет гади
йорт кебек кенә күренә.
Мәчет ачу тантанасына килгәндә, анда район башлыгы Виктор Беляев, себер ягы моселманнары диния назәрәте мөфтие Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов, “Енисей” корпорациясе президенты Тамир Алимбаев, өлкә хакимиятенең дини һәм милли эшләр белгече Нурбол Альжанов, “Нива” авыл хуҗалыгы җәмгыяте рәисе Анатолий Коченов, районның башка күп кенә вазыйфалы кешеләре, Колосовкадан һәм күрше-тирә авыллардан 300-дән артык мөселман катнашты.
Район башлыгы Виктор Беляев үзенең чыгышында:
“Районда яшәүче мөселманнарның бердәм зур эш башкарып чыгулары башка халыкларга үрнәк булып тора,” диде.
Мәчет төзелешенең төп иганачесе булган Тамир Алимбаев:
Милләтебезнең киләчәге ышанычлы, өметле, яшьләребез нык рухлы, сәләмәт булсын һәм дөрес юлдан барсын өчен мин үз халкыма һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзермен”, - диде.

Мөфти Зөлкәрнәй хәзрәт Шакирҗанов исә чыгышын дога белән башлады. Аннан соң ул мәчет төзелешендә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтте, мәчет ишеге ябык тормасын иде дигән, теләген белдерде.
Мөфтинең борчылуы бөтенләй нигезсез түгел кебек. Чөнки, бүгенге көндә Колосовка мәчетендә дини йолалар үтәрлек намаз укулар оештырырлык дин әһеле юк. Бу хәл районның дини оешмасы рәисе Вәкил Аллямовны да борчый. Әмма ул андый кешенең табылуына өметләнә.
Кызганычка каршы, үзебезнең имамыбыз юк. Бу проблеманы хәл итүдә мөфтий ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Язган булса, мәчетебез имамлы да, нурлы да булыр,” – ди ул.
Тантанада катнашучыларның күпләре күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар, мәчет ачылуга шат булулары турында белдерделәр.
6 ел элек гаиләсе белән Түскимә авылыннан район үзәгенә күчеп килгән Әльза ханым Җәлилова татар үзәгенең беренче җитәкчесен, бүгенге көндә мәрхүм булган ирен – Гали абый Җәлиловны да искә төшереп алды.
Ирем , Колосовкага күчеп килүгә, мәчет булдыру эшенә керешкән иде. Зират очен урын бирелүне сораучылар арасында да булды ул. Мин : кем ятсын андый буш урынга дигәч, үзем ятармын, диде. Дөрестән дә, җиденче кеше булып зиратта күмелде. Ничек шатланыр иде ул мәчет ачылуга!”, - диде – Эльза ханым Җәлилова.
Шулай итеп, Колосовка мљселманнары мәчетле булдылар. Ул ябык тормасмы, кайчан имамлы булыр - әлегә әйтүе кыен. Һәрхәлдә, мөселманнар мәчетнең имансыз тормаячагына өметләнәләр.
XS
SM
MD
LG