Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада 2 мең кеше эшсез кала язды


Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә чак кына социаль киеренкелек кузгалмый калды. Андагы иң зур ширкәтләрнең берсе – “Искож” - “Ясалма күн” ширкәте атнакич көнне үзенең 2 мең эшчесен мәҗбүри ялга җибәрде. Ширкәтнең мондый адымына “Башкирэнерго” ширкәтенең электр белән тәэмин итүче оешмасы гаепле булган. Нәкъ менә ул “Ясалма күн” ширкәтенә электр энергиясе бирүне туктаткан. Нәтиҗәдә, барлык төп җитештерү линияләре туктап калган. Ә инде алар эшләмәгәч, эшчеләрне һәм хезмәткәрләрне билгесез вакытка ялларга җибәрергә мәҗбүр булганнар. 3 мең кешелек ширкәттә 2 мең кеше шулай, нәүмиз булып, өйләренә кайтып киткән.
Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр үз адымын Нефтекама “Ясалма күн” ширкәтенең электр өчен бурычлары булу белән аңлаткан. Әмма “Ясалма күн” генераль директоры Линар Сәлимгәрәев моны кире кага. Шулай итеп атнакич көнне дә, җомга көнне дә бу ширкәт эшләмәде. Ә бит “Ясалма күн” фабрикасы “КамАЗ” һәм “ВАЗ” кебек зур заводларны да, башка дистәләрчә ширкәтләрне дә үз тауары белән тәэмин итә. Димәк, бу хәл башка җитештерүчеләрне дә авыр хәлгә куя ала иде.
Әле Нефтекама шәһәрендә нинди хәлләр булуын белү өчен, “Азатлык” хәбәрчесе телефоннан шалтыратып мәгълүмат алды. Җомга көнне төштән соң андагы кризисның хәл ителеп килүен хәбәр иттеләр. Ширкәткә, өлешләп булса да, электр энергиясе бирелә башлаган.
Бәхеткә күрә, “Ясалма күн” ширкәте җитәкчеләре мөрәҗәгатеннән соң, республика хакимиятләре һәм прокуратура, бу киеренке хәлдән чыгу җаен тапкан һәм “Башкирэнерго” берләшмәсенә эшне зурга җибәрмәскә киңәш иткән. Алдагы дүшәмбедән Нефтекаманың мөһим ширкәте эшчеләренең һәммәсе дә үз хезмәт урыннарына кайтачак, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG