Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге сәяси кризис кисәк тирәнәя бара


Һомсның Сәгать мәйданы
Һомсның Сәгать мәйданы

Сүриянең өченче зур шәһәре Һомста үзәк мәйданны протест белдерүчеләр басып алды. Кризис кисәк тирәнәя.

Сүрия полициясе илнең өченче зур шәһәрендә хөкүмәткә протест белдерергә җыелган демонстрациячеләргә ут ачканнан соң, илдәге сәяси кризис шактый тирәнәйде.

Шаһитләр әйтүенчә, узган төндә полиция Һомс шәһәренең Сәгать мәйданына утырып протест белдерергә җыелган халыкка карата башта күз яшьләндерү газы аннан соң утлы корал кулланган.

Сүрия эчке эшләр министрлыгы исә бу чара кораллы күтәрелешкә каршы юнәлтелде диде.

Мәйданга җыелган халык президент Бәшәр әл-Әссад хакимияттән китми торып аннан таралмаячагын белдергән иде. Сәгать мәйданына барлыгы 20 меңләп кеше җыелган.



Активистлар мәйданның исемен Каһирәдәге инкыйлабның үзәк мәйданына охшатып Таһрир мәйданы дип атады. Гыйнвар-февраль айларында Каһирәнең Таһрир мәйданында өч атна чамасы дәвам иткән җыеннар нәтиҗәсендә Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәк хакимияттән китәргә мәҗбүр булган иде.

Сәгать мәйданында да кайберәүләр озак торырга җыенуларын аңлатып тирмәләр корды.

Бу җыен якшәмбе демонстрациясендә солдатлар ут ачып үтергән 12 кешенең җеназасыннан соң башланды. Якшәмбе демонстрациясе исә төрмәдә бер ыру башлыгының үлеменә ризасызлык белдерү өчен җыелган иде.

Җеназада катнашучылар Әссадны хакимияттән бәреп төшерергә чакыручы шигарьләр кычкырды.

Һомс шәһәрендәге бәрелешләр Сүриядә ай буе дәвам иткән, һәм хокук яклаучылар әйтүенчә, 200-ләп кешенең үлеменә китергән каршылыкны нык кына кискенләштереп җибәрде.

Бәшәр әл-Әссад
Хокук яклаучылар шулай ук Әссадның узган шимбәдәге вәгъдәләре инде бик соңарган һәм бик аз булырга мөмкин ди. Әссад ватандашлык иреклекләрен нык чикләүче, 48 ел элек кертелгән гадәттән тыш вәзгыять тәртибен гамәлдән чыгарырга вәгъдә иткән иде.

Эчке эшләр министрлыгы дәүләт телевидениесе аша тапшырылган белдерүдә Һомсны кораллы сәләфиләр кулындагы ике шәһәрнең берсе дип атады.

Рәсми Сана хәбәр агентлыгы “кораллы җинаятьчел сугышчылар” якшәмбе көнне Һомста армиянең өч офицерын үтереп аларның мәетләрен мыскыллаган дип белдерә.

Сүрия җитәкчеләре, шулай ук Әссад та бу чуалышлар чит илдән оештырылган дип тәкърарлый.

17 апрельдә “The Washington Post” газеты АКШ дәүләт департаменты Сүриядәге оппозициягә, шул исәптән, Лондоннан Сүриягә юнәлтелгән тапшырулар алып баручы ясалма иярчен телевидениесенә акчалата ярдәм иткән дип язып чыкты.

Әмма ак йорт сүзчесе Марк Тонер дәүләт департаменты бары тик цивиль җәмгыятьне, демократик оешмаларны ныгытуга гына ярдәм итә, Әссад хакимиятенә каршы эшләми дип бу гаепләүләрне кире какты.
XS
SM
MD
LG