Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Корьән китапларыннан бәдрәф кәгазе ясауга бәйле җәнҗал чыкты


Әфганстанда кәгазь ясау ширкәте мөдире һәм ике хезмәткәре кулга алынды. Ширкәтне Корьән китапларыннан бәдрәф кәгазе ясауда гаеплиләр.

Дүшәмбе Кабул читендәге әлеге ширкәт корылмасы янына бер меңләп кеше протест белдерергә җыелды.

Протест җыены нәтиҗәсендә, корылманың бер өлеше җимерелде, әмма бер кешегә дә зарар булмады.

Полиция вәкиле бинада чыннан да Корьән китаплары табылды дип белдерде.
XS
SM
MD
LG