Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада да урыс теленә өстенлек бирүне таләп итеп җыен узды


Уфада башкорт телен мәҗбүри укытуга каршы урам җыены узды. Чара урыс теленә өстенлек биреп, башкорт һәм татар телләрен ихтыяри рәвештә генә өйрәнүне алга сөрде. Анда иллегә якын кеше катнашты.

Чара башкаланың Ленин мәйданында үтте. Катнашучыларда “Без урыс телен яклауда Казанга теләктәш!”, “Туган тел урыс теле буларак укытылган мәктәпләрне кайтарыгыз!” кебек эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.

Чыгыш ясаучылар республикада милли сәясәт дөрес булмавын, бер милләт телен башкаларга көчләп тагылуын билгеләделәр. Бу сәясәттән урыс һәм башка башкорт булмаган халыкларга зыян килүен ассызыкладылар.

Чыгыш ясаучылар сүзләренчә, республиканың дәүләт телләре турындагы кануны Русия кануннарына каршы килә. Әлеге уңайдан кабул ителгән карарда мәгариф канунын яңадан карауны, урыс теллеләр 30%тан артык булган шәһәр һәм авылларда урыс туган телле мәктәпләр ачарга, милли мәсъәләләргә кагылышлы кануннарны җәмәгатьчелек тикшерүенә чыгарганнан соң гына кабул итү кирәклеге әйтелгән. Бу документ республика президенты, Дәүләт җыелышы һәм Мәгариф министрлыкларына җибәрелде.

Гомумән алганда, Уфадагы шушы җыен да Казандагысы кебек, азчылыклар телен санга сукмау, бары тик урыс телен генә укытуны алга сөрү хисе белән сугарылган иде. Шигарләрнең берсендә "Русияләргә - урыс теле мәҗбүри, ә башкорт һәм татар телләре - ихтыяри!" дигән таләп күтәрелде.

Каршылык чарасында торак-коммуналь таләпләр белән чыгучылар да бар иде. Алар башлыча өлкән яшьтәгеләр булды. Алар тузган торак програмнарының үтәлешенә ризасызлык белдерделәр, коммуналь түләүләрнең зур булуына каршы чыгыш ясадылар.

Аларның кулларындагы шигарәләр арасында:“Лаеклы картлык таләп итәбез!”, “Җирләр, йортлар, юллар — халыкка!”, “Коммуналь түләүләр еллык инфляциядән артырга тиеш түгел!” һәм башка шундый өндәмәләрне күрергә була иде.
XS
SM
MD
LG