Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең оппозиция җитәкчесе Европада очрашуларын дәвам итә


Либия гыйсъянчылары
Либия гыйсъянчылары

Көнбатыш Либиягә гаскәр кертми генә гыйсъянчыларга Каддафи көчләрен җиңәргә ярдәм итү юлларын эзли.

Франция президенты Николя Саркози чәршәмбе Либия гыйсъянчылары җитәкчелеге белән очраша. Сишәмбе көнне Британия исә гысъянчыларның хәрби чараларын координацияләргә ярдәм итү өчен Либиягә 20-ләп хәрби киңәшче җибәрүен белдерде.

Либиядә тыныч халыкны үлемнән саклау максатында халыкара хәрби чаралар башлануга бер ай тулган бу көннәрдә Либиядәге хәрби каршылык көрчеккә терәлү һәм һуманитар каза башлану сәбәпле халыкара җәмәгатьчелек анадагы стратегиясен күздән кичерергә мәҗбүр.

Мостафа Габдел Җәлил Римда журналистлар белән очраша.
Либия гыйсъянчыларының Күчеш дәүләт шурасы президенты Мостафа Габдел Җәлил Парижга килер алдыннан сишәмбе Римда Италия тышкы эшләр министры Франко Фраттини белән очрашуда гыйсъянчыларга озак еллар хакимияттә утырган президент Мөәммәр Каддафины бәреп төшерергә ярдәм итүне сорады.

Очрашудан соң Җәлил Римда хәбәрчеләргә: “Мартның 19-нда башланган һава һөҗүмнәре булмаса Бингазида халык кырылык иде. Либияләр моны беркайчан да онытмаячак. Без италиян дусларыбыз Каддафины илдән китәргә һәм аны бирелергә мәҗбүр итү өчен хәрби басымны арртырыр дип өметләнәбез”, - диде.

Бу Күчеш дәүләт шурасы җитәкчелегенә килүеннән бирле Җәлилнең илдән читкә беренче сәфәре. Ул шулай ук оппозицияне рәсми рәвештә таныган өчен Франция, Италия һәм Катарга рәхмәтләрен белдереп бу илләр белән дуслык һәм хезмәттәшлек вәгъдә итте.

Мисуратада табиблар яраланган гыйсъянчыны хастаханәгә алып бара.
Либиядәге хәрби каршылык соңгы вакытта бер якка да үзгәрми диярлек. Илнең көнчыгышының зур өлеше гыйсъянчылар кулында, көнбатыш җирләр Каддафи көчләре карамагында.

Көнбатышта, башкала Триполидан 140 чакрымлап ераклыкта оппозиция кулындагы Мисурата шәһәрен Каддафи көчләре минааткычлар һәм ракеталар белән утка тота. Мисурата илнең зурлыгы белән өченче шәһәре.

Дөнья сәламәтлек оешмасы вәкиле Тарик Ясаревич хастаханәләрдә операцияләр ясау өчен шартлар юк, яаралы 120-ләп кешене эвакуацияләү зарур дип белдерде.

Мисуратадагы гыйсъянчылар җитәкчесе Британия белән Франциядән “һуманитар нигездә” Каддафига каршы сугышу өчен хәрбиләр җибәрүне сорады.

Британия инде Либиягә 20-ләп хәрби җибәрәчәген игълан итте.

Алар анда президент Мөәммәр Каддафи көчләренә каршы сугышучы гыйсъянчыларга хәрби чараларны координацияләргә ярдәм итәчәк.

Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг.
Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг британ хәрбиләре гыйсъянчыларны әзерләү яки аларны коралландыру белән шөгыльләнмәячәк диде.

Британ хәрбиләре шулай ук хәрби чаралар әзерләү белән дә шөгыльләнмәячәк.

Һейг әйтүенчә, Британия гыйсъянчыларга тыныч халыкны сакларга ярдәм итәчәк, гыйсъянчыларга инде элемтә җиһазлары һәм саклану киемнәре бирелгән.

Сәйфел Ислам телевидение аша чыгыш ясый.
Каддафи хакимияте исә Британиянең бу гамәлләрен хөкем итә. Каддафиның тышкы эшләр министры урынбасары Халид Каим гыйсъянчылар яхшы оешмаган, Британиянең бу адымы хата булырга һәм бәрелешләрнең вакытын озайтырга гына мөмкин диде.

Сишәмбе Брюсельдә НАТО вәкиле Оана Лунгесу Либиядә НАТО һава һөҗүмнәре башлануга бер ай тулганда бу чараны уңышка ирешәчәгенә оптимизм белән каравын белдерде.

Шул ук көнне Каддафиның улы Сәйфел Ислам да дәүләт телевидениесе аша: “Мин бик оптимистик. Без җиңәчәкбез”, - диде.

Марк ван Ум журналистлар белән очраша.
Әмма Либиядә хәрби чаралар алып баручы халыкара коалиция көчләре җитәкчесе, Һолландия генералы Марк ван Ум Каддафиның хәрби мөмкинлекләренең утыз проценты юк ителде диде. Аның әйтүенчә, Каддафи көчләрен юк итү көн саен дәвам итә һәм хәрби чаралар җир өстендә тиз үзгәрүчән хәрби вәзгыятьне исәпкә алып үткәрелә.

Аның әйтүенчә, Каддафиның җитәкчелек һәм контроль мөмкинлекләре ышанчычлы рәвештә кимегәннән кими бара.
XS
SM
MD
LG