Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран консулы Татарстан Дәүләт шурасы рәисе белән очрашты


Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм Иранның Казандагы консулы Рәсүл Бәгерниҗад Шаян очрашуында икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алышу булды.

Татарстан Ираннан көнчыгыш телләр мөгалимнәрен чакырачак. Шулай ук Ираннан студентлар санын арттыру юллары тикшерелә.

Консул Татарстан парламенты вәкилләрен Иранга чакырган. Аның сүзләренә караганда, Иран эшкуарларын Татарстан белән хезмәттәшлек кызыксындыра.

Иран ислам республикасы үзенең Казандагы консуллыгын 2007 елның декабрендә ачты.

Беренче консул Риза Багбан Кондори 2011 елның февраль аенда башка эшкә күчерелеп бу урынга БДБ илләрендә эшләү тәҗрибәсе булган Рәсүл Бәгерниҗад Шаян килде.
XS
SM
MD
LG