Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатын-кызлар су кытлыгы һәм фахишәлеккә каршы


"Femen" кызлары узган елның октябрендә Путинны каршы ала
"Femen" кызлары узган елның октябрендә Путинны каршы ала
Украина кызларының "Femen" хәрәкәтенә ике ел. Хәрәкәт рәсми теркәлмәгән, әмма интернетта аның 15 меңләп тарафдары бар.

Беренче тапкыр алар ярым шәрә килеш демократияне яклап чыкты. Виктор Янукович тавыш бирәсе сайлау урынына алар “Украинаны көчләүне туктатыгыз” дигән шигар тотып киемсез килеп керде.

Кызларның соңгы чарасы – премьер Николай Азаровның “реформа – хатын-кыз эше түгел” дигән белдерүенә каршы булды.

Алда торган зур кампания исә - фихишәлеккә каршы булачак. Кызлар көнбатышта һәр бишенче фахишәнең Украинадан булуына борчыла. Шулай ук чит илләрдән кайбер ирләрнең Украинага секс-туризм өчен махсус килүләренә ризасызлык белдерә. Киев урамнарында "Femen" хәрәкәте вәкилләре Украинада фахишәлекнең тыелган булуын һәм ВИЧ чиренең таралган булуын искә төшергән кәгазьләр таратып йөри.

Кызлар күптән түгел Киевта кайнар суны бетерүгә дә каршылык чарасы уздырды. Үзәк майданга эләгәннәр алып чыккан ярым шәрә кызлар “Кранда су булмагач – Мәйданда юынам” дигән чара уздырды.

“Без уздырган чараларның темасы күп төрле. Без хатын-кызның илдә булган барлык хәлләргә үз карашы булуын күрсәтәбез. Кызлар үзләре дә актив булсын иде”, ди Femen юлбашчысы Анна Гуцол.

Кызларның үз таләпләренә игътибарны җәлеп итү өчен чишенүе кайберәүләрдә каршылыклы фикерләр тудыра. “Азатлык” укучылары көрәшнең бу формасына каршы түгел кебек күренә.

Анна Гуцол исә “Femen” хәрәкәтенең зур акчалары да, сәяси элемтәләре дә юк, әмма “матурлык” дигән бер зур көче бар, ди. Чибәр булганнары өчен кызлар бүләкләргә күмелә. Нигә әле шул чибәрлекне файдага кулланмаска?
XS
SM
MD
LG