Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда автобус шартлавында 12 кеше үлде


Пакстанның көньяк-көнбатышындагы Белуҗистан вилаятендә юлчылар йөрүче автобуска кораллы төркемнең һөҗүме нәтиҗәсендә 12 кеше үлгән.

Алар арасында алты бала һәм дүрт хатын-кыз бар. Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алмады. Хөкүмәт исә җирле сепаратистлардан шикләнә.

Шулай ук бүген илнең көньягындагы Карачи шәһәрендәге ике шартлауда дүрт кеше үлде һәм 50дән артыгы яраланды. Һөҗүм хәрби диңгезчеләрне һәм флот хезмәткәрләрен ташучы ике автобуска ясалган.
XS
SM
MD
LG