Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күчүм, Тамерлан, Амико…аннан кем?


Казан зообакчасында татар теленә якын исемнәр кушу гадәте булса да, зоопаркның хәле татар дөньясының башкаласы өчен хурлык.

Болан малае Амико бу көннәрдә бигрәк тә кәефле. Ни әйтсәң дә, ул Казан зообакчасының тулы хокуклы җәнвары- аның хәзер үзенең паспорты бар. Яңа гына исемле булды бит ул. Амико аның аты. Әнисе Мәрфуганы бигрәк тә ярата ул. Яныннан китмәскә тырыша. Шулай да, сикергәләп аны карарга килүчеләр янына да барып килергә өлгерә. Әнисен татар милләтеннән булган каручылар яратып, үз итеп Мәрфуга дип йөртәләр. Ә татарча белмәгәннәр Марфута дип кенә җибәрә. Аның паспортына Марфута дип язылган.
Амиконың әтисе Айхо тумышы белән Красноярский зообакчасыннан. Казанны да үз иткән ул. Зообакчалардагы эчке кагыйдәгә күрә, яңа туган җанварны атаган вакытта яңа исемдә әти-әнисенең беренче хәрефе булу мәҗбүри. Амикода борынгы төрки, Алтай яклары, Саян буйлары рухы сизелә, ди зообакча вәкилләре.
Исем бирү чарасында бу юлы да күп кеше катнашкан. Алар барсы да уйлаган исемнәрен барабанга салганнар. Аны әйләндереп бары тик бер генә исем язылган кәгазьне тартып чыгарганнар. Шулай итеп болан баласы Амико атлы булды.
Казан Иманны сыендырган
Иман
Менә без зообакчаның экскурсияләр һәм төрле чаралар үткәрү бүлеге башлыгы Нәзирә Мусина белән юлбарыс читлеге янына киләбез. “Бу юлбарыска Амур өлкәсендә Иман дип кушканнар. Аннан килгән исем”, ди Мусина. Иман 5 ел инде Казан зообакчасында яши. “Ә бу Инсар. Аңа без куштык исем. Бик матур исеме”, ди Нәзирә Мусина башка бер зообакчада әнисе имезеүдән баш тарткач, 2 айлык вакытында Казанга килеп сыену тапкан Инсар исемле арыслан турында. Хезмәткәрләр Инсарны шешәдән имезеп карап үстергән.
Себер ханы- Күчүм
Күчүм
Зообакчада өлкәннәрнең иң өлкәне аксыл аю. Аның исеме Күчүм. Себер ханы Күчүмхан истәлегенә шулай кушканнар аңа. Күчүмгә 26 яшь. 2 айлык вакытында аны себер урманнарыннан тотып китергәннәр. Бөтен хәйваннар арасында иң акыллысы һәм иң киң күңеллесе ул, ди Мусина. Зообакча хезмәткәрләре алма, я груша бирергә теләсә, башкалар кебек кулдан тартып алырга тормый икән. Итагатьле итеп көтә белә. Чияне ике бармагы белән эләктереп тәмләп кенә ашарга ярата. Иң яраткан тәм-томы туңдырма. Күчүм Чехиянең Брно шәһәрендәге зообакча хезмәткәрләренең дә күңеленә хуш килгән. Күпме зообакчаларда булып, мондый зур аюны күргәнебез юк иде әле, дигән алар.
Дөрес, җанварларның исемнәре аларның читлекләренә язып куелмаган. Моның да үзенең хикмәте бар икән. Зообакчага килгән һәркем исемен әйтеп, хайваннар читлек кырыена ук килсен дип, кычкырып туйдырып бетермәсен өчен шулай әшләнә. Җанварларга исемнәре белән зообакча хезмәткәрләре генә эндәшә.
Зөләйлә-Зөлкарнәй Көньяк Америка вәкилләре
Зөләйлә-Зөлкарнәй
Көньяк Америка вәкилләре озан борынлы янотлар да (енот) Казан зообакчасында татар исемнәрен йөртә. Чөнки аларны бик кечкенә вакытта Новосибирски зообакчасыннан алып килгәннәр. Исем кушу чарасындагы бәйге вакытында Казанда яшәүче бер гаилә аларны Зөләйлә һәм Зөлкарнәй дип атаган.



Тамирлан хан сараенда яши
Казан зообакчасында иң шәп йорт ак барсныкы. Патшалар кебек яши ул. Башкалар көнләшерлек. Хәтта иң өстәге бүлмәсендә һава сафландыргыч- кондиционерга кадәр бар. Башка җанварлар кебек аның өе калын ике катлы калын тимерле рәшәткәләр белән дә әйләндереп алынмаган. Диварлары үтә күренмәле калын пыяладан. Бу замана таләпләренә туры килгән ак барс сараен төзүне һәм Татарстан дәүләтенең символы булган бу җанварны карап торуны “Ак барс” банкы үз өстенә алган. Ә барсның исеме Тамирлан икән.
Башкала өчен хурлык
Узган ел Казан зообакчасының энә карагына ошатылачак яңа проекты турында сүз чыккач, халык та, зообакча хезмәткәрләре дә бик куанды. Британиянең “Аткинс” проектлау институты тәкъдим белән чыккан иде. “Менә шул ук хәлдә ята инде проектлау тәкъдим генә булып. Шәһәрдә акча булмаганга бүген инвесторлар эзлиләр. Реконструкция өчен республика да акча бирергә җыенмый”, ди зообакча башлыгының урынбасары Гүзәл Горбунова. Горбунова әйтүенчә, проект дигәне дә сүздә генә калган. Дөрес шау-шу тугач, берничә ширкәт вәкиле килеп кызыксынып караган булган. Билгесез сәбәпләр аларны бу төзелешкә рухландырмаган. Казан Универсиаданы үзендә үткәрүне җиңгәч, башка мәшәкатьләрдә күрәсең. Әлеге проект телгә алынмый башлады. “Менә мондый зообакча хурлык. Казандагы Универсиада кунакларын ничек инде монда алып киләсең”, ди Горбунова.
2000 елда Казгоргражданпроект дигән оешма, башкаланың 1000 еллыгына бәлки төзелер дип, зообакчаны инәсеннән җебенә кадәр яңартып кору турында проект эшләгән булган. Ул калын-калын томнар бүген шулай ук тузан җыеп ята икән. “Шулай ук күп акча түләнгән бит аңа”, ди Горбунова.
Туалар да туалар…
Бу зообакча ачылганга 200 елдан артык. Уникаль үсемлекләр һәм Русиянең башка бакчалары кызыгырлык җәнлекләр дә бар монда. Йортлары тузган, читлекләре һәм хайваннарның яшәү шартлары замана таләпләренә туры килмәсә дә артым башка бакчалар белән чагыштырганда яхшырак икән. “Хезмәткәрләр тырышлыгы ул, алар җаннары-тәннәре белән бирелеп, һәрбер җан иясен үз күреп эшли, шуңа туа торлар”, ди җитәкчелек. Туа да торалар, күпчелек очракта татар-төрки исемнәре кушыла да тора. Зообакчадагы татарча язулар да урысчадан калышмый. Игъланнар, аңлатмалар һәм төрле уен такталары ике телдә дә бар.
Зообакча бүгенге көндә шәһәр карамагында. Шулай булса да, финанслау җитешми. Иске күп сорый диләр бит. Алар үзләре өстәмә акча эшләү юлларын да тапкан. Бала-чаганы батутта да сикертәләр. Махсус мәйданчыкта йорт хайваннары белән аралашу, сыйпау бакчасы да булдырганнар. Төрле уенчыклар да саталар. Паровозга утыртып сәяхәт тә иттерәләр. Яңа туган җанварларга исем кушу чарасы булачагы турында игълан итеп, бакчага күбрәк кеше дә җәлеп итергә тырышалар.
Чиратта кем туасы һәм кемгә исем кушыласы әлегә сер булып кала. Күз тимәсен дип кайсы хайванның авырлы икәне дә алдан әйтелми. Туып тернәкләнгәч кенә исем кушу чарасы булачагы игълан ителә.
XS
SM
MD
LG