Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимергали Нотфуллин: “Без соң уяндык”


Тимергали Нотфуллин Казанда үткән Хәтер көнендә
Тимергали Нотфуллин Казанда үткән Хәтер көнендә

Магнитогорскида яшәүче татар егете Тимергали Нотфуллин милләтен саклау өчен көрәшә. "Азатлык" радиосына Магнитогорски татарлары, аларның проблемнары турында сөйләде.


Тимергали Нотфуллин Казанда уза торган чараларда да катнаша. Августта узган IV Бөтендөнья татар яшьләре җыенында бюро әгъзасы булып сайланган иде. Хәтер көнендә дә Казанга килеп чыгыш ясады.

Тимергали, Магнитогорски татарларын бездәге, Татарстандагы хәлләр кызыксындырамы?

Без – милли җанлы татарлар. Читтә яшәүчеләрне Татарстанда булган хәлләр күбрәк тә кызыксындыра әле. Без аның кадерен беләбез.

Магнитогорскида татарларның берләшү урыннары, оешмалары бармы?

Бездә мөселман татарларының берләшә торган җире – мәчет, милләткә юнәлгәне булса – татар мәдәни үзәге. Мин икесенә дә йөрим. Үзем бер мәчеттә җомга намазларын алып барам. Ял көннәрендә мәчеттә укытам. Үзем – шәхси эшмәкәр.

Сездә татарлар күпме?

Бездә, гомумән, 420 мең кеше яши, аларның 22 меңе татарлар.

Алар татарча сөйләшәме һәм аралашып яшиләрме соң?


Саф татарча сөйләшә торганнары 80нән узган әбиләр генә. 60-70 яшьтәгеләр исә татарча сөйләшсә дә, сүзләренең 30-40% урыс сүзләре. 50дән дә яшьрәкләр татарча белми инде.

Ә татар телен өйрәтү һәм милли үзаңны уятуга юнәлгән нинди дә булса эшләр алып барыламы?


Узган елдан бирле безнең шәһәрнең өч җирендә факультатив курслар эшли, анда теләгән кешегә татар телен укыталар. Татар грамматикасын түгел, ә сөйләшер өчен татар сөйләме өйрәнелә.

Укырга теләүчеләр бармы соң?

Бар, яшьләрдән быел унбиш кеше булды. Бу да безнең өчен бик сөенечле хәл. Урта яшьләрдәге ханымнар күп йөри. Аларның саны утыздан артык. Гомумән, курсларда иллеләп кеше катнашты.

Хәзер бездә Татар мәдәни үзәге каршында ял көннәрне балаларга татар телен өйрәтү эше башланды. Монда икедән җиде яшькә кадәрге балалар йөри, аларның саны кырыкка якын. Татар телен өйрәтә торган балалар бакчасы дияргә була инде.

Татар мәдәни үзәге нинди чаралар оештыра?

IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында
Елына ике тапкыр “Татар җаны” дигән фестиваль бар. Анда Коръән уку, шахмат уйнау, балалар арасында тизәйткечләр әйтү бәйгеләре керә. Җиңүчеләрне бүләклиләр. Бер ай алдан газетларга реклам бирәләр һәм монда 150-300ләп кеше җыела. Тагын әле Корбан бәйрәме вакытында мәҗлес үткәрелә, кеше җыела.

Элек безнең дин юлындагы кешеләр, имамнар күбесе татарлар, бездә ике мәчет – икесендә дә татарлар иде. Менә быел имам үзгәрде, мөхтәсиб булып татар кешесе калды, ә бер таҗик имам булды. Чөнки татарлар мәчеткә йөрми. Шушы урыслашып бару бик начар йогынты ясады.

Мәчеттә вәгазьләр нинди телдә алып барыла?

Соңгы өч елда вәгазьләр урыс телендә алып барыла. Исәнмесез-саумысыз диюләр татарча әйтелә дә, калганы – урысча. Чөнки йөрүчеләр юк. Унбиш карт, 7 яшь татар кешесе йөридер.

Ә милләтчеләр шәһәрдә өч тапкыр күбрәк. Аларда дини аң бик зәгыйфь. Шундый фикер туа: боларга милләт кирәкмени, тегеләргә дин кирәкмени, дисең. Берләштерерлек әйбер юк.

Аларны берләштерү, дин белән милләтне якынайту өчен ни дә булса эшлисезме соң?

Без дәресләр алып барабыз, шул юнәлештә эшлибез. Татар теле дә укытыла. Татарча сөйләшәбез, исламга каршы бармаган гореф-гадәтләрне бергә алып барабыз.

Димәк, сездә дә берләшә алмау иң зур проблем булып тора?

Бездәге татарлар берләшә алмый, алар бер-берсе белән аралашмыйлар. Бигрәк тә яшьләр аралашмый. Олы буын үз арасында сөйләшә, бергә мәҗлесләргә йөриләр. Ә яшьләрдә андый принцип юк. Ул укырга килә, 600 кешелек мәктәптә татарлар өчәү булырга мөмкин, ә сыйныфта -- берүзе. Ул глобаль урыс атмосферасында үзен икенче сорт дип саный. Әгәр өйдә аңа өйрәтмәсәләр, “Син татар булың белән горурлан”, дип әйтмәсәләр, ул үзен мәктәптә мескен итеп хис итә.

Тимергали, ә менә сез үзегездә татар телен һәм милли үзаңны ничек саклап кала алдыгыз?

Өйдә сөйләштек, өйдә генә. Мин урыс мәктәбендә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, мәдрәсәдә белем алдым. Анда татар телен әдәби яктан үзләштердем.

Җанисәп вакытында сездә урыс булып язылучы татарлар да бардыр инде?

Бездә 70-80% катнаш гаиләләр. Мондый гаиләдә ата-аналар балаларны күбрәк урыс дип яздыра. Баланы татар дип яздыруны мәгънәсез дип күрәләр.

Димәк, татарлар саны кими?

Кими, әлбәттә, безнең сан кими. 1989нчы ел белән чагыштырганда безнең татарлар саны 0,8 % кимеде.

Ә моңа каршы көрәш алып бармыйсызмы?

Җомгада вәгазьләр сөйлибез, таныш-белешләргә әйтәбез. Кечкенә аудиториягә булса да газетларга чыгарабыз. Без соң уяндык, дип уйлыйм мин кайбер чакта. Бу эш 90 елларда башлансын иде – ул вакытта әле татарлар сакланган иде.
Тимергали Нотфуллин Хәтер көнендә чыгыш ясый


Тимергали Нотфуллин Казанга Хәтер көненә дә килгән иде. Ул Ирек мәйданында чыгыш ясады. Бу чыгышыннан өзек китерәбез:

“Бердәмлекне күрсәтегез! 90нчы елларда шулай гөрләп җыелган идегез – тарихтан беләм! Ә хәзер туган тел өчен җыелмыйсыз. Кайбер вакытта “Азатлык” сүзен әйтергә, ә кайбер вакытта чыгып, тел кирәк, татарча имтихан кирәк, дип әйтү мөһим. Безнең милләтебез татарча укырга тиеш!

Безнең татар телебезне Урта Азиядә таныйлар, Төркиядә таныйлар! Төрекләр, хәзрәтләр өйрәнеп, укыталар, татар телен ике атнада үзләштерәләр, ә без нинди хәлгә калабыз?! Онытмыйк татар телебезне. Татар булуыбыз, үзебезнең мөселман икәнлегебез белән горурланабыз. Исламсыз сакланып булмас, җәмәгать!” дип сөйләде Магнитогорски татары.

Тимергали Нотфуллин сүзләренә караганда, Урал якларында дин белән милләтнең бергә булмавы, татар яшьләренең бер җиргә оешмавы милләтнең таралу, югалу, кимүенә китерә. Андагы проблемнар күп кенә башка төбәкләр һәм Казандагы проблемнарга охшаш булып чыкты. Бүгенге сәяси-иҗтимагый торыш шул килеш дәвам итсә, Магнитогорски мисалында Татарстан киләчәген дә фаразлау мөмкин.
XS
SM
MD
LG