Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әлиф" спектакле Төркиянең Конья шәһәрендә күрсәтелде


Нурбәк Батулла
Нурбәк Батулла

Ул сүзсез спектакльләрнең Халыкара театр фестивалендә катнаша.

Сүзсез спектакльләрнең Халыкара театр фестивалендә Татарстан иҗатчылары татарларның гарәп имләсен югалту фаҗигасен күрсәтте.

"Әлиф" Төркиянең Конья шәһәрендә уза торган фестивальдә ике көн рәттән чыгыш ясый. Кичә беренче көн иде. Фестивальдә Төркия, Азәрбайҗан, Бразилия, Иран, Куба кебек дәүләтләрнен театрлары катнаша. Араларында дәүләт һәм хосусый театр коллективлары да бар. Татарстанның "Әлиф"е - Русиядән килүче бердәнбер иҗат берләшмәсе. Бу фестиваль быел уналтынчы тапкыр уза. Ул ун көн дәвам итә.

Спектакль башланыр алдыннан тамашачылар каршында "Әлиф"не куючы режиссер Туфан Имаметдинов чыгыш ясады. Ул спектакльнең мәгънәсен аңлатты.

— Татарлар бер мең ел дәвамында гарәп хәрефләре белән язган, иҗат иткән. Әмма 1927 елда татар алифбасы латинга күчерелә, ә 1939 елда урыс кирилл имлясына күчәргә мәҗбүр була. Бөек шагыйрьләребез, язучыларыбыз, галимнәрәбез, фәлсәфәчеләребез әсәрләрен, хезмәтләрен гарәп имлясында язды. Бүген без аларның әсәрләрен оригиналь язмалар буларак укый алмыбыз. Безнең өчен бу зур фажига, — диде Имаметдинов.

Режиссер татарча сөйләде, аның чыгышы төрекчәгә тәрҗемә ителде.

"Әлиф" тулы залда күрсәтелде. Тамашага билетлар алдан сатылып бетелгән. Билет бәясе - 100 лира. Тамаша кылучылар арасында татарлар шактый булды. "Әлиф" тәмамлану белән алар биюче Нурбәк Батуллага рәхмәтләр әйтте, бүләкләр тапшырды.

— Бию аркылы татарлар кичергән тетрәндергеч тарихны йөрәк аша кичердек. Һәр хәрәкәт уйланылган, камил. Нурбәк Батулла 100 процент бу спектакльне тәне, җаны аркылы уздырды. Татарларның тел фаҗигасе турында белми идем, — дип фикерләре белән уртаклашты тамашачы.

Тамашада Габдулла Тукайның "Туган тел" шигыре күрсәтелә. Ул өч бүлектән тора. Нурбәк Батулла җанлы музыка һәм җырга бии. Җырлар импровизация рәвешеңдә бара. "Әлиф" 40 минут дәвам итә.

  • "Әлиф"нең премьерасы 2017 елда булды. Ул беренче тапкыр Казанның уку театры сәхнәсендә күрсәтелде. Казанның бер генә театры да бу тамашаны үз сәхнәсендә күрсәтергә ризалашмады.
  • Шул ук елны татарстанда татар теленә каты басым башланды. Мәктәпләрдә прокуратура тикшеренүләре оештырылды, татар теле бары тик гариза белән генә укытылырга тиеш, прокуратура Татарстан канунны боза диде. Татарстан җәмәгатьчелеге көрәш алып барган вакытта "Әлиф" тамашасының тәэсире дә көчәйде.
  • "Әлиф" 2018 елда "Алтын битлек" премиясенә лаек булды. Нурбәк Батулла бүләкне алырга чыкканда татарча гына чыгыш ясады, "Бу бүләкне татар халкына багышлыйм", диде. Моңарчы "Алтын битлек" премиясенә Татарстаның бер генә театры да, иҗат берләшмәсе дә лаек булмаган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG