Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәттә дроннар һөҗүменнән соң мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында һава кисәтүенә әзерлекләр узачак


Әлмәттәге күптелле "Адымнар" мәктәбе. Иллюстратив фото
Әлмәттәге күптелле "Адымнар" мәктәбе. Иллюстратив фото

Балаларны яшеренү урыннарына барырга, һава кисәтүе булганда нишләргә кирәгенә өйрәтәчәкләр.

Әлмәт районындагы бөтен мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында һава кисәтүе яңгыраган очракка әзерлек уздырачаклар. Бер атна элек Әлмәткә Украина дроннары очып килгән иде, ул чакта җәрәхәтләнүчеләр дә, җимереклекләр дә булмады.

Бу әзерлекләр балаларны куркыныч янаганда ялгыш гамәлләр кылмаска, дөрес эвакуацияләнергә өйрәтү өчен үткәрелә. Һәр сыйныф һәм төркем өчен аерым маршрут, ниләр эшләргә кирәклегенең аерым кагыйдәләре язылган. Шул ук вакытта күнегүләрне уен кебек итеп уздырулары әйтелә.

"Әзерлекләр вакытында балалар яшеренү урыннарына бара, яшеренү урыннары алдан ук бөтен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Алар чиста, коры, җылы, һава җилләтү системы белән җиһазландырылган. Эчтә утыргычлар, су, табак-савыт, фонарьлар, шәхси гигена кирәк-яраклары бар. Моннан тыш, балалар бакчаларында тәрбиячеләр уенчыкларда әзерләп куйды", дип белдергәннәр Әлмәт башкарма комитетында.

14 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Бер ай эчендә бу шундый икенче һөҗүм булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.

Якынча иртәнге 9:30 сәгатьтә дроннар Әлмәткә дә килеп җитте. "Бизнес Online" мәгълүматынча, аларның берсен радиоэлектрон көрәш чаралары кулланып җиргә утыртканнар. Икесе шәһәрдән сигез километрда урнашкан Кәләй авылы тирәсендә очып йөргән. Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычларның видеолары күп чыкты. Бу вакытта Әлмәт шәһәренең кайбер районнарында кисәтү яңгырап торды, Әлмәт районы хакимияте террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүче чаралар уздыруын игълан итте.

Кешеләргә имин урыннарга яшеренергә кушканнар иде, кайбер мәктәпләрдә эвакуация дә булды. Нәтиҗәдә ике пилотсыз очкычны да юк иткәннәр, кешеләр арасында җәрәхәтләнүчеләр юк, сәнәгать оешмалары объектларына зыян килүе дә хәбәр ителмәде.

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Әлмәттә яшеренү урыннарын арттырачаклары хәбәр ителде.

  • 20 гыйнвар көнне Татарстанга бер ай эчендә өченче тапкыр пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.
  • Ул Русия Украинага бәреп кергәннән бирле Татарстанга ясалган сигезенче һөҗүм булды. Иң беренче шундый һөҗүм узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG