Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә 13 таучының, шул исәптән Башкортстаннан вахта белән килеп эшләгән биш кешенең үлем сәбәпләре билгеле. Бу хакта фаҗигадән соң ачылган җинаять эшенең экспертизасына таянып "Известия" басмасы хәбәр итә.
Шахтаның өске өлешеннән грунт сулары бәреп кергән, анда нибары дүрт минут эчендә су тулган һәм кешеләрнең котылырга мөмкинлеге бөтенләй булмаган диелә.
Урал дәүләт тау университеты вәкиле Вадим Минин басмага аңлатуынча, шахталар дөрес технология белән төзелмәгән.
"Заманында тау эшчәнлеген үстерү өчен без алман технологияләрен кулланганбыз, әмма бу безнең ил өчен бик туры килеп бетмәвен исәпкә алмаганбыз. Бездә өслектә булган сулар нык күп. Шуңа күрә шахталарыбызны Көнбатыш Европадагыча саклый алмыйбыз. Шулай ук анда хәзер бездәге кебек тирән шахталар да юк. Тик без шушылай эшләвебезне дәвам итәбез. Бу технологик яктан төп ялгышлык", дигән ул.
- "Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде. Бу Русиядә алтын чыгаручы иң зур оешмаларның берсе. Эчтә 13 кеше калды. Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән.
- Мәгъдәнлектә коткару эшләре 1 апрельдә тәмамланды. Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктады. Яңа борауланган тишекләрдән күренгәнчә, эшчеләр була алган урын тау калдыклары һәм су белән тулган.
- Казадан соң "Пионер"ның идарәче мөдире Алексей Бирюковны кулга алдылар. Тикшерү фикеренчә, Бирюков шахтадагы эшләр су белән тулы карьер янында барганын белгән, әмма суны суыртып чыгаруны оештырмаган.
- Башкортстаннан анда Юрий Марков, Вадим Николаев, Ролан Шәрипов, Олег Симонов (дүртесе дә Сибайдан) һәм Эмиль Вәлиханов (Учалыдан) бар иде.
- Азатлык "Окно" бәйсез журналистлар сайтына таянып, Башкортстан таучыларының язмышын барлады.
- Амур өлкәсендәге мәгъдәнлектә һәлак булган 13 таучы истәлегенә Башкортстанда һәйкәл ачылачагы хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум