Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суверенитетка 20 ел: сукмаклар ничек аерылды


Миңтимер Шәймиев (с) Русия президенты борис Ельцин белән
Миңтимер Шәймиев (с) Русия президенты борис Ельцин белән

Моннан егерме ел элек Татарстанның бәйсезлек декларациясен кабул итүдә турыдан-туры катнашкан, ул вакытта республиканың Югары шурасында депутат булган, берүк вакытта төрле милли оешмаларда да эшләгән шәхесләрнең күпчелеге әле дә исән-сау. Әмма бүгенге көнгә аларның бик азы гына хакимият тирәсендә кала алды, күпчелеге инде депутат итеп сайланмады.

90нчы еллар уртасына кадәр хакимият тә, милләтчеләр дә бер юнәлештә – Татарстанга күбрәк мөстәкыйльлек яулау, аннан аны яклау юлында иде. Шулай да 1994 елда Русия белән Татарстан арасында шартнамә төзелгәч, республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиев милли хәрәкәтне сәяси кырның читенә чыгару сәясәтен башлады: 1995 елда Татар иҗтимагый үзәге үз бинасыннан куып чыгарыла, милләтчеләр депутатлыкка үтә алмый.

Шәймиев үкенгән диләр, әмма инде соң була

Шәймиевнең ул вакыттагы сәясәтен аңлап була - президент Мәскәү-Казан арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә ике башкаладагы элиталар арасында шартнамәләр төзеп шулай ал да гөл барыр дип уйлый. Әмма бу инде федераль хакимияткә Владимир Путин килүгә үзгәрә башлый.

Берничә ел эчендә Татарстан янә Русиянең гадәти бер төбәгенә әйләнде. Моны Татарстан түрәләре үзләре дә бик тырышып халыкка сеңдерергә тырыша. Хәер, Шәймиев үзе үк инде 1994 елда ук суверенитетның милли төсмере булмавын белдерә. Дөрес, сүздә Татарстанны үзенчәлекле юлдан барган республика итеп күрсәтергә тырыштылар. Бүген исә бу «үзенчәлекле юл» да тарихта гына калыр дип уйлаучылар да бар.


Ельцин Татарстанның "чамалы" суверенитеттын да күпсенә

90нчы еллар уртасында Мәскәү - Казан аралары ал да гөл булыр, хәзер милләтчеләр басымы кирәк түгел дип уйлаган Шәймиев, инде берничә ел үтүгә үзенең шушы сәяси ялгышын таныган дип сөйлиләр. Әмма ул вакытта халыкның мөстәкыйльлек рухы сүнгән булуы аңлашыла.

Хакимияттә милләтчеләр калмады

Шәймиев Мәскәүдән андагы хакимияткә Владимир Путин килгәч кенә шикләнә башлый. Шәймиев Путинның Борис Ельцинның капма-каршысы, каты куллы кеше булуын аңлый. Ә 1995 елда Дәүләт шурасына икенче чакырылыш депутатлар сайлаганда Миңтимер Шәймиевкә милләтчеләр кирәк булмый әле. Шул рәвешле Татар иҗтимагый үзәге башлыгы Марат Мөлеков, язучы Фәүзия Бәйрәмова, режиссер Дамир Сираҗиев һәм бик күпләр 1995 елда инде депутатлыкка узмый.

Мондый шәхесләрнең исемлеге зур. 90нчы еллар башында Казан - Мәскәү юлын күп таптаган тарихчы Индүс Таһиров та 2002 елда татар конгрессы башлыгы итеп сайланмый, 2004 елда депутатлыктан да китә. Тора-бара җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин, язучы Ринат Мөхәммәдиев тә хакимият тирәсеннән читләштерелә. 2008 елда президент киңәшчесе, суверенитет идеологларының берсе Рафаил Хәкимов та эшеннән азат ителде.

Фәндәс Сафиуллин: "Аларның исемнәреннән оялырлар"

Сулдан уңга: Разил Вәлиев, Фәндәс Сафиуллин, Туфан Миңнуллин
Хәзер Дәүләт шурасында милли проблемалар турында сүз әйтүче ике генә депутат – Разил Вәлиев белән Туфан Миңнуллин гына калды. Алары да "Бердәм Русия" фиркасенә керү аркасында.

Элекке депутат Фәндәс Сафиуллин сүзләре белән әйткәндә, аларны да депутатлыктан төшереп калдырсалар, Шура тулысынча "чистарачак", Татарстанда "татар проблемасы бетәчәк".

Сафиуллин, суверенитет кабул итүдә катнашкан күп кешеләрне 90нчы еллар уртасында төшереп калдыру махсус эшләнде, ди: "Без хакимиятнең милли проблемага битараф булуын соңгы елларда гына аңладык. Алар безне үзләре рәхәтләнеп баю өчен читләштерделәр. Бу кешеләрнең исемнәреннән, фамилияләреннән киләчәк буыннар оялыр дип ышанам", ди Сафиуллин.

Фәүзия Бәйрәмова: "Дәүләт теле татар теле генә буласы иде"


Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова 1990 елда Югары шурага депутат булып Саба районы хуҗасын җиңеп сайлана. Татарстан бәйсезлеге декларациясен кабул итүдә катнаша. Аның сүзләренчә, декларациядә дәүләт теле итеп татар теле генә кабул ителергә тиеш була.

"Без моңа хәтта урысларны ризалаштырдык. Ул вакытта СССР җимерелергә торган вакыт, аларның котлары чыккан иде. Урыслар татар теленең генә дәүләт теле буласына ризалашты. Әмма Шәймиев декларация кабул иткәндә: ике тел дә дәүләт теле булырга тиеш дип әйтте. Без моңа "аһ!" иттек", ди Бәйрәмова.

Поездның алдыннан йөгерделәр

Фәүзия Бәйрәмова милләтчеләрне хакимияттән читләштерү сәясәте 1993 елның җәеннән үк башланды дип саный. Ул моны 1993 елда Ельцинның Мәскәүдәге парламент йортын бомбага тотуы белән аңлата.

Фәүзия Бәйрәмова
"Шул вакытта безнең җитәкчеләр бу хәл Татарстанга да килер дип бик каты куркып, тегеләр сорамаган килеш килешү юлларын эзләргә тотынды. 1994 елның февралендә ике арадагы шартнамәгә кул куелды, шуннан соң ахыргача чигенү башланды.

Чигенү генә түгел, бөтесен бирделәр. Җитәкчеләргә декларация, референдум нәтиҗәләре, конституция дә кирәкми булып чыкты. Иң мөһиме аларга гына кагылмасыннар, тимәсеннәр, тупларга тотмасыннар. Шуннан соң милләтчеләргә каршы һөҗүмнәр башланды. Мөгаен, Мәскәүдән шундый әмер бирделәр. 1995 елда инде милләтчеләрне депутатлыкка үткәрмәделәр.

Мин декларациянең егерме еллыгын инде хөкем ителгән җинаятьче булып каршылыйм. Минем өчен нәтиҗәсе шул. Шуның өчен җитәкчеләргә дога кылыйммы? Минем кебекләр бер мин генә түгел", ди Фәүзия Бәйрәмова.

"Бәйсезлек тә, милләт тә, (президент) Шәймиев тә юк..."


Бәйрәмова милли проблемаларны күтәрүче депутатларны төшереп калдыруның икенче сәбәбен дә күрә.

"Хакимияттәгеләргә котырып баерга кирәк иде. Ә без моны аларның күзләренә карап әйтә идек. Хәзер менә халыкның фатирына түләсә, ашарга акчасы калмый. Алар татарны урыс, урысны татар белән куркыттылар. Янәсе, без булмасак хакимияткә милләтчеләр килә. Бу карта егерме ел уйнады. Хәзер менә карта да, Шәймиев тә юк, милләт тә юк дәрәҗәсендә", ди Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова.

Шәймиев өчен уен шулай тәмамланды

Милләтчеләр ничек кенә сүкмәсен, Татарстанның суверенлыгы йөзе булып алар түгел, ә нәкъ менә Шәймиев тора. Әмма ул да декларациянең 20 еллыгын инде президент буларак түгел, башка дәрәҗәдә каршы ала.

2013 елда Казанда Универсиаданы президент буларак үткәрергә уйлаган, быел ТАССРның 90 еллыгында Дәүләт шурасында Русиядә федерализм турында нотык укырга җыенган Миңтимер Шәймиев чыннан да кинәт кенә үз теләге белән президентлыктан китәргә булды.

Әмма аның хакимияттән үзе теләп китмәвен әйтүчеләр дә бар. Шәймиев өчен сәяси уен көтмәгәндә тәмамланды. Мәскәүгә артык ышанып, бөтенесеннән коры калган татар, нугай морзалары кебек.
XS
SM
MD
LG