Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар өчен ял урыннары арта, ә татар телле аланнар кими 


Актанышта "Бүләк" аланы, архив фотосы
Актанышта "Бүләк" аланы, архив фотосы

Җәй башланды, димәк, җәйге ял аланнары да ачылды. Быел Татарстан балалар ялын оештыруга 2,5 млрд сум тотачак. Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1,7 меңгә якын төрле ял урыннары оештырылачак, алар арасында шәһәр яны стационар аланнары, чатыр тибындагы көндезге аланнар, хезмәт һәм ял аланнары бар. Арасында, күп булмаса да, татар аланнары да бар. Азатлык быелгы аланнарга күзәтү ясады. Күбесенә юлламалар инде сатылып беткән, шулай да соңгы агымнарга яки көзге аланнарга эләгү шансы әле бар.

Актанышта "Бүләк" аланы

Актанышның "Бүләк" аланы 1 июньнән ишекләрен ачты. Ял һәм сәламәтләндерү аланының беренче агымына Русия төбәкләреннән туган тел, милли-гореф гадәтләрне өйрәнергә теләүче сәләтле балалар тупланган. Әлеге аланга юлламалар һәрвакыт берничә ай алдан алынып бетә, хәзерге вакытта инде дүртенче агымда да санаулы урыннар калып бара.

"Айбагыр" керәшен аланы

Быелгы алан 23 июлдән 9 августка кадәр "Мирас" балалар ял базасында узачак, әлеге базада "Айбагыр"ның соңгы ике аланы уңышлы узды. Алан быел да Яшьләр министрлыгының субсидия исемлегенә кергән.

18 көнлек ялга юллама бәясе 20 мең сум, субсидияне искә алып, балалар өчен бәясе 16 200 сум тәшкил итәчәк. Урыннар, узган еллардагы кебек үк, 78 кешегә исәпләнгән.

Бүген быелгы аланга гаризалар кабул итү тәмамланды, юлламаларны 5 июньнән соң сатып алып булачак. Аланның эшчәнлеге гадәттәгечә керәшен мәдәниятенә багышланачак.

"Милләтебез хәзинәләре"

"Идел" яшьләр үзәгенең 10-17 яшьлек балалар өчен "Милләтебез хәзинәләре" аланы быел 8 августтан 25 августка кадәр Казан янындагы "Идел" яшьләр үзәгендә узачак. 18 көнлек аланда Русия төбәкләрендәге милли-мәдәни мохтарият активистлары булган балалар катнаша ала.

Сүз уңаеннан, "Идел" яшьләр үзәге оешуга быел 25 ел була.

"Сәләт" аланнары

"Сәләт" аланнары май азагыннан ук эшли башлады. Җәен барлыгы 33 алан эшләячәк. Быел алар арасында "Алдынгылар хәрәкәте" ("Движение первых") белән бергә оештырылачак алан һәм күрше Чуашстан республикасында оештырылган "Батыр" аланы да бар. "Сәләт" аланына эләгү өчен татар телен камил белү шарт булмаса да, татар тарихына, мәдәниятенә, теленә тартылу, аны өйрәнергә омтылу мөһим, дип аңлатты "Алдынгылар хәрәкәте"нең Татарстандагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

"Сәләт" турында ата-аналарның фикерләре төрле. Кемнәрдер анда татар теленең аз булуына зарлана. "Бу – ачык мохит. Әгәр дә без "Сәләт"кә кергәндә тел белү таләбен куйсак, аны 100% чып-чын татар телле алан, форум итеп оештырып булыр иде. Бу – бик гади эш. "Сәләт"нең миссиясе – резервация туплау түгел, ә бүгенге кирәкле технологияләр, мохитне булдыру. Нәтиҗәдә, балада туган теленә, татар теленә карата кызыксыну хисен тудыру, (телгә карата) мөнәсәбәт булдыру. Аланның нәтиҗәсе – фәлән артистны чакыртып, татарча җырлатуда гына түгел. Төп үзгәреш – бала өйгә кайтып нинди җырларны тыңлый башлый, нинди җырларны үзе җырлый, дусларын күргәч, кайсы сөрәннәрне кабатлый. Менә болар барысы да – милли үзенчәлек коды", ди Тимур Сөләйманов. Шулай да, аның сүзләренчә, "Сәләт"тә әйдаманнарга татар телен яхшы белү таләбе куела.

Быел әле күрше Чуашстанда да чуаш телен өйрәнүгә багышланган беренче алан оештырылачак.

Украина тарафыннан һөҗүмнәр артуга карамастан, Русия басып алган Кырымда да алан оештыру планы бар. Татарстаннан Кырымга быел 1600гә якын бала ял итәргә барачак.

"Сәләт"нең быел юбилей елы – 2024 елда әлеге хәрәкәткә 30 ел тула. Шушы дәвердә "Сәләт" бер кечкенә аланнан дистәләрчә мең баланы берләштергән зур хәрәкәткә әйләнде. Хәзер ул үз эшен дәүләт ярдәмендә башкара. "Сәләт"нең беренче җыены 1994 елда Арчада уза. Ул вакытта ул энтузиастлар көче белән башкарыла, беренче аланга 65 кеше җыела. Соңгы елларда "Сәләт" аланнарында һәм форумнарында дистәләрчә мең бала катнаша, алар арасында татар телен камил белмәгәннәре дә бар, кайбер дәресләр, остаханәләр урыс йә инглиз телендә дә оештырыла. Алай да, чараларның шактый өлеше татар телендә уза.

"Бала Сити"

"Бала-Сити" быел шәһәр һәм шәһәр читендәге аланнар гына түгел, чит илләрдә халыкара аланнар да уздыра: 8-17 яшьлекләр өчен 16-30 июньдә Лондонда узарга тиешле аланга билетлар сатылып беткән. Бер юллама бәясе 3000£ (очыш өчен аерым түләнә). 6-13 июльдә Сеул шәһәрендә South Korea Camp аланы програмында – корея мәдәнияте белән танышу програмы. Көз айларына Дубай һәм Малайзия аланнары планлаштырылган. Сайтта Татарстандагы аланнарда да, чит ил аланнары програмында да татар теленә кагылышлы чаралар күрсәтелмәгән.

Alima Academy мәктәбенең җәйге аланы

Татарстаннан читтәге аланнарга килгәндә, 26 июльдән 4 августка кадәр Монреальдә Tatar Alan узачак. 10 көнлек мәдәни, уку-укыту, спорт, сәяхәт програмы әзерләнгән. Аланны оештыручы Alima Academy мөдире Алимә Сәлахетдинова Азатлыкка сөйләвенчә, катнашучылар саны – 50 кеше, бүгенге көндә аланга билетлар сатылып беткән.

Алимә Сәлахетдинова
Алимә Сәлахетдинова

— Бу алан да татарча гына түгел, чөнки, беренчедән, татарча сөйләшүче балалар булса да, бөтенесе да яхшы сөйләшми – Төньяк Америкада андый мөмкинлек юк. Һәм, гомумән, безнең төп һәм беренче максат – балаларны үзара таныштыру, аларны дуслаштыру, нетворкинг ясау, алар үзләрен бик комфортлы хис итсен өчен. Ягъни, менә бу "татарча гына сөйләшсен" дигән кысалар булмасын дип теләр идек. Шул ук вакытта аерым яшәргә дип зур өй карадык: зур бер гаилә кебек яшәргә, анда татар мохитен, татар гореф-гадәтләрен, ниндидер кечкенә элементлар, гадәтләр булдырырга теләдек. Ягъни, акцентны телгә генә ясамадык. Шул ук вакытта татарча остаханәләр, татарча интерактив дәресләр була. Програмда һәр көн татар теле дәресе бар, кемнәр өчендер шомарту, кемнәр өчендер – өйрәнү. Ул теләүчеләр өчен генә, шулай ук әхлак дәресләре дә теләүчеләр өчен генә. Ә болай ул кэмп, заманча яхшы сыйфатта креатив алан булачак.

Татарстаннан аермалы буларак, чит илдә уку-укыту чаралары оештыруның үз авырлыклары бар – спонсорлар юк, оештыруы матди яктан авыр – урында кирәкле белгечләр юк, әйдәманнар җитми. Әти-әниләр белән эшләргә, моның кирәклеген аңлатырга туры килә. Узган ел АКШның Төньяк Каролина штатындагы Дарем шәһәренең Duke университетында узган Tatar Sammit вакытында gofundme аша акча җыю оештырылды, яшьләр өчен грант ясалды. Һәм анда дүрт проект җиңүче булды, шул җиңүчеләр акчалата бүләкләр алды. Җыелган акчаның бер өлеше татар аланына, уку-укыту програмына дип җыелган иде. Шул акчага педагогларның трансферын капларга исәплибез. Бу безгә бик зур ярдәм булды. Чөнки иң зур проблем – трансфер. Кайсы җирдә үткәрсәң дә, укытучылар китерүе бик кыйбат. Безнең педагоглар Төркиядән килә, әйдәманнар – Төньяк Америка яшьләре.

Ата-аналарның үзләренең татар мохитенә тартылуы сизелә. Татар җәмгыяте формалаша. Төньяк Америкада аңлау күбрәк. 2019 елдан башлап кешеләрнең күбрәк тартылуын сизәм. Быел тагын бер әйбер сиздем – кечкенә балалар күбрәк килә, ә без мәктәпне башлаганда күбрәк яшүсмер балалар иде. Ләкин аңлы рәвештә тартылу бар, мин аны күрәм. Шулай ук Tatar Sammit уздырганда да күрдек кешеләрне, быелгы Лос-Анжелестагы узган сабантуйда да күрдек. Гөрләп узды ул, чын-чынлап татар телле, башкорт телле милли сабантуй иде ул, уку-укыту да, концертлары, остаханәләре дә бар иде. Миңа калса, бу Төньяк Америка җәмгыятьләренең күрсәткече. Җәмгыятьләрнең дә түгел, ә татар гаиләләренең татар теленә, милли үзаңына тартылуын күрсәтә. Мөһаҗирлекнең дулкыны да сизелә – бик күп кеше күченде.

Бу – тел аланы түгел, андый максат куймыйбыз. Tatar Alan – милли алан, татар балаларын очраштырып, дуслаштырып, кызык, матур, файдалы ял ясар өчен. Мин лингвистик аланнар тәҗрибәсен күрәм, беләм, без дә киләчәктә шундый ноктада ясый алсак, шәп булыр иде дип уйлыйм.

  • Быел Татарстаннан 172 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү аланнарында ял итәчәк. Шул исәптән, 5 меңнән артык баланың Кара диңгез буендагы дүрт аланда ял итүе көтелә. 1 596 баланы Русия аннексияләгән Кырымга ял итәргә җибәрәчәкләр. Кырымда урнашкан "Сатера" аланында 700, "Сәләт - Ак Барс" аланында — 896 бала ял итәр дип көтелә.
  • 13 мең бала чатырлы аланнарда ял итәчәк. Чатырлы аланнар Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Азнакай, Мамадыш районнарында эшләячәк.
  • Гадәттәгечә Биләр тыюлыгы территориясендә иң зур чатырлы алан – "Сәләт" форумы оештырылачак, анда 2 меңнән артык бала катнашачак.
  • Быел Татарстанда мобилизацияләнүчеләрнең 2,6 мең баласы бушлай ял итәчәк. Бу хакта Яшьләр министрлыгы хәбәр итте.
  • Татарстанның балалар аланнарында совет классикасын, "Татаркино"ның заманча фильмнарын һәм гаилә кыйммәтләре, спорт, галәм турындагы заманча Русия фильмнары күрсәтергә тәкъдим ителгән. Заманча фильмнардан гаилә кыйммәтләре турында, әйтик, былтыр чыккан "Чебурашка" фильмын күрсәтергә кушканнар. Сүгенү сүзләре кергән, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый. Балаларга Григорий Лепс, Динә Гарипова, Дима Билан, Хәния Фәрхи һәм башкаларны тыңлатырга тәкъдим итәләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG