Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура "Пост-Русиянең азат дәүләтләр форумы"н "террорчы оешма" дип тануны таләп итә

"Пост Русия азат дәүләтләр форумының Брюссельдәге чарасы"нда катнашучылар. 2023 ел.
"Пост Русия азат дәүләтләр форумының Брюссельдәге чарасы"нда катнашучылар. 2023 ел.

Русия Югары мәхкәмәсе бу дәгъваны 14 ноябрьдә караячак.

Русия баш прокуратурасы Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм "Пост-Русиянең азат дәүләтләр форумы" иҗтимагый хәрәкәтен "террорчы оешма" дип тануны таләп итә. Бу хакта юстиция министрлыгы сайтына сылтама белән "ОВД-Инфо" яза.

Русия Югары мәхкәмәсенең эш кәгазьләреннән күренгәнчә, дәгъва мәхкәмәгә әле сентябрь ахырында ук кергән. Мәхкәмә аны 14 ноябрьдә карарга тиеш.

Юстиция министрлыгы "Пост-Русиянең азат халыклары форумы"н күз уңында тотамы, әллә моңа охшаш исемдәге башка оешманы "террорчы" дип танып тыюны сорыймы - билгеле түгел, дип искәртә "ОВД-Инфо".

2023 елда Русия баш прокуратурасы Польшада теркәлгән "Пост-Русия ирекле халыклары форумын" теләнмәгән оешма дип таныды.

Оешма фикеренчә, Форум эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", ә аның утырышларында "этнофетнәчел хәрәкәтләр лидерлары һәм чит ил спикерлары чыгыш ясый, аларда Русиягә каршы рух нык чагыла".

  • "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы - иҗтимагый хәрәкәт, ул Русия төбәкләренә күбрәк мөстәкыйльлек бирүне, хәтта аларның Русия Федерациясеннән чыгуын таләп итә.
  • Үзләренең социаль челтәрләрендә, әйтик Telegram-да һәм сайтларында үзләрен "Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре форумы буларак та тәкъдим итә.
  • Форум сайтында әйтелгәнчә, хәрәкәтнең төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
  • Форум спикерлары арасында татар активисты Нәфис Кашапов, башкорт активисты Руслан Габбасов, Америка аналитигы Януш Бугайски, Италия сәясәтчесе, элекке тышкы эшләр министры Джулио Терци Ди Сант-Агата һәм башкалар бар. Форум сайтындагы мәгълүматка күрә, киләсе утырыш быел 19 ноябрьдә Канадада үтәчәк.
  • Русия хакимиятләре төбәк хәрәкәтләренә һәм милли хәрәкәтләргә басымын даими арттырып тора. Быел июльдә Русия юстиция министрлыгы халыкара "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"не экстремист оешма дип табуны таләп итте. Тик мондый хәрәкәт юк. Министрлык фикеренчә, бу хәрәкәт "Русиянең бөтенлеген һәм күп милләтле бердәмлеген җимерергә" омтыла, шуңа аны Русиядә тыярга кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

This item is part of

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG