Башкортстан экоактивисты Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга ике мөрәҗәгать язган.
26 гыйнварда чыгарган мөрәҗәгатендә ул 2019 елда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм "Урал тау-металлургия ширкәте" баш мөдире Андрей Козицын белән очрашуда Сибай шәһәренә 200 млн сум вәгъдә ителгән иде, дип хәтерләтә.
2018 елда Сибайда төтен таралды һәм ис чыкты. Шәһәр башлыгы Рөстәм Афзалов төтен һәм ис чыганагы — тирәнлеге 500 метр, радиусы бер чакрым булган карьер булуын әйтте. "Учалы казылмалар эшкәртү комбинатының Сибай филиалыннан хәбәр итүләренчә, карьерда мәгъдән яна", диде ул. Сибайлар комбинатны сәламәтлеккә зыян китерә, компенсация түләсен дип, мәхкәмәгә бирә башлады.
"Урал тау-металлургия ширкәте" Сибай халкына акча түләмәячәген әйтте, әмма Радий Хәбиров оешманың шәһәр өчен 200 млн сум бирәчәген әйткән иде.
"Ул чакта Хәбиров шәһәр хакимиятләре бу акчаларны кайда кирәк дип саный, шунда тота алачак, дип әйткән иде һәм шәһәр халкын "мондый ярдәм чаралары алга таба да булачак", дип ышандырды. Алты елдан соң да сибайлар бу акчаларны күрмәде. Шуңа күрә тиз арада тикшерү уздырып, вәгъдә ителгән акчаларның ни өчен сибайларга килеп җитмәвен ачыклауны сорыйм. Әгәр акчалар чынлап та бүлеп бирелгән икән, алар кая киткән?", диелә беренче мөрәҗәгатьтә.
27 гыйнварда исә активист Александр Бастрыкинга Навальныйның Уфадагы штабы 2021 елда тикшеренү уздыруын хәтерләтә. Тикшеренүдә Хәбировның беренче хатыны Лариса Лукьянованың, хәзерге тормыш иптәше Каринэ Хәбированың һәм кызы Ританың Мәскәүдә барлыгы 330лап млн сумлык фатиры булуы әйтелә. Шул ук вакытта ул елны Хәбиров гаиләсенең рәсми керемнәре алты миллионлап сум булган.
"Шундый кыска вакыт эчендә чын керемнәрдән бу кадәр акчаны ничек җыеп өлгерергә мөмкин?" — дип сорый Бастрыкинга мөрәҗәгатендә Буранбай Әскәров. Ул Хәбировның якыннарында чынлап та бу фатирларның булуы ачыкланса, канунда каралганча эш итүне сорый.
- Узган атнада Башкортстанның Хәйбулла районы полициясе хезмәткәрләре активист Буранбай Әскәровка Русия административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе, 9нчы өлеше нигезендә беркетмә төзегән иде. (Медиада, мәгълүмати челтәрләрдә кешеләрнең гомере яки сәламәтлегенә, милеккә зарар китерердәй, иҗтимагый тәртипне бозу куркынычы уятучы дөреслеккә туры килмәгән, җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле мәгълүматны дөрес хәбәрләр кебек тарату).
- Беркетмәне WhatsApp-та ун айлап элек куйган статусы өчен төзегәннәр. Активист Мәскәүгә барырга җыенган чакта беркетмә төзелүе очраклы түгел дип саный.
- "Бу спектакль мин Баймактагы канлы провокацияләр мәсьәләсе белән Мәскәүгә барыр алдыннан булды. Башкалага бу проблемнар белән бармавым әйбәтрәк булачагына ишарә итүләре", дип язган Әскәров социаль челтәрләрдә.
- Былтыр яз көне экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сораган иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум