Accessibility links

Кайнар хәбәр

Экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сорый


Баймактагы каршылык чарасы
Баймактагы каршылык чарасы

"Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып киңкүләм тәртипсезлекләр чыгарды, максатлары - бик көчле эшчәнлек алып баруларының рәвешен китерү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды - Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", ди активист.

Башкортстан экоактивисты Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән. Ул Баймактагы каршылык чараларыннан соң провокаторларга һәм вазифадагы затларга җинаять эшләре ачуны сорый, дип җиткерә "Аспекты".

"Социаль челтәрләрдә күп санлы видеоматериаллар тарала, анда күренгәнчә, Башкортстан тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгәндә мәхкәмә бинасы янына җыелган сивил затларны провокацияли башлый", диелә мөрәҗәгатьтә.

"Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып киңкүләм тәртипсезлекләр чыгарды, аларның максаты - бик көчле эшчәнлек алып баруларының рәвешен китерү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды - мегафоннан 17 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", дип сөйли активист.

Шулай ук ул вазифадагы затлар да берни эшләми һәм бу җинаятьчел гамәл ди. Ул гаилә башлыклары канунсыз тоткарлануын әйтә, әмма алар белән бернинди тикшерү эшләре алып барылмый ди.

"Башкортстан мәхкәмәләре аша сак астында тоту вакытлары "автомат рәвештә" озайтылды. Тикшерү сак астына алу белән бәйле чикләү чарасы бирү турында мөрәҗәгать итә, әмма бу кешеләрнең гаиләнең бердәнбер туендыручысы булуы, күпләренең туганнары "махсус хәрби операциядә" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) катнашуы исәпкә алынмый", дип сөйли Әскәров.

Экоактивист "17 гыйнварда гражданнарны административ хокук бозуларга этәргән" өчен Баймактагы провокаторларга, " 4 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр барлыкка килгән вазгыятьтә гамьсезлек күрсәткән өчен" Баймакның һәм Баймак районының вазифадагы затларына җинаять эшләре ачуны таләп итә.

Күптән түгел Башкортстанда активист Урал Байбулатов "Баймак эше" нигезендә тоткарланганнарның туганнарын берләшергә чакырды. Ул бүгенгә сиксәннән артык кешенең тоткарлануын әйтте, аларның саны артырга мөмкин диде. Байбулатов "координацион яклау үзәге" оештырырга тәкъдим итә. Ул бу үзәктә һәр атна саен "Баймак эше"н тикшерү ничек баруы турында матбугат очрашуы уздырырга тәкъдим итә, республика башлыгы Радий Хәбиров белән очрашырга тырышу кирәк ди. "Сезгә бүген сәяси танылу кирәк, сездә ул юк", дип сөйли.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG