Башкортстанның Хәйбулла районы полициясе хезмәткәрләре активист Буранбай Әскәровка Русия административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе, 9нчы өлеше нигезендә беркетмә төзегән (медиада, мәгълүмати челтәрләрдә кешеләрнең гомере яки сәламәтлегенә, милеккә зарар китерердәй, иҗтимагый тәртипне бозу куркынычы уятучы дөреслеккә туры килмәгән, җәмәгатьчелек өчен әһәмиятле мәгълүматны дөрес хәбәрләр кебек тарату). Бу хәл 16 гыйнварда булган, дип җиткерә "Аспекты".
Буранбай Әскәров беркетмәне төзүдә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе вәкилләре һәм экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре дә катнашты, дип сөйли.
Беркетмәне WhatsApp-та ун айлап элек куйган статусы өчен төзегәннәр. Активист Мәскәүгә барырга җыенган чакта беркетмә төзелүе очраклы түгел дип саный.
"Бу спектакль мин Баймактагы канлы провокацияләр мәсьәләсе белән Мәскәүгә барыр алдыннан булды. Башкалага бу проблемнар белән бармавым әйбәтрәк булачагына ишарә итүләре", дип язган Әскәров социаль челтәрләрдә.
Былтыр яз көне экоактивист Буранбай Әскәров Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкиннан Баймактагы провокаторларга җинаять эше ачуны сораган иде.
"Полиция хезмәткәрләре канун таләпләрен бозып киңкүләм тәртипсезлекләр чыгарды, аларның максаты — бик көчле эшчәнлек алып баруларының рәвешен китерү иде һәм алар кешеләрне ялгыштырды — мегафоннан 17 гыйнварда көндезге сәгать өчтә Алсыновка хөкем карары яңадан каралачак дип әйттеләр һәм халыкка таралышырга юл куймадылар", диде активист.
- Былтыр 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
- Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
- Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
- Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
- Бер ел узуга Русиянең тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин "Баймак эше" нигезендә ничә кешенең мәхкәмә каршына басуын әйтте. Аның исемлегендә 67 кеше. Әмма Бастыркин исемелегендә тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлгән Рифат Даутов һәм сорау алудан соң үз-үзенә кул салган Миңнияр Байгускаров юк.
- "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
- 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
- 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум