Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда медиада тискәре хәбәрләрнең күләмен киметергә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Тегендә үтергәннәр, монда урлаганнар дип көннәр буе негатив чыгаруга корылган" каналлар һәм интернет-мәйданчыклар да бар ди депутат Рөстәм Ишморатов.

Башкортстан Дәүләт җыены депутаты Рөстәм Ишморатов үзе җитәкчелек итә торган сивил җәмгыять институтларын үстерү комитеты утырышында медиада негативның күләмен дәүләт дәрәҗәсендә киметү мәсьәләсен күтәргән. Бу хакта РБК җиткерә.

"Бездә Конституциягә һәм кануннарга ярашлы цензура була алмавы аңлашыла анысы, әмма шул ук вакытта "махсус хәрби операция" үткәрү белән бәйле эчке сәяси вазгыятьне исәпкә алсаң... Аеруча яшьләрдә дөньяны позитив кабул итүне формалаштыру кирәк", дигән ул.

Ишморатов БСТ каналын мактаган, алар тискәре мәгълүматны кимрәк бирергә тырыша дигән. Ә шул ук вакытта "тегендә үтергәннәр, монда урлаганнар дип көннәр буе негатив чыгаруга корылган" каналлар һәм интернет-мәйданчыклар да бар ди депутат.

"Безгә дә вакыт килгәндер бәлки? Бәлки ялгышамдыр, бу цензура түгел, дәүләт сәясәте буларак. 99 проценттан да артыгы тискәре мәгълүмат булмасын дисәк?"

  • 2022 елның 24 февралендә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте.
    Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була, медиаларга сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
  • Русиянең Украинага каршы алып барган сугышында Татарстанның "Яңа гасыр" (ТНВ) телеканалы да сугыш пропагандасы эшенә җигелде. Үзен татар каналы буларак тәкъдим итүче медиа сугышның беренче көненнән башлап бүгенгә кадәр Украина темасына зур игътибар бирә. ТНВ федерал каналлардагы "фашист", "неонацистлар" ярлыгын тагу алымын еш куллана, "сигез ел" төшенчәсен искә төшерә, контракт нигезендә сугышка барырга өнди. Украина сугышы хәтта милли тапшыруларга да үтеп керде. Хәбәрчеләр еш кына Украинага каршы сугыш башлаган Владимир Путин сүзләрен кабатлый.
  • Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2023 елның башында Татарстан матбугатына Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы турында язганда халыкта борчу тудыручы материаллар чыгармаска кушкан иде. Бу хакта ул 24 гыйнварда узган "Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының еллык утырышында белдерде.

    Ә быел Сәфәров Татарстан журналистларын ялган хәбәрләр белән көрәшергә чакырды. "Безнең уртак бурыч — "фейк"ларның таралуына юл куймау, халыкны ялган мәгълүматтан саклау һәм шул рәвешле аларны тынычландыру. Безгә оперативрак эшләргә кирәк. Бу хәбәрләрне аңлаешсыз итеп кире кагу гына җитми, аларны дәлилле эчтәлек белән эшләргә һәм күмәк көнбатыш омтылган киеренкелекне киметергә кирәк", дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG