Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Украинага һөҗүм турында иң яхшы әсәрләр өчен ел саен 10 млн сум бүлеп бирәчәкләр


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

30 көн эчендә бәйгене үткәрү тәртибе һәм низамнамәсе эшләнергә, әсәрләрне нинди критерийларга карап сайлап алачаклары билгеләнергә тиеш диелә.

Башкортстанда ел саен хәрби-патриотик темага, шул исәптән Украинадагы "махсус хәрби операция"гә (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай дип атарга куша) багышланган әсәрләр бәйгесе үткәреләчәк. Иң яхшы әсәрләрнең авторларына барлыгы 10 млн сум түләячәкләр. Бу карарны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалаган, дип җиткерә РБК.

Республика хөкүмәтенә бәйгене финанслау чыганагын билгеләргә кушылган. 30 көн эчендә бәйгене үткәрү тәртибе һәм низамнамәсе эшләнергә, әсәрләрне нинди критерийларга карап сайлап алачаклары билгеләнергә тиеш диелә.

Былтыр августта Башкорстанда республиканың язучылар берлеге "Заман авазы" дип аталган әдәби бәйге игълан иткән иде. Катнашучылардан патриотик рухтагы "Ватанга мәхәббәт тәрбияләүче" әсәрләр көттеләр.

"Илнең язмышы һәр язучының иҗатында һәрвакыт үзәк тема булды. Шуңа да бу бәйге бүген бик әһәмиятле. Безгә халыкның патриотик рухын күтәрергә, моның өчен лаеклы әсәрләр булдырырга кирәк", дип сөйләгәннәр язучылар берлегендә.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлганнан соң бу хәрби һөҗүмне тәнкыйтьләгән язучыларга чикләүләр кертелә башлады. Русия хакимиятен яклаган патриотик әсәрләр алга чыкты.
  • Сугышка каршы язучыларның китаплары китапханәләрдә киштәләрдән алынды, кибетләрдә дә яшереп куелды. Хәзер "Чит ил йогынтысында булган" авторларның китаплары 18+ дип тамгаланырга һәм үтә күренми торган тышлык белән капланырга тиеш. Интернет кибетләрдә андый басмаларны балигъ булуыңны дәлилләп кенә алып була, фотолары исә тышлыксыз куела. Кайбер китап кибетләре андый басманы крафт кәгазьләргә төреп саталар. Борис Акунин, Людмила Улицкая, Дмитрий Быков, Дмитрий Глуховский, Алексей Поляринов, Михаил Зыгарь, Леонид Парфенов, Наталья Баранова, Сергей Пархоменко, Александр Невзоров, Виктор Вахштайн, Екатерина Шульман, Владимир Кара- Мурза, Андрей Макаревич, Евгений Понасенков һәм башкаларның китапларын шундый хәлдә күрергә мөмкин һәм бу исемлек тулылана бара.
  • Татарстан язучылары сугыш темасына дәшмәү ысулын хуп күрә.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 1606, Башкортстаннан — кимендә 2006, ике республикадан кимендә 3612 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG