Accessibility links

Медиа: Мәскәү китапханәләрендә "ят агентлар" һәм сугышны тәнкыйтьләүчеләр китапларын алып куялар


Язучы Борис Акунин "Михаил Ходорковский" китабы белән, архив фотосы
Язучы Борис Акунин "Михаил Ходорковский" китабы белән, архив фотосы

Укучыларга бу китаплар "әлегә юк" дип әйтергә кушылган диелә.

Мәскәү шәһәре китапханәләрендә "ят агент" статусын алган авторлар яки Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләүче авторлар китапларын яшерәләр. Бу хакта The Village басмасы тикшерүендә әйтелә. Басма дүрт Мәскәү китапханәсендәге чыганакларга сылтанып яза.

Мондый китапларны киштәләрдән алып куялар, кулга бирмиләр һәм онлайн заказ ясау мөмкинлеген ябалар. Мәскәүнең Үзәк административ бүлгесендә "тыелган" авторлар исемлеген таратканнар, ди The Village. Аларның әсәрләре mos.ru сайтында эзләүдә чыкмаска тиеш диелә.

— Язучылар фамилияләрен оялып кына телефоннан санап узалар, — дип сөйләде басма чыганагы. Аның сүзләренчә, исемлеккә Борис Акунин, Михаил Зыгарь, Дмитрий Глуховский, Владимир Кара-Мурза, Дмитрий Быков, Андрей Макаревич, Екатерина Шульман һәм башка авторлар кергән.

Көньяк административ бүлге китапханәләренең берсендә халыкка хәзер 10 автор китабын бирмиләр. Укучыларга бу китаплар "әлегә юк" дип әйтергә кушылган, ди басма чыганагы. Моны ул якын арада китапханә көткән прокуратура тикшерүенә бәйли.

Моннан тыш китапханәләрдә ЛГБТ темасы була алган китапларны да яшерә башлаганнар. Телефоннан үз карамагына "хакимият ЛГБТ-пропагандасы дип саный алган" китапларны киштәләрдән алып куярга киңәш иткәннәр, дип яза The Village. Мондый күренеш Үзәк административ бүлгесенең ике китапханәсендә булган.

Цензура күренешләре сугышка каршы чыккан татар авторлары һәм артистларына карата да күзәтелә. Октябрь аенда Казанда күрсәтелгән Мостай Кәрим турындагы фильмда Чулпан Хаматованы башка актрисага алыштырганнар. Хаматованың өч ел элек дөнья күргән "Мостай" фильмыннан шигырь укыган өлешен "кисеп алганнар".

Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театры Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романына нигезләнеп куелган спектакльне үз репертуарыннан алып куйган. Февраль ахырында Яхина Русиянең Украинага каршы сугышын гаепләп чыккан иде.

  • 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде. Анда хәзергә 493 исем бар.
  • "Ят агентлар" өчен тыюлар саны да арта. Әйтик аларга дәүләт оешмаларында педагог булып эшләргә, балигъ булмаучылар арасында теләсә нинди мәгълүмат таратырга ярамаячак. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары була, бәйсез коррупциягә каршы экспертиза уздыра алмаячак. Алар бюджет оешмаларында, куәт оешмаларында эшли алмаячак.
  • Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылган юридик затларны гына түгел, физик затларны да тикшереп тора алачак. "Ят агент"ка дәүләттән матди ярдәм күрсәтелмәячәк. Әйтик ана капиталы яки күп балалы гаиләләргә, инвалидларга бирелә торган ярдәм бирелмәячәк.
  • Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Галина Арапова әйтүенчә, "ят агентлар" дип игълан ителгән оешмаларны тикшерүләр белән йончытып, ябылуга китерәчәкләр, ә "ят агент" кешеләрне тагын да билгесезрәк таләпләр белән интектерәчәкләр. Бу "кешеләрне актив сивил карашлар белән бәйле эшчәнлектән яки бөтенләй илдән чыгаруга" юнәлдереләчәк, дип саный ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG