Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан мобилизацияләнгән ирләрнең туганнары видеомөрәҗәгать чыгарды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Якыннары әйтүенчә, терелеп бетмәгәннәрне, яралыларны да штурмга җибәрәләр. "Егетләрне әсирләр кебек идән асларында тоталар. Йомыш белән чыкканда да бары тик автомат төбәве астында гына чыгарга ярый".

Башкортстаннан Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән ирләрнең туганнары Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видеомөрәҗәгать яздырган.

Алар 29601нче хәрби бүлекчәдә сугышучы ирләргә нинди мөнәсәбәт булуына зарлана.

Мобилизацияләнгән ирләрнең туганнары Путинга мөрәҗәгать итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00

"Безнең ирләр ике ел диярлек хәрби бурычларын лаеклы итеп үтәп килде. Марьинка белән Новомихайловканы һөҗүмгә тотты, кемдер кулсыз һәм аяксыз калды. Яралыларны ут эченнән алып чыктылар, тик берсен дә искә алучы да, бүләкләүче дә булмады" , дип башлана мөрәҗәгать.

Хәзер хәлләр тагын да авыррак - Башкортстан ирләрен "гади офис эшчеләре" булуларына карамастан терәк пунктлар штурмына җибәрәләр, ди алар. Якыннары терелеп бетмәгәннәрне, яралыларны да штурмга җибәрәләр ди.

"Безнең егетләрне әсирләр кебек идән асларында тоталар. Йомыш белән чыкканда да бары тик автомат төбәүе астында гына чыгарга ярый. Сулары белән ризыклары бармы - билгесез. Мобилизацияләнгәннәрнең шәхси милкен, документларын да тартып алганнар", ди туганнары.

Алар 29601нче хәрби бүлекчәдә башбаштаклыкны туктатуларын, хәрбиләргә шәхси әйберләрен кире бирүне, гаеплеләрне җәзага тартуларын, хәрбиләрне демобилизацияләүне таләп итә.

  • Русиядә "өлешчә мобилизация" 2022 елның 21 сентябрендә игълан ителде. Мобилизация кысаларында гаскәргә чакырулар әлегә юк, әмма юридик яктан мобилизация әле дә дәвам итә. Чөнки аның төгәлләнүе турында Владимир Путин фәрман имзаламады.
  • Былтыр ноябрь ахырында мобилизацияләнгәннәрнең туганнары ирләрне сугыштан кайтаруны сорап Хәбировка мөрәҗәгать иткән иде. Алар ирләрнең "тимер булмавын", бер елдан артык окопларда яшәвен искәртте.
  • Аңарчы Башкортстанда мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен ялга өйгә җибәрмәүләренә зарланды.
  • Татарстаннан мобилизациягә эләгүчеләрнең туганнары: ирләребезне идән астында тотып, "һөҗүмгә ризалашырга мәҗбүр итәләр" дип белдергән иде. "Алар анда күселәр кебек, ач һәм пычрак килеш утыра" дип сөйләде алар.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG