Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босниядә сугыш вакытында шартлатылган борынгы Арнаудия мәчете кабат ишекләрен ачты


Арнаудия мәчете
Арнаудия мәчете

Босния һәм Һерцеговина эчендәге Серб республикасының Баня-Лука шәһәрендә сугыш вакытында шартлатылган борынгы мәчет янә сафка басты. Мәчетне торгызуга Төркия ярдәм иткән.

Босния сугышы вакытында серб милләтчеләре тарафыннан шартлатылган Баня-Лука шәһәрендәге борынгы Арнаудия мәчете кабат үз ишекләрен ачты. 400 еллык тарихы булган, XVI гасырда төзелгән һәм ЮНЕСКО исемлегендә булган гыйбадәт йорты 1993 елның 7 маенда төбәктәге милләт һәм динара низаг сәбәпле башланган сугышта шартлатыла.

Мәчет шартлатылганнан соң калган ташлар
Мәчет шартлатылганнан соң калган ташлар

Баня-Лука шәһәрендәге мәчетнең кайчан да булса кабат торгызылачагына беркем дә өметләнми. Менә 31 ел узгач мәчет кабат үз ишекләрен ачты.

"Мәчет ишекләре мөселманнарга гына түгел, ә башка дин вәкилләре өчен дә һәрдаим ачык булачак", диде баш имам Муамар Оканович.

Мәчет ачылышы тантанасы
Мәчет ачылышы тантанасы

Босния һәм Һерцеговина Ислам җәмгыяте мәгълүматларынча, җиде елда мәчетне төзекләндерүгә барлыгы 3,3 миллион доллар киткән. Гәрчә мәчет яңа кебек күренсә дә, аны төзекләндерүдә XVI гасырдан калган ташлар да кулланылган.

"Бу артефактлар, бу фрагментлар һәрбер кунак һәм мәчеткә килгән һәрбер кеше өчен дистә еллар элек булган вакыйгаларның башка кабатланмаска тиешлеген искәртеп торырга зарур", ди Оканович. "Барыбыз өчен дә төп бурыч — җимерүче түгел, ә төзүче булу", дип өсти ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

1992-95 елларда Босния сугышы вакытында Босния һәм Һерцеговина эчендәге Серб республикасының Баня-Лука шәһәрендә бәрелешләр булмаса да, шәһәр алдан планлаштырылган системлы этник чистартуларга дучар була. Бу серб булмаган халыкларны һәм аларның мәдәни мирасын юк итүгә китерә.

Сәяси кризис нәтиҗәсендә 1991 елда Югославиядән 4 республика аерылып чыкты: Словения, Хорватия, Босния һәм Һерцеговина һәм Македония (хәзер Төньяк Македония). Күп милләтле Босниядә милләтара һәм динара низаг көчәя барды, 1991 ел мәгълүматына күрә илдә 43 процентка якын Босния мөселманы, 31 процентка якын серблар һәм 17 процентка якын хорватлар яшәгән. 1992 елда Босния һәм Һерцеговина бәйсезлеге игълан ителгәч, сербларның сәяси көчләре илдә Серб (Србска) республикасын оештыруын белдерә, хорватлар исә Һерцег-Босна хорват республикасын (Hrvatska Republika Herceg-Bosna) игълан итә. Өч як үзара килешә алмый. Төрле яклар низагның сугышка кайчан күчүен үзенчә бәяли. Серблар аны 1 мартта башланган ди. Боснияләр һәм хорватлар фикеренчә, сугышның беренче корбаннары – 1992 елның 5 апрелендә марш вакытында атып үтерелгән Суаду Дилберович һәм Ольга Сучич булган (алар серб дәүләт эшлеклесе Радован Караджич әмере белән үтерелгән дип санала). Сугыш шул вакытта башланган дип санала.

1993 елның 7 маенда беренче булып Баня-Лукадагы Фәрхәт-паша мәчетен (Фәрхәдия) җимерәләр .

Фәрхәдия 1950 елда ЮНЕСКОның мәдәни мирас исемлегенә кертелгән мәчет. Әлеге гыйбадәт йорты шулай ук берничә ел элек төзекләндерелде һәм 2016 елның 7 маенда рәсми ачылды.

Арнаудия мәчете дә шундый ук язмышка дучар була. Аны юк итүгә Серб республикасы җитәкчелеге рөхсәт бирә. Шул юл белән алар ислам мирасын юк итәргә уйлый.

Ике мәчетне юк итү өчен ныклы әзерлек барганы көн кебек ачык була, әмма җинаятьчеләр табылмый.

1995 елда Босниядә сугыш тәмамланганда Баня-Лукада барлык мөселманнар һәм хорватлар — сугышка кадәр булган халыкның 30 проценты — шәһәрдән китә. Серб республикасының сәяси һәм финанс үзәге саналган, этник серблар өстенлектә булган шәһәргә күпләр инде әйләнеп кайтмый.

Имам Оканович өчен мәчетне төзекләндерү һәм ачу Баня Лука шәһәре өчен генә түгел, ә Серб республикасы һәм Босния-Һерцеговина тарихы өчен дә яңа бер бит булып тора.

1992-95 елларда Босния сугышында барлыгы 614 мәчет җимерелгән һәм 307сенә зыян салынган. Шулай ук 353 католик чиркәве, 125 православ гыйбадәт йорты җимерелгән яки зыян күргән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG