Accessibility links

Кайнар хәбәр

Босния сугышына 30 ел: "Җир өчен әхлаксыз һәм мәгънәсез сугыш"


Сребреницада корбаннарны искә алу мемориалы
Сребреницада корбаннарны искә алу мемориалы

Босния сугышы нигә башланды? Ул нинди югалтулар һәм афәтләргә китерде? Сугыштан нинди нәтиҗәләр ясап була? Азатлык Босния сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан шул вакыйгаларны искә ала. 

30 ел элек Босния һәм Һерцеговинада сугыш башланды. 3 ел дәвам иткән һәм 100 меңләп кеше гомерен алган сугышны "Икенче дөнья сугышыннан соң Европада иң канкойгыч низаг" дип атыйлар. Хәзер инде бу "атамага" Русия Украинада башланган сугыш дәгъва итә башлый.

Корбаннар саны белән Русиянең Украинага һөҗүме әлегә Босния сугышы кебек зур саннар белән танылмаса да, апрель башында Бучада билгеле булган вакыйгалар бар дөньяны тетрәтте. Күп кенә кешеләрнең аңына шунда ук Сребреницадагы күпләп үтерү (1995) искә төште.

Босния сугышы башлануга 30 ел тулу уңаеннан Азатлык әлеге вакыйгаларны искә ала һәм кыскача тарихны барлый.

СУГЫШ КАЙЧАН ҺӘМ НИГӘ БАШЛАНДЫ

Сәяси кризис нәтиҗәсендә 1991 елда Югославиядән 4 республика аерылып чыкты: Словения, Хорватия, Босния һәм Һерцеговина һәм Македония (хәзер Төньяк Македония). Күп милләтле Босниядә милләтара һәм динара низаг көчәя барды, 1991 ел мәгълүматына күрә илдә 43 процентка якын Босния мөселманы, 31 процентка якын серблар һәм 17 процентка якын хорватлар яшәгән. 1992 елда Босния һәм Һерцеговина бәйсезлеге игълан ителгәч, сербларның сәяси көчләре илдә Серб (Србска) республикасын оештыруын белдерә, хорватлар исә Һерцег-Босна хорват республикасын (Hrvatska Republika Herceg-Bosna) игълан итә. Өч як үзара килешә алмый.

Босния башкаласы Сараевога серб көчләре һөҗүме вакытында каршылык күрсәтүче босниялеләр. 12 июль 1992
Босния башкаласы Сараевога серб көчләре һөҗүме вакытында каршылык күрсәтүче босниялеләр. 12 июль 1992

Төрле яклар низагның сугышка кайчан күчүен үзенчә бәяли. Серблар аны 1 мартта башланган ди. Боснияләр һәм хорватлар фикеренчә, сугышның беренче корбаннары – 1992 елның 5 апрелендә марш вакытында атып үтерелгән Суаду Дилберович һәм Ольга Сучич булган (алар серб дәүләт эшлеклесе Радован Караджич әмере белән үтерелгән дип санала). Сугыш шул вакытта башланган дип санала.

Босния – таулы ил һәм андагы халыклар һәм җәмгыятьләр чагыштырмача изоляциядә яшәгән, бер-бере белән күп аралашмаган. Югославия таркалгач һәм кризис башлангач, җәмгыятьләр тиз генә этник принцип белән берләшкән һәм бер-беренә каршы оешкан, дип саный Балкан илләре белгече, Carnegie.ru мөхәррире Максим Саморуков.

Максим Саморуков
Максим Саморуков

— Төп проблем нәрсәдә булды? Югославиядә серблар иң зур этнос булса, аннан чыккан Босниядә алар инде азчылыкка әйләнде. Монда низаг котылгысыз иде. Икенче яктан бәйсез булырга теләгән Босния мөселманнары булган, — дип аңлата сугыш башлануын Саморуков.

СУГЫШ АФӘТЕ: ЮГАЛТУЛАР ҺӘМ ҖИНАЯТЬЛӘР

Төрле саннарга күрә, сугыш барышында 70-200 меңгә якын кеше һәлак булган. "Консенсус саны" буларак 100 мең корбан санала. Сараеводагы тикшеренү үзәге сугышта кимендә 97 207 кеше һәлак булуын төгәл ачыклады, алар арасында 57 523 кеше хәрби булса, калган 39 684 кеше сивил халык. Үтерелгәннәрнең өчтән ике өлеше (64 036) Босния мөселманнары булган.

— Камералардан читтә босния серблары җитәкчелеге көчләү һәм террор кампаниясен оештырды. Аңа хатын-кызларны күпләп көчләүләр, күз алдына китермәслек газаплаулар һәм концентрацион лагерьлар керә. Гомумән алганда, 2 миллионнан артык кеше яшәгән җирләреннән куылды (сугышка кадәр илдә 4,3 млн кеше яшәгән- ред.). 900 меңләп кеше күрше илләрдә һәм Көнбатыш Европада сыену тапты, 1,3 миллионга якын кеше Босниянең башка районнарына китәргә мәҗбүр булды.

Маргарет Тэтчер, 1979-1990 елларда Британия премьер-министры (чыганак).

Инфраструктура ягыннан нинди югалтулар дигәндә, Босния һәм Һерцеговинада барлык биналарның өчтән ике өлеше зыян күргән. 2 мең чакрымга якын юллар юк ителгән, 70 күпер һәм барлык тимер юллар җимерелгән.

Сугыш дәвамында ил буйлап концентрацион лагерьлар төзелгән. Сугыштан соң Һааг мәхкәмәсендә ачыкланганча, лагерьларда үтерү, газаплау, көчләү һәм кырыс мөнәсәбәт гадәти күренеш булган. Йөзләрчә кеше ул лагерьларда ачлык, газаплау, кыйнаулардан һәлак булган.

Сербларның мөселман кызларны күпләп көчләве дә сугыштан соң расланды. Һааг трибуналында Босния серблары офицеры Драган Зеленович 1992 елда мөселман хатын-кызларны төркемләп көчләүдә, газаплауда һәм кыйнауда катнашуын таныды. Хатын-кызларны систематик көчләү БМО хисабында да теркәлде. Көчләүдән зыян күргән хатын-кызлар саны 20-50 мең дип китерелә.

Сребреницада бер гаилә серблар һөҗүме вакытында базда качып утыра. 22 март 1993
Сребреницада бер гаилә серблар һөҗүме вакытында базда качып утыра. 22 март 1993

СРЕБРЕНИЦАДА КҮПЛӘР ҮТЕРҮ

Сугышның иң тетрәндергеч вакыйгасы 1995 елда Сербреницада кешеләрне күпләп үтерү булды. Соңгы көннәрдә бу вакыйга Русия хәрбиләренең Киев янындагы Буча шәһәрендә тыныч халыкны үтерүе ачыклангач аеруча искә алына. БМО Халыкара мәхкәмәсе һәм элекке Югославия эшләрен караучы Халыкара трибунал Сребреницадагы күпләп үтерүне геноцид дип таныды.

1993 елда БМО тарафыннан "иминлек зонасы" дип аталган Сребреница анклавына 1995 елның 11 июлендә Босния серблары бәреп керде. Ул чакта БМОның тынычлык саклау көчләре бу җирне саклый алмады һәм чигенде. БМО тәкъдиме белән серблар хатын-кызларга, балаларга һәм олы яшьтәгеләргә Тузлага качу мөмкинлеге бирде, Сребреницадан киткән 35 меңгә якын качак теркәлгән (Халыкара сәламәтлек оешмасы теркәгән сан). Эвакуация вакытында серб хәрбиләре ир-атларны үткәрмәгән, аларны аерым автобусларда алып киткәннәр.

Серб хәрбиләре Босния ир-атларын төркемнәргә бүлгән, һәр төркем аерым урнаштырылган. Аларга ашарга бирелмәгән, бераз су гына тәкъдим ителгән. Беренче күпләп атулар 13 июльдә башланган. Кешеләрне баракларга гранаталар ташлап та үтергәннәр. Югославия эшләрен караучы Халыкара трибунал ул көннәрдә 7-8 мең босния мөселманы үтерелгән дип белдерде. Үтерүне генерал Ратко Младич җитәкчелегендә Србска республикасы армиясе солдатлары башкарганы расланды.

СУГЫШ НИЧЕК ТӘМАМЛАНДЫ

1995 елның 21 ноябрендә АКШның Дейтон штатында тынычлык килешүе тексты әзерләнде. Аны 14 декабрьдә Босния һәм Һерцеговина президенты Алия Изетбегович, Сербия президенты Слободан Милошевич һәм Хорватия президенты Франьо Туджман имзалады.

Дэйтонда тынычлык сөйләшүләренең чираттагы раундын башлар алдыннан Босния президенты Алия Изетбегович (сулда) Сербия президенты Слободан Милошевич белән кул кысыша. Хорват президенты Франьо Туджман уртада. 1 ноябрь 1995
Дэйтонда тынычлык сөйләшүләренең чираттагы раундын башлар алдыннан Босния президенты Алия Изетбегович (сулда) Сербия президенты Слободан Милошевич белән кул кысыша. Хорват президенты Франьо Туджман уртада. 1 ноябрь 1995

Килешү нигезендә, Босния һәм Һерцеговина территориясенә НАТО гаскәрләре кертелде (60 меңләп хәрби). Республика ике өлештән торачак дип килешенде: Босния һәм Һерцеговина федерациясе һәм Србска республикасы. Башкала булып Сараево шәһәре калды. Босния мөселманнарына һәм хорватларга җирнең 51 проценты эләкте, серблар 49 процент җирне алды.

Халыкара трибунал гаепләгән кешеләргә дәүләт вазифаларын биләү тыелды. Шулай итеп, дәүләт хезмәтеннән Радован Караджич, Ратко Младич, Дарио Кордич һәм башкалар читләштерелде. Дәүләт башлыгы урынына президиум оештырылды, аңа һәр халыктан берешәр вәкил сайлана. Халыкара Һааг трибуналы сугыштан соң озак еллар эшләде, ул хәрби җинаятьләрне оештыручыларны хөкем итте.

— Мөгаен, төп нәтиҗә шул: XXI гасырда җир өчен сугыш әхлаксыз гына түгел, мәгънәсез дә. 1995 елда меңнәрчә кеше Сребреницада һәлак булды, тарафлар шәһәр өчен сугышты, ә хәзер анда яшәрлек кешеләр дә юк. Ел саен меңнәрчә кеше Босниядән китә, һәм бу мәңге шулай булыр кебек.

Максим Саморуков, Балкан илләре белгече, Carnegie.ru мөхәррире.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнеңкулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG