Accessibility links

Британия тышкы эшләр министры Русияне кичекмәстән Кара-Мурзаны азат итәргә чакырды


Владимир Кара-Мурза
Владимир Кара-Мурза

Владимир Кара-Мурза 4 июльдә Җәхаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) хастаханәсендә ята, аңа әле дә адвокатларны кертмәделәр. Аның хәле турында берни билгеле түгел.

Британия тышкы эшләр министры Дэвид Лэмми Русияне кичекмәстән оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны азат итәргә чакырды. Лэмми аның "Украинадагы сугыш турында дөресен сөйләргә кыюлыгы җитте", шуңа күрә ул төрмәдә бик начар шартларда тотыла, дип белдерде.

"Аны абсурд мөддәткә - 25 елга хөкем иттеләр. Бу русияләр президент Путинның канунсыз сугышы чынбарлыгы турында белер дип Кремльнең тирән куркуда булуын күрсәтә һәм Русия хакимиятләренең оппозициягә каршы максатчан репрессияләренең тагын бер дәлиле булып тора", диде Дэвид Лэмми.

Шулай ук министр Кара-Мурзага адвокатларны кертмәүләренә, Британия илчелегенә аңа консуллык ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирмәүләренә борчылу белдерде.

Владимир Кара-Мурза 4 июльдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) хастаханәсендә ята, аңа әле дә адвокатларны кертмәделәр.

Сәясәтченең хәле турында да, ни өчен хастаханәгә ятуы хакында да инде берничә көн буе берни билгеле түгел. Элегрәк сәясәтченең хатыны Евгения Кара-Мурза иренең ике тапкыр агулану нәтиҗәсендә полинейропатиядән изалануын сөйләгән иде. Бу авыруы булган кешеләр җәза үтәүдән азат ителергә тиеш.

7 июльдә Кара-Мурза журналист Валерий Нечайга хат язган булган. Анда ул чирләп китүе турында әйтмәгән.

  • 2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аны дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепле дип таптылар. Кара Мурза Омски өлкәсендәге 7нче төзәтү колониясендә утыра.
  • Төрле саннарга караганда, меңләп кеше Русиядә сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Русиянең сәяси тоткыннары арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар. 30 ноябрьдә "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

🛑 Русиядә Азатлык томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG