Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бу ялларда Мамадышның Җөри авылында керәшеннәрнең Питрау бәйрәме үтәчәк


"Питрау" бәйрәмендә. Архив фотосы
"Питрау" бәйрәмендә. Архив фотосы

Бәйрәмне оештыруга 10 млн сум бирелгән.

Шимбә көнне - 13 июльдә Татарстанда керәшеннәрнең Питрау бәйрәме үтәчәк. Анда 50 мең кешенең килүен көтәләр.

Питрау гадәттәгечә Мамадыш районының Җөри авылында узачак, аны оештыруга 10 млн сум акча бүлеп бирелгән, дип яза "Бизнес Online".

Кунаклар өчен "Димче" танышу аланы һәм керәшен утарлары эшләячәк. Бәйрәмдә катамараннарда узышачаклар, йөзүчеләр ярышачак, ике тәгәрмәчле арбалар белән ат ярышлары да көтелә.

Шулай ук бәйрәмдә милли көрәш булачак. Җиңүчегә ничә сум бирәселәрен әйтмиләр. Былтыргы Питрауда баш батырга ярты миллион сум акча бирделәр. Башка елларда машина бирәләр иде. Питрауның баш батырына ни өчен машина бирелмәвен Русиядә машиналарның кыйбатлануы белән бәйле дип фаразларга мөмкин.

Бәйрәмдә төп чыгыш ясаучы - "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле булачак. Шулай ук Питрау бәйрәменә репертуарларында керәшен җырлары булган артистлар да чакырылган.

Кызлар "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашачак. Алар "Республика чибәре" һәм "Мамадыш чибәре" дигән исем өчен көрәшәчәк. Республика чибәре дип табылган кызга 50 мең сум, Мамадыш районыныкына - 30 мең сум акча бирелә. Бәйгедә катнашучы һәр кызга 10ар мең сум түләнәчәк.

Быелгы Питрауга Түбән Кама, Балтач, Балык бистәсе районыннан, Чиләбе һәм Башкортстаннан да керәшеннәр киләчәк диелә. Алар үзләренең милли традицияләре һәм йолалары белән бүлешәчәк.

  • Русиядә 2021 елда җанисәп узды. Росстат татарның кайбер төркемнәрен аерым милләт итеп санаган иде. Татарстанда керәшеннәр булып 25 мең кеше язылган.
  • Тарихи фәннәр докторы, академик Рафаил Хәкимов Азатлык белән әңгәмәсендә Мәскәүгә татарның санын киметү кирәк дип фикер белдергән иде. "Керәшеннәр: "Без аерым халык", дип йөри. Халык саны алдыннан керәшен татарлары активлашып ала. Беренчедән, бу очракта кемдер котырта. Икенчедән, инкыйлабка кадәр керәшеннәр аерым язылган иде. Әмма ул милләт буларак түгел, дингә карап, сословие булып язылган. Шуңа аз гына буталыш бара. Керәшен Сабантуе – Питрауга баргач, алар белән якыннан аралаштым. Алар нинди аерым халык булсын? Татарның татары! Барысы да татарча сөйләшә, бөтен бәйрәм татар телендә уза", диде ул
  • Шул ук вакытта кайбер керәшеннәр Азатлыкка, татарлардан аермалы буларак, без гореф-гадәтләребезне яхшырак сакларга тырышабыз диде. Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов "аз санлы халыклар тыгызрак һәм дусрак була, чөнки аларның үзләренән башка ышанычлары юк. Шул очракта гына без җырларыбызны мөмкин кадәр саклап, туплап, киләсе буынга җиткерербез дип уйлыйм" дип сөйләгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG