Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш белән Медведев тәүге тапкыр очрашты


Зур сигезлек сөйләшүләре барышында Русия президенты Дмитрий Медведев белән АКШ президенты Джорж Буш беренче тапкыр очрашты.

Oчрашу вакытында ике җитәкче АКШ ракета саклану системы, Иран һәм башка мөһим көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләште.

Бүген Япониянең Хоккайдо утравында Зур сигезлекнең саммиты уза. Әлеге саммит барышында Америка презенты белән Русиянең яңа сайланган президенты Медведев бергә сөйләште.

Ләкин ике җитәкче көнчыгыш Европада төзеләчәк саклану ракеталары системы мәсьәләсендә уртак тел таба алмады. АКШ көнчыгыш Европода саклану калканы төзергә җыена, ләкин Русия бу проектны үз иминлеге өчен куркыныч тудыруын дәгъва итеп, планга каршы чыга.

Май аенда президентлык вазифасына керешкән Медведев, Мәскәү белән Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләр арадагы фикер аермаларына карамастан көчле булуын белдерде.

Русия Кирмәне җитәкчесе Бушга исеме белән эндәшеп, Вашинтон белән мөнәсәбәтләрнең Буш президентлыгыннан соң да шулай дәвам итәчәген әйтте:

“Мин барсыда үз тәртибендә дәвам итәр дип уйлыйм, мөнәбәтләр тагын да яхшырыр. Мин бу турыда Джоржга да әйттем, ягъни кирәк булган очракта без яңа киләчәк хакимият белән дә яхшы мөнәсәбәтләр төзиячәкбез. Ләкин агымдагы хакимият белән мөнәбәтләребезне әле ныгытып дәвам итәрбез.”

АКШ бу атнада көнчыгыш Европада саклану калканы төзү өчен Чехия белән килешүгә кул куячак. Вашингтон шул ук вакытта 10 саклану ракетасын Польшада урнаштыру өчен дә сөйләшүләрен дәвам иттерә.

Вашингтон әлеге саклану ракеталары системын АКШка беректәш илләрне Иран кебек хәйләкәр илләрдән саклау максатында төзелүен, ләкин аның Русиягә каршы кулланылмаячагына ышандыра. Русия исә, бу планның ил иминлегенә янавын, мондый системаны Европада булдыру Европа иминиятенә зыянлы булачагын әйтә.

Буш каршылыкларга карамастан, Вашингтон Иранны атом тырышлыкларын туктату кебек мөһим мәсьәләләрдә Мәскәү белән хезмәттәшлеген дәвам итәчәген белдерде:

“Мәсәлән, Русия белән АКШ арасында Иран кебек, ягъни Тәһран режимының уран баетуы трышлыгын туктату юнәлешендә бергә хезмәттәшлек күрсәтте һәм бу хезмәттәшлек шулай дәвам итәр дә.”

Буш моннаң 7 ел элек Владимир Путин белән очрашканда: "Мин аның күзләренә карап, күңелен күрдем", дигән иде. Әммә Буш бу юлы Медведев белән очрашу вакытында мондый сүзләр әйтмәде. Ул Медведевны "акыллы һәм үзеннән имин" дип кенә тасвирлады. Буш шул ук вакытта мөддәтенең тәмамланмавын һәм әле ике арада башкарыласы эшнең күп булуына басым ясады:

“Мин әле 6 ай дәвамында үз вазифамда булачакмын. Мөддәтем тәмамланырга күп вакыт калмаса да, мин эшемне дәвам итәм әле. Шуңа без бергәләп, мөһим эшләр башкара алырбыз."
XS
SM
MD
LG