Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмына финанслар кимегән


2025 елга кадәр республикага 1 050 чит ил кешесен күчерү күздә тотыла.

2024-2025 елларда чит илләрдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерергә ярдәм итү програмына 2,16 млн сум бүленгән. Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карарда әйтелә.

2024 елда програмга финанслар 65 мең сумга кыскартылган. Моңа кадәр ул 1,125 млн сум тәшкил итсә, хәзер 1,06 млнга калган. Чыгымнарның 636 меңе федераль үзәктән бүленәчәк. 2025 елда исә 1,1 млн сум тотылачак.

Дәүләт програмы нигезендә 2019-2025 елларда Татарстанга 1 050 кешене күчерергә ярдәм итү күздә тотыла. Аларның 40 проценты ким дигәндә урта һәм югары белемле һәм 7 кешенең фәнни дәрәҗәсе булырга тиеш. Республикага күчүчеләрнең 70 процентына биредә эшләргә кирәк булачак. Чит илдән төпләнүчеләрне социаль ярдәм, вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итәргә ышандыралар.

Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмы нигезендә 2019 елда 298 гаилә күченергә теләк белдерүе әйтелде. Ватандашларның бары 35 проценты гына татар икәне ачыкланды. Калган 15 проценты - урыс, 11 проценты - үзбәк, 39 проценты башка милләт вәкилләре булды. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек илләрдән.

Татарстанга кайткан ватандашлар арасында эш, торыр җир таба алмый йөрүчеләр дә бар. 1990нчы елларда ирексездән күчеп кайтучы статусында Үзбәкстаннан Татарстанга кайткан Айрат Габдуллин элегрәк Азатлыкка "Татарстанга күчеп кайтучыларны беркайчан да киң колач җәеп каршы алмадылар һәм алмаячаклар да" дип белдергән иде.

Узган елларда Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан читтәге милләттәшләр белән эшләгәндә Русия хакимияте сүзеннән чыкмаска кушкан иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG