Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

14:09 20.5.2020

Дөнья банкы: коронавирус сәбәпле 60 млн кеше фәкыйрьлеккә төшәргә мөмкин

Коронавирус пандемиясе китереп чыгарган икътисади кризис аркасында бөтен дөнья күләмендә 60 мле кеше “соң чиктәге фәкыйрьлек” хәленә төшәргә мөмкин. Бу турыда Дөнья банкы җитәкчесе Дэвид Малпас белдергән, аның белдерүе оешманың сайтында дөнья күргән.

“Безнең бәяләү нигезендә, 60 миллионга кадәр кеше соң чиктәге фәкыйрьлек шартларында яшәргә мәҗбүр булачак, бу безнең соңгы өч елда фәкыйрьлеккә каршы көрәштә ирешкән алга китешне юкка чыгара”, дигән Мэлпас.

Дөнья банкы билгеләмәсенә ярашлы, көнлек кереме 1,9 доллар һәм аннан кимрәк булган кешеләр “соң чиктәге фәкыйрьлек” хәлендә яши дип санала.

Моннан тыш, оешма 2020 елда дөнья икътисады минус 5 процентка кадәр рецессия кичерер дип фаразлый.

13:58 20.5.2020

Татарстан коронавирус үлемнәре иң аз булган төбәкләр арасында аталды

Татьяна Голикова
Татьяна Голикова

Татарстан Тамбов һәм Свердловски өлкәләре белән бергә COVID-19 китереп чыгарган үлемнәр иң азы булган төбәкләр өчлегендә. Бу хакта Федерация Шурасында чыгышында Русия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткән.

“Бүгенге көндә COVID-инфекциясеннән үлемнәр күрсәткече Русиядә 0,95 процент тәшкил итә, бу тулаем дөнья күрсәткеченнән сизелерлек кимрәк. Иң түбән күрсәткеч диясем килә” дигән Голикова.

Русия төбәкләре арасында коронавирус белән авыручылар һәм аннан үлүчеләр нисбәте ягыннан Тамбов, Средловски өлкәләре һәм Татарстанның күрсәткечләре түбән булуы әйтелде.

Тамбов өлкәсендә 20 майга бу күрсәткеч 0,23 процент (2154 йогышлану очрагына 5 үлем туры килә), Свердовски өлкәсендә - 0,25 процент (3134 очракка 8 үлем) һәм Татарстанда - 0,32 процент (2475 очракка 8 үлем).

11:25 20.5.2020

Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 300 меңнән артты

Татарстанда узган тәүлектә тагын 75 кешедә коронавирус рәсмән расланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада барлыгы 2475 кешегә коронавирус йоккан, 1452 кеше савыккан. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Алдагы көннәрдә республикада коронавирустан сигез кеше үлгән иде.

Башкортстанда узган тәүлектә 88 кешедә COVID-19 расланган. Республикада яңа вирус барлыгы 2335 кешедә рәсмән теркәлгән, 714 кеше савыккан. Соңгы тәүлектә тагын бер кешенең үлеме турында әйтелә. Эпидемия башыннан бирле республикада 18 кеше коронавирустан үлгән.

Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны 8764 кешегә арткан, 135 кеше үлгән. Барлыгы 308 705 кеше коронавирус йоктырган, 2972 кеше үлгән, 85 392 кеше савыккан.

08:51 20.5.2020

20 майга төп иртәнге хәбәрләр:

  • Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 4 миллион 900 меңнән арткан. 323 мең кеше үлгән, 1 миллион 689 мең кеше сәламәтләнгән.
  • АКШта авыручылар саны 1 миллион 528 меңгә җиткән, Русиядә – 299 меңнән, Бразилиядә – 271 меңнән, Британиядә – 250 меңнән, Испаниядә 232 меңнән арткан.
  • Русиядә туризм изоляциядән 1 июньдә чыга башлаячак. Беренче чиратта медицина лицензияләре булган шифаханәләр, коттеджлар һәм апарт-кунакханәләр эшли башлаячак. Моның турында Ростуризм башлыгы Зарина Догузова белдерде.
  • Коронавирус пандемиясе аркасында дөнья икътисады төшүе 60 миллион кешене фәкыйрьлеккә китерә ала. Фәкыйрьлек дип көнлек хезмәт хакы 1,9 доллардан түбәнрәк булучылар атала. Моның хакта Дөнья банкы җитәкчесе Дэвид Малпасс әйтте.
  • Кыпрыс 15 июньнән янә туристларны кабул итәргә әзерләнә. Илнең туризм министрлыгы туризмнан керемнәр узган елгы күрсәткечләрнең 30%-ы булуын көтә.
  • Латвиянең AirBaltic һава ширкәте Ригадан Һелсинкига, Мүнһен һәм Берлинга очышларын торгыза. Ширкәт транспорт министрлыгының махсус рөхсәтен алган. Март аенда AirBaltic коронавирус сәбәпле очышларын туктаткан дөньяда беренче һава ширкәте булган.
16:22 19.5.2020

“Медиазона”: Русиядә коронавирустан табиблар башка илләргә караганда 16 тапкыр күбрәк үлә

Русиядә коронавирустан табиблар үлеме очраклары башка илләр белән чагыштырганда 16 тапкыр күбрәк. “Медиазона” журналистлар проекты вәкилләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Исәпләүләр нигезенә Русия табиблары төркеменең “Хәтер исемлеге” алынган. Анда 18 майга 222 фамилия теркәлгән. “Медиазона” һәр очракны барлаган, үз чыганаклары аркылы алган фамилияләрне дә кушып, 186 очракның раслануын яза.

18 майга Русия рәсмиләре барлыгы 2864 кешенең COVID-19 вирусыннан үлүен хәбәр итте. Бу саннан исәпләп чыгарганда, үлүчеләрнең 7 проценты диярлек – медицина хезмәткәрләре. Бу башка илләр белән чагыштырганда зур күрсәткеч.

Коронавирустан 30 меңгә якын кеше үлгән Италиядә 200 табибның үлеме әйтелә, аларның өлеше 0,65 процент булып чыга. АКШта табиблар үлеме - 0,48 процент, Иранда - 1,59 процент ди хисап авторлары.

15:38 19.5.2020

Башкортстанда тагын берничә хастаханә карантинга ябылды

19 майга алынган мәгълүматка караганда, Башкортстанда барлыгы 17 хастаханә карантинда тора. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының онлайн брифингында Роспотребназдорның республикадагы вәкиле Венер Изикәев хәбәр итте.

15 майдан Бәләбәй үзәк район хастаханәсе тулысынча карантинга ябылган. Шулай ук республика туберкулез авырулары хастаханәсенең Ишембайдагы бүлеге, һәм дистәдән артык район һәм шәһәрләрдә хастаханәләр өлешчә карантинда. Кырмыскалы, Баймак, Югары Яркәй, Караидел, Кушнаренко, Тәтешле, Красноусол, Ишембай, Акъяр, Иглин, Дүртөйле, Малаяз, Олы Ыктамак үзәк район хастаханәләре һәм Салават, Стәрлетамак шәһәр хастаханәләрендә аерым бүлекләр, Ирәндек амбулаториясе тулысынча карантинга ябылганы әйтелә.

Башкортстанда хәзер барлыгы 2247 кешедә коронавирус расланган, узган тәүлектә яңа вирус тагын 92 кешедә ачыкланган. Барлыгы 714 кеше савыккан. Хастаханәләрдә COVID-19 вирусыннан 652 авыру дәвалана, 28 кешенең хәле авыр дип бәяләнә.

13:57 19.5.2020

Татарстанда көллиятләр гадәти тәртиптә эшли башлый

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы көллиятләргә 19 майдан дистанцион укытудан чыгып, өлешчә гадәти тәртиптә эшли башларга рөхсәт итте. Бу турыда фәрман министрлык сайтында дөнья күрде.

Уку йортлары көндезге уку тәртибенә күчүне Татарстан министрлыгы белән килештерергә тиеш. Аларга барлык санитар-эпидемиология кагыйдәләрен дә саклау шарты куела.

Урта һөнәри белем бирү оешмаларында уку елы 30 июньдә тәмамланачак. Киләсе уку елына студентлар кабул итү 1 июньнән башлана.

Татарстанда коронавирус таралу куркынычы сәбәпле 30 апрельдән изоляция режимы кертелде. Мәктәпләр һәм уку йортлары март ахырынан ук дистанцион укуга күчерелде.

13:05 19.5.2020

Уфадагы РКБга баш табиб итеп Шамил Булатов билгеләнде

Bashkortostan -- Clinic hospital -- Kuratov -- generic
Bashkortostan -- Clinic hospital -- Kuratov -- generic


Элек Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасын җитәкләгән Шамил Булатов Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнгән.

Хастаханәне 2019 елның ноябреннән җитәкләгән Эльза Сыртланова үз теләге белән эшеннән киткән, аңа Уфада 38нче санлы поликлиника баш табибы вазифасы тәкъдим ителгән. Бу клиникада 30 кеше эшли диелә.

Апрель башында Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсендә коронавирус киң таралуы билгеле булды. 6 апрельдән хастаханә карантинга ябылды. Табиблар һәм дистәләрчә авыру вирусны йоктырган.

Табиблар сүзләренчә, алар гадәттән тыш пневмония булуын баш табибка хәбәр иткән, ләкин мәгълүматка игътибар бирелмәгән, табибларга "яхшырак эшләргә" киңәш ителгән. Табибларга шәхси саклану чаралары (битлекләр, саклану киемнәре) бирелмәгән.

дәвам

XS
SM
MD
LG