Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 03:18

Далай лама татарларга: "Сабыр, әмма тәвәккәл булырга кирәк"


Кытай залимияте астында нык җәберләнгән тибет халкының рухи юлбашчысы Далай лама 23 октябрьдә Лондондагы Легатум институтында узган сөйләшүдә милли үзенчәлекләрен югалта барган татарларга да киңәшләр бирде.

Сишәмбе көнне британ башкаласында урнашкан фикер үзәкләренең берсе – Легатум институтында (Legatum Institute) Тибетның сөргендәге җитәкчесе Далай лама белән турыдан-туры интернет сөйләшүе узды. Шуның барышында ул Русия федерациясендәге татар-башкортлар хәленә дә кагылып китте.

Азатлык радиосының "милли үзенчәлеген Русиядәге кырыс ассимиляция шартларында сакларга тырышкан татар-башкортларга нәрсәләр киңәш итәр идегез?" дигән соравына Далай лама:" фәкать тырыш хезмәт, тәвәккәллек һәм сабырлык кына", дип җавап бирде.

Далай лама – Кытай хакимияте астында изелгән Тибет халкының читтәге вәкиле, аның яшәгән урыны хәзер Һиндстанда булса да, ул үзенчәлекле тарихы, дине, мәдәнияте булган тибетларның юлбашчысы булып кала бирә.

Шул мәгълүм: рәсми Пекин Тибет үзенчәлеген юк итү өчен зур көч куя, төбәк 1959 елда яулап алынганнан бирле анда кытайлаштыру сәясәте алып барыла: традицион дин эзәрлекләнә, монастырьлар, мәктәпләр ябыла, бер үк вакытта актив рәвештә Тибет өчен чит милләт кешеләрен, беренче чиратта, хан кытайларын китереп урнаштыру бара. Тибетның икътисади үсешен күтәрү өчен дигән булып Кытай хөкүмәте төбәк башкаласы Лһасага тимер юл сузды, Кытайдан үтеп керү шулай итеп тагын да шәбәйде. Шул ук вакытта Пекин чит ил кешеләрен Тибетка бик чикләп кенә кертә, еш кына хәтта туктатап та тора.

Далай ламаны Кытай хакимияте Тибет сепаратизмын алга сөрүче төп дошманы итеп күрсә дә, Далай лама үзе “без бу мәсьәләдә аерылу җаен эзләмибез, төп максат – Кытай халык республикасы белән бергә калу, әмма безнең үз мәдәниятебезне, үз язмабызга нигезләнгән мәгарифебезне үзебез хәл итә торган тиешле һәм кануни хокукларыбыз булырга тиеш,” дип аңлата. Бу сүзләрен ул Легатум институтындагы сөйләшүдә дә әйтте.

Русиядәге хакимияткә Путин килгәннән бирле федерал хөкүмәтнең татар-башкортларга карата мөнәсәбәте дә Кытайның Тибет һәм Көнчыгыш Төркестандагы кырыс сәясәтен хәтерләтә башлады: Мәскәү милли университет ачуга юл куймады, латин хәрефләренә күчүне рәсмән тыйды, дәүләт имтиханнарын фәкать урысча гына бирүне кертте, бәйсез милли мәгарифне бетерде. Татар-башкортлар яшәгән төбәкләрдә милли басмалар, радиотапшырулар юкка чыкты, миллилекне янә кухняга бикләп, яңа гомумроссиян милләтен кору максат итеп куелды.

Далай лама Азатлык соравына җавап биргәндә, хәзерге Русия федерациясен советлар чорындагы кебек залим, нык үзәкләштерелгән дип санамавын әйтте. Аның фикеренчә, халыкта хәзер мөмкинлекләр барыбер киңрәк. “Кешеләр фәкать эшләргә, тырышып эшләргә, миллилеге белән шөгыльләнергә тиеш”, дип исәпли ул. “Ниндидер сәяси таләпләр генә куеп түгел, ә шул ук мәгарифне кайгыртып, тирәңдәге тормыш шартларын яхшыртып – (миллилеген ныгыту өлкәсендә) нык итеп эшләргә кирәк”, ди Далай лама.

Милли азчылыкның үзен якларга тырышуы, ә авторитар хакимиятнең исә моңа каршы булуы, басым ясавы шартларында нәрсә урынлы, нәрсә урынсыз булуы турындагы сорауга Далай лама болай дип җавап кайтарды:

“Әлбәттә, Русиядә әле һаман да кайвакыт проблемнар булып тора, ләкин һәркемдә дә тәвәккәллек, бераз гына сабырлык һәм, минем үз тәҗрибәм күрсәткәнчә, чынбарлыкка нигезләнгән караш булырга тиеш. Еш кына максатыбызга ирешү бер дә җиңел булмый, ул очракта тәвәккәллек – иң мөһим корал.

Тибетлар, тугыз мәртәбә уңмасаң да – син барыбер тугыз мәртәбә тырышасың, ди. Менә шул тырышу мөһим”, дигән киңәш бирә татар-башкортларга Далай лама.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG