Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай көндәлеге. Икенче көн


Исәнме, Дубай! Бай җиргә аяк басканымны тойдым. Очкычтан ук мин паласка төштем, ә Мәскәүдә алай түгел иде. Ул аэропортның төшү залы! Хан сараен күргәнем юк-югын, ул да шундыйрак түгел микән?! Бөтен төше ялт-йолт итеп җемелдәп тора. Минем алдымда теге гарәпкә кияүгә чыккан ханым атлый. Баштан, ул бик бәхетле икән, дигән уй йөгереп үтә. Чөнки аның йөзенә бәхете бәреп чыккан. Бик җайлы гына итеп паспорт контроле, виза салу эшләре үтте. Бар җирдә дә ир-егетләр, ә бездә хатын-кызлар хезмәт күрсәтә.

Каршы алучылар арасыннан бер ир һич бутамыйча, матур елмаеп “Разия?”, дип исемемне барлый. Урамга чыктык. Мунча бусагасын атладыкмыни? Эссе! Бу ир-егетнең дә чемоданны өстерәп утыз адым атлау белән эше бетте. Ул мине яхшы машинага утыртты. Машина сатып алганда гына бөтен машина маркаларын өйрәнеп беткән идем. Кирәк булмагач онытылды. Кулланмаган гыйлем дигәннән, Пәйгамбәребез бер хәдисендә, гыйлемен кулланмаган кешене китап төягән ишәк белән чагыштыра. Машина маркасын да белмим. Мин хәзер шул ишәк дәрәҗәсендә.

Машинада рәхәт, кондинционер эшли. Шофёр белән инде инглизчә сөйләшәбез. Көчкә “һотел” дигән сүзен электереп алам. ”Ибис” дим. Инде без отель каршында.

Отельнең 532нче бүлмәсен ачкыч белән түгел, ә карта белән ачам. Дөресрәге, ача алмый азапланам. Әй, бик артта калган икәнмен. Отель хезмәткәрләре ничек ачарга кирәклеген аңлата. Бүлмә ачылу белән мин душ эзлим, чөнки ике көн су күргән юк. Коенгач рәхәт булып китте. Инде улыма килеп җитүемне хәбәр итәргә кирәк. Кесә телефонымның зарядкасы беткән иде... Менә сиңа мә! Ә зарядкага кую өчен чыбык өзелгән.

Администраторга төшеп зарядкага кую кирәклеген аңлатам. Юк, алар да булдыра алмады. Бик иске телефон, телефоннар чыга башлагач та алган идем.

Яңа телефон алырга кирәк инде. Каян алырга? Их, бу инглизчә белмәү! Белем күтәрәбез дип 5 ел саен гел бер нәрсә сөйләгәнче, ник әзрәк кенә булса да белмәгәнне өйрәтмиләр икән. Әйтик, инглиз телен. Кешедән гаеп эзләргә оста да инде, ник үзлегеннән өйрәнмәдең, Разия?! Чөнки моның кирәге булмады. Инде яшьләргә инглизчә өйрәнегез дип, нәзер итеп әйтермен.

Яңа телефон сатып алу өчен кибеткә барырга ниятлим. Администратор бик теләп кибетләр картасын бирә, такси белән баруның 10 дирхәм торганлыгын аңлата. Карталарымны күтәреп таксистлар янына чыгып, күзлекне киям. Күзлек парлана. Бу эсседә ничек яшәмәк кирәк? Картадан кибет күрсәтеп булмый. Әле без эссе дип зарланабыз. Шундый рәхәт җиргә урнаштырып яшәткән өчен Аллаһка рәхмәт йөзеннән безнең халыкның башы сәҗдәдән тормаска тиеш. Исән-сау кайтсам һава торышыннан зарланып бер авыз сүз әйтмәм. Башкаларга да әйттермәм.

Таксистлар белән аңлашып булмады. Мин инглизчә белмим, алар гарәпчә. Бу гарәп илендә берәр гарәп бар микән?

Ниһаять, рус телле гид белән очраштык. Мила дип таныштырды ул үзен. Менә тел белгәч ничек җайлы. Ул миңа сәүдә үзәкләрен әйтеп кайсына барырга, диңгезгә нинди автобус алып барачагын әйтеп, ашыйсы килгәндә отельдән ераграк китеп ашарга кирәклекне дә кисәтте. Чөнки байлар гына ял итәргә килә дип отельдә бәяләр югары куела икән. Экскурсияләр һәм башка вак-төяк мәсьәләләрне хәл итеп китте, яшиселәр килә башлады. Алайса, нинди фотолар төшердем икән әле, дип караганда тәрәзә төбендәге гөлләремне күргәч кайтасы килеп киткән иде.



Разыя Әхмәтҗанова
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн

XS
SM
MD
LG