Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай көндәлеге. Җиденче көн


Диңгездә коенып бер эш эшләмичә яши торгач куллар матурланып китте. Куллар матурланса да авыл сагындырды. Хәтта биш тиенлек кишерем дә сагындырды. Су сипкәндә алып кетер-кетер кимергән кишернең тәме бөтенләй үзгә, мондагы бер җиләк-җимешне дә алыштыра алмый. Иртәнге ашта һәркөнне зәйтүн һәм инҗир белән сыйлансам да, үзеңнеке үзеңнеке инде. Улым телефоннан: “Помидорлар кызара, кыярларны нишләтергә белгән юк”, диде.

Кичке өч туларга 10 минут мин отель холлында экскурсиягә автобус килгәнен көтә идем инде. Өч тулып ун минут китте, автобус – юк! Инде мин урамда, эсседә, 15 минут көтәм. Китеп барыр идем, кешегә авырлык китерергә өйрәнелмәгән. Берәү бит мине алырга дип киләчәк.

Урамга чык, дип шалтыратканнан соң 20 минуттан машина пәйдә була. Гафу үтенәсе урынга: “Минем гаебем юк, мин офис кешесе”, ди рус кызы. “Сезнеңчә минем гаеп нәрсәдә? Бер фирмадандыр бит сез?” дигәч кенә гафу үтенә. Шуннан без машинада Дубай буйлап экскурсиядә йөрүче автобусны куабыз.

Русиядән килеп эшләүче кызларның эшләренә җавапсыз каравы мине чыгырымнан чыгарды, кәефемне бозды. Болай да яртысы югалган экскурсиядән әллә ни мәгълүмат ала алмадым.

Теге Дубайның горурлыгы булган дөньяның иң биек бинасы быел 4 январьда гына ачылган икән. Хәзер ил белән идарә итүче шәех Мөхәммәд аны әтисе хөрмәтенә, ул үлгән көнгә туры китереп ачкан һәм “Хәлиф бурычы” дип атаган. Чөнки әтисе улына идарә итәр өчен бурычлы ил калдырган булган (дөньядагы иң биек бу корылма асылда برج خليفة‎ - Хәлифә манарасы дип атала, برج‎ сүзе гарәпчәдә манара дигәнне аңлата - ред.)

Ә хәзер Гарәп Әмирлекләре иң бай илләр рәтендә. Исламда кеше башкаларга бурычлы булып калырга тиеш түгел. Ә монда әтисенең бурычларын түләп бетерү турында бара. Димәк, бу биеклектә бөеклеккә омтылу бар. Бина 160 каттан тора һәм халык телендә шәһәр эчендәге шәһәр дип атала. Бу бинада офислар, фатирлар, сәүдә үзәкләре, мәктәп, мәчет һәм башка яшәеш өчен кирәк булган бар нәрсә дә бар.

Шәех торган биләмәләрне ерактан гына күзәттек. Ул биләмәләргә керү юлында көязләнеп тутый кошлар йөри.

Шәмнән ясалган сыннар музеенда бу дәүләтнең үсеше, кешеләрнең яшәеше чагылган. Музейның һәрбер бүлеге янында шул өлкәгә кагылышлы тавышлар ишетелә. Төзелешкә багышлаган өлешендә таш тәгәрәгән, кешеләрнең көчәнгән, чүкеч суккан тавышлар яңгырый, алар күренешне тагын да мавыктыргыч һәм тәэсирле итә.

Экскурсия Русиядән килгәннәр өчен оештырылган иде, шуңа да хатын-кызлар гарәп хатын-кызлары тормышы белән кызыксынып, алар коллар кебек бит, дип бик жәлләп сорау бирделәр. Биредә яшәп эшләүче рус хатыны: “Сез нәрсә беләсез алар турында, киресенчә, алар - азат, без кол түгелме соң? Без бит 2 смена - өйдә дә, эштә дә эшлибез. Әгәр мөселманнарның гаиләләренә, хатыннарына мөнәсәбәтләрен күрсәгез, сез көнләшәчәксез. Бу ил мөселманнарына эш яки гаилә тынычлыгын саклау арасында калырга туры килсә алар, һичшиксез, гаилә тынычлыгын сайлаячак”, диде.

Пәнҗешәмбе уйлаган уйларым да дөреслеккә туры килде, сәяхәттә йөргәндә экскурсовод, мөслимәләр эчтән нәкъ безнеңчә киенәләр, карасы урамга чыкканда кулланыла торган япма гына диде.

Разыя Әхмәтҗанова,
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн
XS
SM
MD
LG