Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай көндәлеге. Беренче көн


Разыя Әхмәтҗанова Дубайга баручы очкычта
Разыя Әхмәтҗанова Дубайга баручы очкычта

Гарәп Әмирлекләре, Дубай хакында укучылар төрле чыганаклар аша беләләрдер, барып та күргәннәр бардыр. Инде Дубайга минем күзлектән – гади авыл хатыны күзлеге аша карагыз.


Дубай көндәлеге. Бишенче көн Мәскәү каласының Домодедово һава аланында очкычлар күтәрелүен күзәтәм. Әллә 5 минут саен бер очкыч күтәрелә инде. Өйдән чыгып киткәнгә бер тәүлек булды. Ашау, эчү дә җитәрлек. Миңа бүләк ясаган сәяхәтләр ширкәтендә Мәскәү аэропортында озак көтәсемне белгәч, анда су да бик кыйммәт, ашау-эчүне шәһәрдән ал, дип кисәткәннәр иде. Ә мин авылдан ук алып килдем. Бушка гына чишмә суы тутырдым, бер тәүлеклек ризык алдым.

Аэропортта вакытым күп була дип, әлеге дә баягы язу-сызу эшләремне алган идем. Язарсың монда бар. Эссе, кеше, тавыш... Кайчан без дә башкаларга комачауламый торган итеп кенә сөйләшергә өйрәнербез икән? Чит илләрнекеләр дә әлләни аерылып тормый, алар бездән дә катырак кычкыра.

Язып утыручылар да бар. Ләкин алар ноутбукта язалар. Безгә кайчан тәтер икән ул? Яңа президентыбыз һәр укытучыга ноутбук вәгъдә итә итүен, ләкин тәрбиячегә түгел шул... Тәрбияче дә шул ук категориягә керә инде ул, дип белем күтәрү курсларында күңелне юатканнар инде юатуын. Әнә бит, әле хезмәт хакын да укытучыга 1 сентябрьдән, ә тәрбиячегә бары яңа елдан соң гына күтәрәчәкләр. Ничек шул ук категория булсын инде ул? Тәрбиячеләр 100 меңлек грантларны бөтенләй күрмәделәр! Булыр ди сиңа шул ук категория! Әйтү белән генә булмый әле ул.

Ниһаять, очкычка утыру вакыты да якынлаша. Чү! Утыру вакытын 40 минутка, аннан тагын 15, тагын 10 минутка кичектерәләр. Төн... Ял итәргә күнегелгән, бала-чага елый, көйсезләнә, безнең дә түземлекләр бетә. Матур итеп киенгән экипаж пәйдә була. Алар һәркемнең игътибарын җәлеп итәләр, үзләре дә моны сизеп, кырыйгарак, кеше күзеннән читкәрәк урнашырга тырышып урыннарын алыштыралар, нәкъ минем янга ук утырдылар. Инглизчә сөйләшәләр. Аларны очкычка уздырдылар, безгә дә чират җитте...

Гомеремдә беренче тапкыр очкычка утыруга карамастан урынымны тиз таптым. Дөньяда иң яхшыларның берсе Патша һава юллары ("Emirates") ширкәте очкычы белән барачаксыз, дип шатландырганнар иде. Кызганыч, башкаларын күргән булмагач чагыштыра алмыйм. Әйбәттер, һәркем алдында экран. Менә әз-мәз гарәпчә белүем дә ярап куйды бит, очкыч салонына рәхим итегез, дип язып куйганнар, ә аска инглизчә. Үзеңне очкычта ничек тотарга, синең алга куелган әйберләр нәрсә өчен – барысын да мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аңлаткан кебек рәсемнәрне шул экранда яктыртып аңлаттылар. Ә аннан ул экраннан кем ничек теләде шулай файдаланды. Кем нәфис фильм карады, кайсы уен уйный башлады.

Стюард килеп инглизчә эндәште. Я, раббым, бер “мадам” дигән сүзен генә аңладым. Күршемдә утырган 12 яшьләрдәге гарәп малае тетелдәттереп инглизчә сөйләшә. Миңа башта “По-русски не знаю” дигән иде, аның ул “не знаю” дигәне, минем гарәпчә беләм дигәнем кадәррәк булып чыкты. Стюард белән аралашырга шул бала ярдәм итте. Кичке ашка тавык телисезме, балыкмы, дип соравы икән. Инде иртәнге намаз җитә, ә монда кичке аш бирделәр, кайнар ризык керү белән йокыга талганмын.

Очкыч тәгәрмәчләре җирдә тәгәри башлау белән уяндым. Күршедә утыручы малай белән матур итеп саубуллаштым. Ул әнисе һәм сеңлесе белән иде. “Минем әни генә русча әйбәт сөйләшә”, дигән иде малай. Шулайдыр, әнисе безнең илнекедер һәм гарәпкә кияүгә чыккандыр, мин аны аэропортта ук күзәткән идем. Киенү рәвеше мөселманча булса да атлап йөрүе, үз-үзен тотышы безнеңчәрәк. Кече яшьтән үк намаз укыганга да охшамаган.

Разыя Әхмәтҗанова
Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн
XS
SM
MD
LG