Accessibility links

2023 елда Татарстанга 4,2 млн турист килгән


Туристлар саны ягыннан Русия төбәкләре арасында Башкортстан беренче унлыкта юк.

2023 елда Татарстанда 4,2 млн турист килгән, бу 2022 елдан 7,6 процентка күбрәк. Бу хакта Росстат хисабына сылтанып Татарстан туризм комитеты хәбәр итә.

Туристлар саны ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында 6нчы урынны били. Беренче урында Мәскәү бара. Былтыр Русия башкаласында 20,1 млн турист булган, Краснодар краен - 18,1 млн, Мәскәү өлкәсен - 16,6 млн, Петербур - 11,7 млн, Ленинград өлкәсен 8,7 млн кеше гизгән. Беренче унлыкта Башкортстан юк.

Шул ук вакытта 2024 елның беренче дүрт аенда Татарстанда 932 мең, Башкортстанда - 615 мең турист булган.

Былтыр Казанга килгән туристлар 38 миллиард сум акча тоткан, бу алдагы елдан 22 процентка күбрәк.

2030 елга Казан түрәләре туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куйды.

Туристларның иң яраткан урыны булып Казан Кирмәне, Зөя утравы, Болгар санала. Шул ук вакытта республиканың туризм тармагына кунакханәләр һәм хезмәткәрләр җитми.

Бүген Казанның татар бишеге саналган Иске бистә маршруты туристлар өчен нык чикләнгән дип сөйләгән иде экскурсияләр алып баручы Раушания Миңнуллина Азатлыкка. Шунлыктан бистәне махсус карарга теләүчеләр дә күп түгел дип әйтте ул.

Моңа кадәр Азатлык хәбәрчесе Казанның татар бишеге саналган Иске бистәдә сәяхәт итеп, татар мохитенең чамалы булуын күреп кайтты.

Татарстан эчке туризмнан отса да, туристларга Казан татар шәһәре буларак күрсәтелми, миллилек тә аз. 2022 елда Дөнья татар конгрессы корылтаенда тарихчы Дамир Исхаков республикада милли туризмны үстерергә чакырган иде. Ул "сәяси сәбәпләр аркасында Русия эчендә туризм көчәячәк" һәм шул сәбәпле, "күбрәк татар ядкәрләрен күрсәтергә кирәк", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG