Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп илләрендә Эрдоганның абруе арта


Мисырда Эрдоган сәфәре уңаеннан эленгән шигар: "Яхшырак киләчәк өчен бердәм булыйк"
Мисырда Эрдоган сәфәре уңаеннан эленгән шигар: "Яхшырак киләчәк өчен бердәм булыйк"

Төркия премьеры Тайип Эрдоганның узган атнада гарәп илләренә сәфәрен ил халкы да, халыкара җәмәгатьчелек тә игътибар белән күзәтте.


Соңгы инкыйлаб дәрте белән мәйданнарга чыгып, тоталитар җитәкчеләрне хакимияттән алып ташлауга ирешкән Мисыр, Тунис һәм Либия халкы бу атнада Төркия премьерын шул ук инкыйлаб мәйданнарында, кулларына Төркия һәм үз милли әләмнәрен тотып каршы алды.

Халыкның Төркия җитәкчесен шул кадәр дулкынланып һәм яратып каршы алуы бу илләрдә Төркия премьеры популярлыгының артканнан-арта баруын тагын бер кат күрсәтте.
Гарәп матбугат чаралары Эрдоганга карата булган игътибар җәһәтеннән хәтта Сәләхетдин Әюби вакытын искә алды. 1187 елда Иерусалимне хачлы христианнар кулыннан кире алган, элекке Месопотамия җирләреннән булган көрд асыллы Әюби гарәп халкы хөрмәтен казанган иде. Чыгышы белән гарәп булмаган Әюби гарәпләр өчен зур каһарман булып санала.

Европа кунаклары аптырады

Тиз арада рәсми програм оештырып, Эрдоганнан бер көн алда Либиягә килгән Франция белән Британия җитәкчеләре дә үзләренә карата бу кадәр игътибар һәм ихтирам казана алмады. Киресенчә, аерма көнләшерлек дәрәҗәдә иде.

Сул якта - Эрдоганны каршылау, 16 сентябрь. Уң якта - Европа җитәкчеләрен сәләмләү, 15 сентябрь, 2011 ел. Триполи.

Бер яктан мактау, икенче яктан тәнкыйть

Шулай да, Төркия премьеры Тайип Эрдоган гарәп илләрендә зур каһарманга тиңләнгәндә, Көнбатыш илләрендә соңгы арада тәнкыйтькә дучар була.

Аның Израилгә каршы чыгышы, дипломатик мөнәсәбәтләрне туктатуы, Фәләстин дәүләтен яклавы, Израил белән дустанә мөнәсәбәттә булган Көнбатыш илләрендә ризасызлык уята.

Кайбер көнбатыш сәясәтчеләре Эрдоганны гарәпләр алдында Израилгә каршы сөйләве бәрабәренә гарәп сәясәтенә йогынты ясау омтылышында гаепли.

Ләкин, ничек кенә булмасын, Эрдоган яисә Төркиянең Көнбатыш һәм Гарәп илләренә тәэсирен инкарь итеп булмый. Төркия җитәкчесе бу эшне үзенчә уңышлы да башкара кебек.

АКП үрнәге гарәпләргә модель була аламы?

Төркия күзлегеннән караганда, Төркиянең исемен, тәэсирен чит илләрдә бу дәрәҗәдә таныта алган җитәкчеләр җөмһүрият тарихында бик сирәк очрый. Ил эчендә Эрдоган сәясәтен өнәп бетермәгән кешеләр дә, Эрдоганның халыкара чыгышларына битараф кала алмый.
Либия халкы Эрдоганны каршы ала, 16 сентябрь 2011 ел. Триполи
Бер-берартлы сайлауларда көче арта барган АКП хакимияте заманында Төркия икътисады 3 тапкырга үсте. Һәрбер кешегә төшкән керем күләме исә ике тапкырга артты.

Эрдоган гадәттә иң соңгы сүзне әйтә торган гаскәрне дә тәртипкә кертә. Төркиядәге бу зур үзгәрешләрне исламчы гарәпләрдән алып либераль милләтчеләргә кадәр бар гарәп халкы дикъкать белән күзәтә.

Төркия моделе ислам үзенчәлеген кире какмый. Төркиянең күптөрле мәзхәбне үз эченә кабул иткән, ислахчы "сөнни" моделе гарәпләргә чын үрнәк була алмаса да, ул башка бер режимга куркыныч белән яный.

Бу модель динне үз сәясәтенә һәм мәнфәгатьләренә күрә кулланган Иран режимының төбәктәге тырышлыкларын юкка чыгара. Төркия моделе Иранның Якын Көнчыгыштагы йогынтысына балта чаба.

Госманлы яңадан терелерме?

Гарәп Американ институты (AAI) тарафыннан узган ел чыккан еллык хисапка караганда, гарәп илләрендә Эрдоганны яклау шундый көчле ки, хәтта дошманнарның куркy салу максатында тараткан "Госманлыны яңадан терелтә" дигән гаепләүләрен юкка чыгарырлык дәрәҗәдә. Эрдоган сәясәтенә мөкиббән киткән гарәпләр бу янаулардан да курыкмый.


Мисыр Эрдоганны каршылауга әзерләнә
Әлеге санап узган фактларны телгә алган Financial Times язмасы түбәндәге хисапны китерә:

Тикшеренүләр Мароккодан алып, Согуд Гарәбстанына кадәр илләрдә гарәпләрнең Төркия алып барган сәясәтне хуплавын күрсәтә.

Мисал өчен Согуд Гарәбстанында Төркиянең сәясәтен яклаганнар саны – 98%. Икенче яктан Якын Көнчыгышта үз тәэсирен арттырырга теләгән Иран сәясәтен дөрес дип санаганнар саны – нибары 6%. Ә Согуд Гарәбстаныннан күпкә иреклерәк булган башка гарәп илләрендә исә Америка сәясәтен хуплаганнар саны Иранны яклаганнардан да кимрәк булып чыккан.
XS
SM
MD
LG