Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган татар телендә шигырь сөйләде


Төркия кунаклары Казан университеты музеенда, 17 март 2011
Төркия кунаклары Казан университеты музеенда, 17 март 2011

Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган пәнҗешәмбе Казан федераль университетында булды. Галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре алдында ясаган чыгышында ул Тукайның "Туган тел" шигырен дә сөйләп күрсәтте.


Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Русиягә өч көнлек сәфәре кысаларында, чәршәмбе кичендә Казанга килде. Казан һава аланында Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм аның җәмәгате Әминә ханымны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсмиләр каршылады.


[tatar.ru видеосы]

Югары кунакларны рәсми кабул итү чарасында Миңнеханов Эрдоганга “көн тәртибе тыгыз булуга карамастан, вакыт табып Казанга килгәне өчен” рәхмәтен белдерде.

Җавап сүзендә Эрдоган, “Татарстанга килү минем күптәнге хыялым иде, Татарстан җиренә аяк баскан Төркиянең беренче премьер-министры булуыма бик шатмын”, диде.

Эрдоган Татарстанга килгән Төркиянең беренче премьер-министры булды. Ике ел элек, 2009 елның февралендә Казанда Төркия президенты Абдулла Гүл булып киткән иде.

Чәршәмбедә Эрдоган Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты. Тарафлар төрле өлкәләргә караган берничә килешү имзалады.

Эрдоган белән килгән зур төркемдә биш министр, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, ширкәт җитәкчеләре, барлыгы 200-ләп кеше бар.

Эрдоган татар телендә шигырь сөйләде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:16 0:00
йөкләү

Пәнҗешәмбе Эрдоган Казан федераль университетында (КФУ) булды. Ул анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров белән бергә университет музее белән танышты. Соңрак Төркия кунагы залга җыелган галимнәр һәм дәүләт эшлеклеләре алдында чыгыш ясады.

Артабан кунаклар Казан Кирмәнен, Кол Шәриф мәчетен, Благовещен чиркәвен зиярәт итте.

Шул ук көнне төштән соң Төркия кунаклары, Русиягә өч көнлек сәфәрен тәмамлап, Казаннан Әнкарага очты.

XS
SM
MD
LG