Accessibility links

Евгений Варакин баскынлыктагы Лисичанскидан кайтып Югары Ослан районы башлыгы булган


Евгений Варакин
Евгений Варакин

Луһански "халык республикасы"ндагы Татарстан  төзекләндерә торган шәһәрләрнең яңа кураторы кем булачагы якын вакытта билгеле булачак.

Татарстанның элекке вице-премьеры Евгений Варакинны Югары Ослан башлыгы итеп куйганнар. Ул Русия хәрбиләре басып алган, соңрак төзекләндерү өчен Татарстанга тапшырылган Лисичански белән Рубежное шәһәрләрендә республиканың вәкиле булып торган иде. Варакинның район башлыгы вазифасына билгеләнүен Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

Ә Луһански "халык республикасы"ндагы Татарстан төзекләндерә торган шәһәрләрнең яңа кураторы кем булачагы якын вакытта билгеле булачак, дип искәртелә.

Варакин үзе "Бизнес Online" белән сөйләшкәндә кабат республикага эшкә кайтачагын раслаган. Аның белән баскынлыктагы Луһанскида тагын өч кеше эшләгән булган, икесе Варакин белән бергә кире республикада кайтырга карар кылган диелә.

2022 елда Рөстәм Миңнеханов "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде. Казанның "Иске шәһәр" префекты булган Евгений Варакинны Татарстан премьер-министрының яңа урынбасары итеп куйдылар. Варакин Русия басып алган Украинадагы Лисичански шәһәре өчен җавап бирәчәк диелде.

"Татарстанга бу җирлектә (Русия оккупациясендә калган шәһәрдә дип укыйсы) белемле һәм тәҗрибәле кеше кирәк", диде ул чакта Миңнеханов.

Былтыр ноябрь ахырында Варакин Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә вазгыятьнең авыр булуын сөйләгән иде.

Фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр, дип зарланды түрә. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән иде ул. Аның сүзләренчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.

Татарстан вице-премьеры Украина кораллы көчләренең 150 чакрымга кадәр ата торган коралы булуын да искәртте.

Яңа вазифасында Варакин Марат Зиатдиновны алмаштырачак. Аны исә бүген, 14 июньдә Татарстанның дәүләткә сатып алулар комитеты рәисе итеп куйдылар.

  • Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтып берничә көн узуга 15 апрель көнне республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт урынбасары итеп билгеләнде. Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
  • Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.
  • Сәясәт белгечләре уйлавынча, кайтырга күрсәтмә бирелүнең төп сәбәбе - 2024 елның көзендә узачак Башкортстан башлыгын сайлау алдыннан республикада эчке сәяси идарәне көчәйтү кирәклеге.
  • Хәбиров аңлатуынча, әлеге карар, ягъни Бадрановны кайтару ел башындагы Баймактагы протестлар сәбәпле кабул ителгән. Бадранов сугышка киткәнче республикада милләтара, мәдәни өлкә кураторы булды. Ул милләтчеләргә каршы торучы һәм Хәбировның баш идеологы буларак билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG