Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәсе республика төзекләндерергә алынган баскынлыктагы Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә вазгыятьнең авыр булуын сөйли


Баскынлыктагы Лисичански. Архив фотосы
Баскынлыктагы Лисичански. Архив фотосы

Аның әйтүенчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.

Баскынлыктагы Луһански өлкәсенең Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрендә даими атышлар аркасында җимереклекләр күп. Бу хакта "Новости" агентлыгына Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин сөйләгән. Бу ике шәһәрне дә Татарстан үз карамагына алган иде, Варакин аларда барган төзекләндерү эшләрен җитәкли.

Түрә әйтүенчә, хәзерге вакытта фронт сызыгына якын шәһәрләр тулысынча имин дип әйтү авыр. Лисичански янындагы Приволье һәм Новодружески шәһәрләрендә атышка эләкмәгән бер генә йорт та юк, дигән ул. Аның әйтүенчә, Лисичански фронт сызыгына бик якын: кайбер өлешләрендә 22 чакрым, кайбер урыннарында нибары 14 чакрым гына ераклыкта.

Татарстан вице-премьеры Украина кораллы көчләренең 150 чакрымга кадәр ата торган коралы булуын искәртә.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота".
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
  • Сентябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сугыш барган урыннарга дүрт мең тоннадан артык һуманитар ярдәм җибәрүен әйткән иде.
  • Аерым алганда су килүне җайга салуда, күперләр һәм юллар төзегәндә куллану өчен торбалар, эшкәртелгән агач: әйтик, такталар җибәрделәр.
  • Быел гыйнвар башында Татарстан Лисичанскида су һәм газ торбаларын алмаштыруын хәбәр итте. Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән иде. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнде. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр диелде.
  • Татарстанның Рубежноеда төп бурычы – яшәү өчен кирәкле инфраструктураны торгызу, газ, су, ут белән тәэмин итү.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG