Русия Украинадан басып алган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә Казаннан 9нчы һуманитар йөк җибәрелгән, аның авырлыгы 96 тонна. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
Йөкне озатканда Казан мэры Илсур Метшин "һуманитар ярдәм җыя башлаганнан бирле казаннар Лисичанскига 1 мең тоннадан артык йөк җибәрде, хәзер инде Рубежноега да җибәрә", дигән.
Йөккә 500 метрлы 40 тонна торба кергән. Аларны шәһәрдә су килүне җайга салуда, күперләр һәм юллар төзегәндә кулланачаклар диелә.
Төзелеш эшләренә 40 тонна эшкәртелгән агач: әйтик, такталар җибәрәләр. Калган 16 тоннасы исә азык төлек: ит консервлары, куертылган сөт, ярмалар, шулай ук эш киемнәре.
Украинадан басып алынгач Татарстан карамагына тапшырылган Лисичанскига быел май башында да Казаннан һуманитар кәрван җибәрелгән иде. Бусы - быел дүртенчесе һәм ул 90 тонна авырлыкта диелде.
Анда азык-төлек, дару, шәхси гигиена кирәк-яраклары һәм төзелеш материалларыннан тыш, 9 май уңаеннан шәһәр ветераннарына бүләкләр диелде. "Җирле халык сораганга" орлыклар да җибәрделәр.
Казаннан Лисичанскига өченче һуманитар кәрван апрель башында киткән иде.
- Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.
- 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
- Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.
- Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
- Республика сугышта иң нык җимерелгән Бахмут шәһәрен торгызырга мөмкин. "Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый урыннарны торгызуны икътисади һәм административ яктан көчле төбәкләргә кушалар. Мондый йөкләмә бирелмәгән төбәкләр аз калды. Һәм монда беренче чыгу юлы – Татарстан", дигән иде "Вёрстка"га Кремльгә якын чыганагы.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум