Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яңа шәһәр салу Татарстанның көченнән бик килә”. Республика сугышта җимерелгән Бахмут шәһәрен торгызырга мөмкин


Русия гаскәре җимергән Бахмум шәһәре
Русия гаскәре җимергән Бахмум шәһәре

"Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый урыннарны торгызуны икътисади һәм административ яктан көчле төбәкләргә кушалар. Мондый йөкләмә бирелмәгән төбәкләр аз калды. Һәм монда беренче чыгу юлы – Татарстан”, дигән "Вёрстка"га чыганагы.

Украинага каршы сугышта Русия басып алган Бахмутны төзекләндерүне Татарстанга йөкләргә мөмкиннәр. Бу хакта Кремльгә якын чыганакларына таянып, "Вёрстка" яза.

Басма чыганагы әйтүенчә, әлегә ахыргы карар кабул ителмәгән, әмма Татарстан хакимиятләре моңа теләк белдергән.

Артемовски (Русия хакимиятләре Бахмутны шулай атый) һичшиксез Донбассның иң җимерелгән шәһәрләре исемлегендә булачак. Тәҗрибәдән күренгәнчә, мондый урыннарны торгызуны икътисади һәм административ яктан көчле төбәкләргә кушалар. Мондый йөкләмә бирелмәгән төбәкләр аз калды. Һәм монда беренче чыгу юлы – Татарстан", дигән басмага чыганагы.

Элегрәк республика хакимиятләре Татарстанның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерергә алынуы турында җиткергән иде.

Президент хакимиятенә якын чыганак әйтүенчә, Кремль моны шундый бай төбәк өчен җитәрлек түгел, дип саный.

Элегрәк фетнәчел Донецки "халык республикасы" башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Ян Гагин Бахмутны төзекләндерәчәк төбәкне билгеләргә кирәк дигән иде.

"Төзекләндерү өчен кирәкле акчалар һәм вакыт белән бәйле төгәл саннарны атау өчен, корылмалар һәм инфраструктурага килгән зарарны ачыклау мөһим. Нәрсә зарарланган – ачыкларга кирәк. Моның өчен миналарны юк итәсе бар. Украина кораллы көчләре тозакларны күп калдырды", диде ул.

Ян Гагин әйтүенчә, шәһәр "миналар, гранатлар һәм төрле шартлаучан әйберләр белән тулган" һәм алардан арындырган вакытта яңа җимереклекләр дә булырга мөмкин.

"Шәһәр куркынычсыз хәлгә килгәч, бәя бирү һәм торгызу эшләренә дә керешергә мөмкин", диде Гагин.

Сәясәт белгече Константин Калачев фикеренчә, Бахмутны Татарстанга тапшыру – мантыйклы фикер.

"Татарстанның "Алга" ихтыяри батальлоны Украинадагы сугышта берничә "кайнар" ноктаны узды: башта Херсон, кышын – Угледар, аннан соң Пески, апрельдә "Алга" Бахмутта булды. Аннан соң, Татарстанның яңа шәһәр төзү көченнән килә", дигән ул.

Калачев әйтүенчә, бу эш Казанның "Кремль белән мөнәсәбәтләрендә һичшиксез, мөһим роль уйный" һәм үзара багланышларда кулланылачак корал булырга да мөмкин.

2022 елның җәеннән бирле Бахмут – Русия гаскәрләре яулап ала алган беренче шәһәр булды. Сугышка кадәр биредә 70 меңнән артык кеше яшәгән. Монда нигездә Русиянең "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчылары сугышты.

"Вагнер"ны оештыручы Евгений Пригожин бу урынны "Бахмут иттарткычы" дип атады. Аның сүзләренчә, монда төп максат – Украина хәрби бүлекчәләрен "тураклап", Русиянең калган гаскәрләренә тулылану һәм хәрби өйрәнүләр өчен вакыт бирү булган. Евгений Пригожин бәяләмәсенә күрә, Бахмутта "Вагнер"ның кимендә 20 мең хәрбие үлгән.

Күптән түгел Азатлык "Вагнер" белән сугышта катнашып һәлак булган Татарстан егете Рүзил Мөдәррисов турында язган иде.

  • Русия төбәкләре Украинадан басып алынган җирләрне үз карамагына былтыр яз ала башлады.
  • 2022 елда июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
  • Быел майда исә Татарстан Русия аннексияләгән Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен үз карамагына алды.
  • Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота". Югыйсә 2023 елда Татарстан бюджеты 27 млрд сум дефицит белән кабул ителде. Узган ел депутатлар киләсе өч елда федераль бюджеттан күчереләчәк ярдәм кимиячәк дип белдерде.
  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG