Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин Путинның Украинаны "коралсызландыруы" барып чыкмады дип белдерде


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Пригожин сугыш башланганнан бирле "Вагнер" 20 меңләп яллы сугышчысын югалтты дигән. Шуларның яртысы – тоткыннар. Эшкуар әйтүенчә, колонияләрдән барлыгы 50 мең кешене сугышка җибәргәннәр.

2022 елның февралендә Кремль Украинаны коралсызландыруны максат итеп куйган иде, әмма капма-каршысы булды һәм Украина гаскәре дөньядагы иң көчле гаскәрнең берсенә әйләнде. Бу хакта Русия сәяси киңәшчесе Константин Долговка әңгәмәсендә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салган Евгений Пригожин белдергән. Ул "Вагнер"да югалтуларның күп булуын җиткергән.

Пригожин сүзләренчә, Русия гаскәренең гамәлләре Кремль көткән нәтиҗәләргә китермәгән. Әйтик, "наци режимы"на каршы көрәш (Кремль Владимир Зеленский хакимлеген шулай атый) украиннарны "бөтен дөньяга билгеле" милләт иткән.

"Демилитаризация" турында әйткәндә, Пригожин украин гаскәрен "Вагнер"дан соң дөньядагы иң көчле гаскәр дип атаган.

"Аларның оештыру, әзерлек, күзләү дәрәҗәсе югары, аларда төрле корал бар, моннан тыш алар төрле системнарда уңышлы эшли: совет чорыныкында да, НАТОныкында да, теләсә кайсында", дигән ул.

Шулай ук, Пригожин Украинаның хәрби мөмкинлекләрен ныгытуга Русиянең ялгыш гамәлләре дә булышты дигән. Аның фикеренчә, "болар барысы да 1917 елдагы кебек (гражданнар сугышы белән – ред.) тәмамлана ала, башта Русия солдатлары, ә соңрак аларның якыннары баш күтәрергә мөмкин".

Эшкуар фикеренчә, Русиягә сугыш хәле кертергә, мобилизациянең яңа дулкыннарын игълан итәргә һәм берничә ел "Төньяк Корея рәвешендә" яшәргә кирәк.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең Украинага каршы сугышта катнашуына фикер белдергәндә, Пригожин сугыш башланганнан бирле "Вагнер" 20 меңләп яллы сугышчысын югалтты дигән. Шуларның яртысы – тоткыннар. Эшкуар әйтүенчә, колонияләрдән барлыгы 50 мең кешене сугышка җибәргәннәр.

Американың стратегик һәм халыкара тикшеренүләр үзәге мәгълүматынча, февраль ахырына Русиянең кимендә 60 мең хәрбие һәлак булган, аларга яллы сугышчылар да керә. АКШ дәүләт иминлеге шурасы исә сугыш башыннан алып быел февральгә кадәр "Вагнер"ның 30 мең хәрбие яраланган яки үлгән дигән иде. Күптән түгел Азатлык "Вагнер" белән сугышта катнашып һәлак булган Татарстан егете Рүзил Мөдәррисов турында язган иде.

Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта 455 көндә Татарстаннан кимендә 455 кеше, Башкортстаннан кимендә 715 кеше, барлыгы 1170 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 220 кеше - сугышка "Вагнер"га ялланып китүчеләр. Бу сан зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.

  • Пригожин кораллар белән җитәрлек тәэмин ителмәү сәбәпле Русия саклану министрлыгы белән берничә тапкыр халыкка билгеле булырдай итеп ызгышты.
  • 4 май кичендә Пригожин корал җитмәү турында белдереп, видео чыгарган иде. "Вагнер" хуҗасы дистәләгән мәет фонында төшерелгән. Ул саклану министры Сергей Шойгу һәм Баш штаб җитәкчесе Валерий Герасимовка мөрәҗәгать итә. "Сез кыйммәтле клубларда утырасыз. Сезнең балалар тормыштан ләззәт ала, Ютюбка роликлар төшерә … Ә бу кешеләр сез кызыл агачлы кабинетларыгыздан туеп сикерүегез өчен ихтыяри булып килде һәм үлә" ди ул.
  • Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук, аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде. Кайбер илләрдә "Вагнер" җинаять төркеме дип танылган.
  • Русия кануннары хосусый хәрби ширкәтләр эшчәнлеген тыя. Хакимиятләр "Вагнер" сугышчыларын ихтыярилар дип атый.
  • Май башында "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Франциядә "террорчы" оешма дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG