Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes дөньяның иң абруйлы ханымнарын атады




Американың Forbes журналы дөньядагы иң абруйлы йөз хатын-кызның исемлеген төзеде. Беренче урында – Германия канцлеры Ангела Меркель.

Forbes журналы аны Европа Берлегенең “бәхәссез” әйдаманы һәм Европадагы “чын глобаль икътисадның” башлыгы дип атый.

Меркель дөньяның иң куәтле ханымы дип моңа кадәр дүрт ел рәттән (2006-2009) аталган иде. Узган ел беренчелек АКШ президентының хәләл җефете Мишель Обамага бирелде. Быел ул сигезенче урында.

Ә менә узган ел бишенче урында булган АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон быел икенче урынга менгән. Өченче урында – бу ел башыннан Бразилия президенты вазифасын башкаручы Дилма Русефф.

Беренче өч урынны сәясәтче ханымнар алып торса да, исемлектәге куәтле ханымнарның күбесе эшкуар – 49 кеше; cәясәтчеләр барлыгы 20; шулай ук, 10 медиа вәкиле дә бар.

Исемлектә иң өлкәне – Британия патшабикәсе Елизавета II, иң яше – американ поп-йолдызы Леди Гага (25).

Русиядән беркем юк

Forbes исемлегенә кергәннәрнең күбесе американнар, 65 кеше. Тагын Австралия, Британия, Кытай, Һиндстаннан өчәр кеше бар.

Валентина Матвиенко
Ә менә Русиядән, яисә элекке совет республикаларыннан быелгы исемлектә беркем дә юк.

2008 елда Петербур губернаторы Валентина Матвиенко Forbes исемлегендә 31-нче, казакъ кызы, «Базовый элемент» мөдире Гөлҗан Молдаҗанова 37-нче урынны алган иде.

Ихтимал, киләсе елга Матвиенко исемлеккә кабат кертелер. Кремль ниятләре тормышка ашса, ул Федерация шурасының рәисе, Русиядә өченче югары рәсми булачак.

Аның урынына, быелгы исемлектә Төркия вәкиле бар – Гүләр ханым Сабанчы (56), Төркиянең мәшһүр Сабанчылар нәселенең өченче буын вәкиле, хәзер ул Sabancı Holding рәисе вазифасын башкара.

Уңганнар юк түгел

Кем белә, бәлки киләчәктә татар-башкорт исемнәре дә дөнья исемлекләрендә күренер. Халкыбызда уңган кызлар, апалар, ханымнар җитәрлек.

Гөлсинә Миңнеханова
«Бизнес-online» басмасы язуынча, Татарстанның Беренче ханымы Гөлсинә Миңнеханова киләсе айда Казанда Luciano исемле сихәтләндерү үзәге ачып җибәрә.

Гөлсинә ханымның уңган эшмәкәр булуы киң җәмәгатьчелеккә узган ел гына мәгълүм булды. Инде ике ел рәттән ул үзенең иреннән дә күбрәк акча эшли икән. Әйткәндәй, Рөстәм әфәнде моңа һич кенә дә кайгырмый, киресенчә, куана гына.

Шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Островский урамында урнашкан заманча кыяфәтле өр-яңа бинада алты бассейн, фитнес залы, дистәләгән мунча, 24 кунак бүлмәсе булачак. Мондый затлы үзәкне Русиядә генә түгел, Европада да табуы кыен, ди кайбер белгечләр.

Дөрес, мондый үзәктә сихәтләнү һәркемнең кесәсеннән килмәс. «Бизнес-online» язуынча, андагы бәяләр уртачадан югарырак. Мисал өчен, еллык карта 120 мең сумнан артык тора. Башка урыннарда ул 20-30 мең чамасы. Күрәсең, бу үзәктә Forbes исемлегенә әлегә кереп өлгермәгән Казанның иң абруйлы ханымнары сихәтләнәчәк.
XS
SM
MD
LG